Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Шәрәпҗан маҗараларында яңа образ – Мостафаҗан

news_top_970_100
Шәрәпҗан маҗараларында яңа образ – Мостафаҗан
Фото: Рамил Шәрәповның шәхси аккаунтыннан

Шәрәпҗан образы белән бик күпләрнең мәхәббәтен яулаган юмор остасы Рамил Шәрәпов социаль челтәрдә виртуаль дусларының күңелен күрүен дәвам итә. Хәзер ул, дөресрәге Шәрәпҗан, берүзе түгел, ә дусты белән дә уртак видеолар төшерә башлаган.

Иш ишен таба, диләр бит әле. Шәрәпҗанның яңа дусты да үзенә охшаган: кара мыеклы һәм эшләпәле. Исеме – Мостафаҗан. Алар инде берничә «вайн» төшерергә өлгергәннәр. Соңгысында ике дус «бизнес» ачу турында хыяллана. Сарык йонын алып, «Сарыкмахерский» ачырга ниятлиләр башта. Тик сарыклар кача. Аннары табигый продукт уйлап тапмакчылар... Кыскасы, бу турыда сөйләп, язып торганчы, күрүең хәерле.

Видеоны сезнең игътибарыгызга да тәкъдим итәбез. Ә юмор остасы үзе әлеге видеоны: «Шәрәпҗан белән Мостафаҗан маҗаралары. Гастрольдә тик ятмыйбыз», – дип шәрехләгән.

Ике дусның кәмитен карап, бик күпләр рәхәтләнеп көлгәннәр. «Уф, үтерәләр», «Сарык «борчагы» сатып кына «бизнес» ачып булса иде ул...» – дип язучылар булган.

Ә сез ничек уйлысыз, бу ике дус пар килгәннәрме? Шәрәпҗан һәм Мостафаҗан маҗараларының дәвамын көтәсезме?

Видео: Рамил Шәрәповның шәхси аккаунтыннан

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100