Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Шәрәпҗан – Рамил Шәрәпов: «Кая барырга? Ничек булышырга? Баш каткан!»

news_top_970_100
Шәрәпҗан – Рамил Шәрәпов: «Кая барырга? Ничек булышырга? Баш каткан!»
https://vk.com/sharapov_vk

Юмор остасы, Шәрәпҗан образы белән танылган Рамил Шәрәпов махсус операциягә китүче ир-егетләребезгә матди яктан ярдәм күрсәтергә карар кылган.

«Кем уйлаган бит, шушы көннәр безгә дә килеп җитәр, дип... Бүгенге ситуация беребезне дә битараф калдырмады. Пандемия, чирләр башлангач, ул көннәрдән дә куркынычрагы булмас иде кебек! Ләкин безне тагын да авыррак сынау көткән икән! Кая барырга? Ничек булышырга? Баш каткан!

Теге вакытта, пандемия башлангач, Шәрәпҗан образы ничектер юмор, шаяртулары белән халык күңелен юата алган иде беразга. Әле дә җылы сүзләр килә. «Әле дә теге вакытта син булдың», – диләр.

Аңлыйм, хәзерге ыгы-зыгы белән халык борчуларын Шәрәпҗан гына тарата алмас шул. Ләкин үз исемемнән, чын күңелдән ярдәм итәсем килә!

Концертларыбыз тукталмады! Бара! Халыкны рухи яктан булса да «поддержать» итәсебез килә. Концерт вакытында булса да онытылып торсалар, алга таба яшәр өчен көч-дәрт алсалар, без бик шат булырбыз! Шуны әйтәсем килә! Мин дә хезмәттәшләрем Фирдүс белән Илсөягә кушылып, мобилизациягә киткән милләттәшләргә, якташларга, егетләребезгә матди яктан булышырга булдым. Аллага шөкер, хәлдән килгәнчә төркемебез белән үз өлешебезне керттек.

Хәзерге вакытта бердәмлек кирәк һәм, әлбәттә, сабырлык. Бергә булсак, барысын да җиңәрбез, Аллаһы боерса», – дип язган Рамил социаль челтәрдәге сәхифәсендә.

«Амин, Рамил акыллым, улымны озатканнан бирле җаныма урын таба алмыйм. Беркем белән дә сөйләшәсем дә, аралашасым да килми», – дип комментарий калдырган шушы көннәрдә генә баласын «солдатка» озаткан бер ана.

«Афәрин, Рамил», «Бик дөрес эшлисез», «Зур итеп рәхмәт сезгә», – дип, бик күпләр Рамилнең бу гамәлен хуплаганнар.

«Халыкны «поддержать» итәсегез килгәч, ник билет бәяләрен бераз төшермисез соң? Матур сүзләр сөйләргә барыгыз да оста», – дип ачы телләнгән виртуаль дуслары арасыннан берәү. Аңа җавап итеп, башкалар: «Иң түбән билет бәясе – Шәрәповта...», «Рамилнең концертларына билет болай да кыйммәт түгел», – дигәннәр.

Фото: Рамил Шәрәповның шәхси аккаунтыннан

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100