Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Шәрәпҗан яңа электрон дневникны тәнкыйтьли: «Хәзер аны табып та булмый»

news_top_970_100
Шәрәпҗан яңа электрон дневникны тәнкыйтьли: «Хәзер аны табып та булмый»
Фото: социаль челтәр

Юмор остасы, Шәрәпҗан образы белән халык күңеленә кергән Рамил Шәрәпов көн кадагындагы темаларны «эләктереп алып» видео да төшереп куя. Бүгенге көндә шундыйларның берсе – мәктәптә электрон дневникның яңа платформага күчүе. Берьюлы барлык укучылар һәм әти-әниләр керергә теләп, ул «катып кала», озак йөкләнә. Бу көннәрдә мәктәптә укытучылар – журналларына, эштән кайткан ата-аналар шул көндәлеккә керергә тырышып кичләрен уздыра.

Кичә генә төбәк ата-аналар җыелышы узды. Ата-аналар телефоннан җыелышка кушыла алмый азапланды. «Кердегезме? Кереп була, кушылыгыз, сораулар бирегез», – дип укытучы ашыктыра.

Шәрәпҗан шул хакта үз видеосында сөйли. Ул аш бүлмәсендә телефонын шкафка кыстырып куйган да ата-аналар җыелышына кушылган.

«Элек җыелыш мәктәптә яки клубта була иде. Хәзер кухняда тыңлап утырасың. Дневникны үзгәрткәннәр. Элек нормальный көндәлек иде, үзең тутыра идең, «2»ле куйсалар, үзең төзәтә ала идең. Хәзер аны таба да алмыйсың, пароль бирәләр, ди. Озакламый, акча күчермичә, билгеләреңне карап та булмас ахры. Шундый матур сөйли, мин бернәрсә аңламыйм. Андый-мондый балалар надан калса, мин гаепле түгел. Мин аңламаганны алар ничек аңласын. Хатын, тыңла радиоприемникларыңны, синең диджейларың сөйли», – дип чынбарлыктан көлә Рамил Шәрәпов.

«Уку уку түгел инде хәзер»;

«Барыбыз да монда»;

«Үләм көлеп»;

«Җыелыштан кайттык. Ничек табарга инде бу журналны дип, телефонны кулга алдым»;

«Шәрәпҗан, син җыелышта икәнеңне исбатлап фото җибәрдеңме, бездән анысын да сорадылар хисап тотарга», – дип комментарийлар язган «темада булучылар».

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100