news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Шәрәпҗан: «Килеп кердек бөкегә, юк бит чыгар тишеге»

news_top
Шәрәпҗан: «Килеп кердек бөкегә, юк бит чыгар тишеге»
Фото "Татар-информ" архивыннан

Кар явудан туктады, хәзер инде шәһәрне, шәһәр яны бистәләрен кардан арындырасы гына калды. Юллар тараю сәбәпле, иртән һәм кичен 10 баллы бөкеләр хасил була. Шәһәр янындагы бистәләрдә яшәүче гаиләләрнең балалары өчен «буран» яллары дәвам итә. Алар мәктәпкә 2 сәгать алдан чыгып та килеп җитә алмыйча, кире борылалар яки классташлар дәрестә түгел, ә бөкедә утырырга мәҗбүр була. Ата-аналар «мәктәп янында фатир арендага бирүчеләр юкмы» дип кызыксына башлады.

«Шәрәпҗан» образы белән яраттырган Рамил Шәрәпов, көн үзәгендәге проблемалардан көлеп, халыкның кәефен күтәрә.

Шәрәпҗан тәрәзә янына килеп утырган да «акыллы» колонка белән сөйләшә, артында – бизәлгән чыршы.

– Маруся, кайчан бөкеләр бетә?

– Яхшы юллар төзегәч.

– Ә кар кайчан бетә?

– Минем явым-төшем турында мәгълүматым юк, әмма иртәгә кар яварга мөмкин.

– Еоу…

Шәрәпҗан җырлый:

«Ашамагыз перец, була полный апокалиписис,

Да, диген,

Юлларыңны сиксән-туксан, япты вагон ишеген,

Килеп кердек бөкегә, юк бит чыгар тишеге…»

«Шәрәпҗанның чыршысын алып куярга вакыты юк, кар көри», – дип шаярткан артистның язылучылары.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 24 гыйнвар 2024
    Сирень
    Кит инде, колдерэм дип утыра инде бу котсыз
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар