news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Саратов өлкәсендә унбиш яшьлек кыз әнисен үтергән

Кырык яшьлек хатын исерек килеш төн уртасында баласы белән талаш чыгара.

news_top
Саратов өлкәсендә унбиш яшьлек кыз әнисен үтергән
https://pixabay.com

Саратов өлкәсенең Калинин районында яшәүче 15 яшьлек кыз бала үз әнисен үтерерлек итеп яралаган. Саратов өлкәсе прокуроры С. В. Филипенко йөкләмәсе буенча, тикшерү эшләре оештырылган. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

Якынча белешмә буенча, 27 августта төнге уникеләр тирәсендә Саратовның Кояшлы-2 микрорайонында 40 яшьлек хатын һәм аның 15 яшьлек кызы арасында талаш чыга. Әни кеше исерек була. шул чакта кыз бала әнисен үтерә.

Әлеге факт буенча тикшерү эшләре бара. Прокуратура балигъ булмаганнарның караучысыз калуы һәм хокук бозуын профилактикалау системасы органнарын тикшерә башлаган. Җинаятьнең сәбәбенә, баланың яшәү шартларына аеруча игътибар ителәчәк, вазифаи затларның гамәлләренә хокукый бәя биреләчәк, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар