Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Саранск шәһәрендә бина стенасы ишелеп, ике кеше һәлак булган - видео

Саранск шәһәрендә бина стенасы ишелеп, ике кеше һәлак булган - видео

news_top_970_100
Саранск шәһәрендә бина стенасы ишелеп, ике кеше һәлак булган - видео

Бүген Мордовиянең Саранск шәһәрендә сәнәгать бинасының фасады җимерелеп төшкән. Бина хәрабәләре арасыннан ике кеше мәете табылган. Бу турыда ТАСС агентлыгына Мордовия буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иткәннәр.

Фаҗига сәнәгать бинасын сүткәндә килеп чыккан. «Коткару-эзләү эшләре төгәлләнде. Хәзерге вакытта җимерекләрне аралау бара», — дип сөйләгән  агентлык чыганагы.

ТАСС агентлыгына Россия Тикшерү комитетының Мордовия буенча Тикшерү идарәсендә хәбәр иткәнчә, кешеләр яшәми торган бина конструкциясенең бер өлеше җимерелгән. Анда демонтаж эшләре барган. Ике кеше һәлак булган, тагын бер кеше авыр хәлдә хастаханәдә ята. Бу кешеләр бинаны сүтүче эшчеләр булган.

«Авыру үз аңында. Ул 1нче Республика клиник хастаханәсенең травмалар үзәгендә ята. Стабиль авыр хәлдә. Имгәнгән кешенең башында травма», — дип аңлатканнар төбәк буенча Сәламәтлек саклау министрлыгында.

Саранск шәһәре администрациясендә ачыклаганча, бина сәнәгать районында урнашкан, биредә торак йортлар юк. Башлангыч мәгълүматлар буенча, ул шәхси эшмәкәр милеге. Бу кеше бинаны сүтү өчен эшчеләр яллаган булган.

1 апрельдә кичке дүртләр тирәсендә 1нче Промышленная урамындагы кирпеч бина ишелде. Ул файдаланылмый иде, дип хәбәр ителгән Мордовия буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы сайтында һәм фаҗига урыныннан фотолар урнаштырылган.

Вакыйга урыныннан кадрларны РЕН ТВ каналы күрсәтте.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100