Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Саратов өлкәсендә авариядә дүрт кеше һәлак, биш кеше имгәнгән

Авариягә очраган машинада сигез кеше була.

news_top_970_100
Саратов өлкәсендә авариядә дүрт кеше һәлак, биш кеше имгәнгән
Саратов өлкәсе буенча Эчке эшләр министрлыгы

Саратов өлкәсенең Татищев районында ике автомобиль бәрелешкән. Авариядә дүрт кеше үлгән, биш кеше имгәнгән. Бу турыда өлкә буенча ЮХИДИ идарәсенә сылтама белән РИА Новости хәбәр итте.

Фаҗига 16 гыйнварда 08.20 сәгатьтә Р-158 Нижний Новгород - Арзамас - Саранск - Исса - Пенза – Саратов трассасының 580 нче километрында була.

«Башлангыч мәгълүмат буенча, «Волга» автомобиле Hyundai минивэны белән бәрелешә», - дип әйткән агентлык әңгәмәдәше.

«Волга» машинасында йөртүче ир-ат кына була, ул урында ук үлә. Минивэнда сигез кеше бара, алар чит илдән килгән. Бу кешеләрнең өчесе үлгән, тагын бишесе имгәнгән.

Имгәнгән кешеләрнең өчесе бик авыр хәлдә, тагын икесенең хәле уртача авырлыкта. Бу турыда төбәк буенча Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Фаҗига сәбәпләрен ЮХИДИ белгечләре ачыклый.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100