«Саран иде, бүләкләрен гел санап, әйтеп торды» — бай иргә кияүгә чыккан кызлар язмышы
Тормыш шома гына, без теләгәнчә бармаганда аны язмышка сылтыйбыз. Ә менә инде бәхетле мизгелләре күбрәк булучылар моны үз куллары белән, җиң сызганып эшләү нәтиҗәсе дип аңлата. Азалия дә шундыйлар рәтеннән иде...
Азалия
Егетләре күп иде Азалиянең, хәтта артык күп иде. Кызны сайланмады дип тә әйтеп булмый. Азалия үзен гел яхшы тормышта яшәргә тиеш дип санады һәм моның өчен кулыннан килгән бер генә мөмкинлекне дә ычкындырмады. Хыялында да, төшләрендә дә ул кулына шампан шәрабе бокалы тотып, күбек белән тулган джакузида йөзде. Кибетләрдән алачак кием, туфли, бизәнү әйберләрен барлады, хәтта матурлык салонында нинди процедуралар эшләтәчәгенә кадәр белә иде.
Бай ирләр эзләгән арада чибәр студентларны, яшь белгечләрне дә читкә этмәде. Атнада җиде көн бит, теләгән кеше вакыт таба ул.
Булачак ире Самир белән Азалия Төркиягә ялга очканда таныша.
Самирның дустының күзе минем дус кызыма төште. Алар телефон номерлары белән алмашып, аралашып киттеләр. Шунда мин дә Самир белән якыннанрак таныштым. Бергә рәхәтләнеп ял иттек тә, шуның белән бетәр дип уйлаган идем. Казанга кайткач, ул миңа үзе смслар яза башлады, — дип искә ала ул чакларын Азалия.
Азалия белән Самир аралашуларын шәһәрдә дә дәвам итәләр, очраша башлыйлар.
Самирның инде яше дә бар иде: ул миннән 25 яшькә олырак. Бик акыллы, укымышлы кеше ул. Ул төрле клубларга, рестораннарга йөрергә ярата, дуслары күп иде аның. Мине дә үзе белән чакыргалады. Дөресен генә әйткәндә, ул миңа башта дустына караган кебегрәк кенә карый иде. Аңа җитди мөнәсәбәтләр кирәк булмады.
Миңа ул вакытта 23 яшь, әниләр белән яшим. Бер яктан рәхәт иде дә, икенче яктан карасаң, менә шул контрольдән туеп бетә идем. Тизрәк кияүгә чыгып, әти-әни яныннан таясым гына килеп торды, — ди Азалия.
Самир үзенең мәхәббәт хисләре турында берни әйтми. Очрашып-аерылып йөри торгач, ярты ел вакыт узып китә. Кыз үзенең машинасын сатып яңаны ала, шуны сәбәп итеп, Самирга шалтырата.
Ир кеше кызга яңа машина белән өйгә кайтырга булыша. Шуннан аралашулары кабат көчәеп китә. Азалия Самирны үзенең коткаручысы буларак күрә һәм өйдән чыгып китүнең иң яхшы ысулы икәнен аңлый. Фатирларындагы ремонттан бик зарлана. Егет ике атна Азалиягә үзендә торырга тәкъдим итә.
Менә шулай итеп алар бергә яшәп китәләр. Азалия Самирның әнисе белән дә уртак тел таба: яшь булса да, эш рәтен белә. Күпмедер бергә яшәгәннән соң егетнең авыру әнисе Самир белән Азалиянең никах укытуын сорый.
Ирем әнисенең сүзенә каршы килә алмады. Мәчеттә никах укыттык. Әти-әнием йортында кечкенә генә табын корып сыйландык. иремнең яше әниләрнеке белән бер чама булса да, миңа каршы килүче булмады. Киресенчә, аны яхшы кабул иттеләр. Туганнарым ягыннан да төрттерү, мыскыллаулар булмады. Әнисе безнең никахтан соң, өч көннән үлеп ките. Бик яхшы хатын иде. Самир эштә булганда янына барып йөрдем, бергә утырып чәйләр эчеп, сөйләшеп утыра идек. Минем яшьлегемә дә игътибар итмәде, киресенчә, улы алдында минем кандидатурам яклы икәнен күрсәтеп, әйтеп торды. Үзебезнең гореф-гадәтләребез буенча, кайнанамның ашларын да үткәрдем.
Самир бай иде. Бизнесы, фатиры, яхшы машинасы бар. Атна саен ялларда без караоке җырларга йөрдек. Болай да өйдә ашамый идек инде, гел кафе-рестораннарда вакыт үткәрдек. Белмим, ник кызыкканмындыр мин аңа, саран иде бит ул. Миңа әйберне бик жәлләп кенә ала иде. Никахлы ир белән хатын булсак та, ярату дигән сүзләр минем яктан гына яңгырады. Ул вакытта минем өчен бу проблема түгел иде әле. Рестораннарга йөреп баш әйләнгәнгәме, үзем кызыккан матур тормыш күзләремне томалангандырмы, әйтә алмыйм, яратам дигән сүзләр өмет итмәдем, дөресрәге, кирәксенмәдем дә.
Мин дә төшеп калганнардан түгел. Бүләкләрне юмалап, хәйләкәрлегем белән алдыра идем. Әйе, алдыра идем, чөнки башкача аның белән мөмкин түгел. Иптәш кызларым, кыз туганнарым да бу бүләкләргә ничек ирешкәнемне белмиләр иде.
Берсендә без ресторанга төшке ашка туктадык, аннан каядыр барырга тиеш идек. Ул бәдрәф бүлмәсенә кереп киткән арада сумкамны ертып куйдым, болай да таушалган иде инде. Ул килгәч, җыена башладым да сумкам ертылганны күреп елый башладым.
Шунда гына ул миңа ертыгы урынына яңаны алып бирергә ризалашты. Бер яхшы сумкалар кибетенә кереп, мин ул заманда — 10 ел элек иң кыйммәтле сумканы сайладым. Бүгенгедәй хәтердә — 25 мең сум иде ул, бер хезмәт хакы бәясе.
Туган көнемә 250 меңлек кыйммәтле тун сорап, ялынып-ялварып алдырттым. Төп акчаны ул кәеф-сафа коруга тота иде, аңа акчаны бер дә кызганмады. Гел бергә йөри идек. Мин аның белән яшәгәндә эшләмәдем. Ул миңа шул 20 меңлек хезмәт хакын үзем бирәм дип әтәчләнде дә, бер-ике ай акча биргәннән соң анысын да онытты. Ул эштән төшке ялга кайтканда мин аңа массаж ясый идем, аның кайтканын көтеп, ул нәрсә әйтсә, шуны эшләргә әзер булып яшәдем. Соратып алган тунын, сумкасын, телефонын да гел искә төшереп, борыным белән төртеп торды, — дип сөйләде Азалия.
Бераздан Азалия үзенең әни буласы килүен аңлый. Самирның беренче хатыннан инде өч малае була. Икесе балигъ булган, ә кечкенәсе әле башлангыч сыйныфларны гына тәмамлаган. Азалия белән малай дуслашалар, бергә Абхазиягә ял итәргә дә барып кайталар.
Иремнең беренче хатыны галәмәт кенә кәеф-сафа корып яшәргә ярата торган хатын булган, шуңа күрә беренче сыйныфка баланы үзем җыеп җибәрдем. Улларыннан көнләшмәдем, аларны артык та күрмәдем, киресенчә, без гаилә кебек күренә идек, — дип дәвам итте ул.
Азалиягә бу гына җитми. Аның да бала алып кайтасы килә башлый. Тик өч бала әтисе Самирга гына инде елак бәби тавышлары кирәкми. Аннан, Азалиянең законлы хатын буласы килә. Самир аңа күлмәккә дип 50 мең сум акча да бирә, күлмәк тә ала. Тик соңыннан ире никахларын беркайчан да рәсмиләштермәячәкләрен әйтә. Аралары көннән-көн суына. Самирга бала кирәкмәячәген аңлаган Азалия үзенең чит кеше тормышы белән яшәвенә төшенә. Эшкә чыга.
Эштә мине яшәргә өйрәтүчеләр күп булып чыкты. Акыл сатып, нишләргә кирәген тукып тордылар. Ул тормыштан үзем дә туйган идем инде. Башка егетләргә күз сала башладым, юлда барганда ук таныша идем. Озак уйлап торырга яратмыйм мин. Аннары әйберләремне җыйдым да өйдән чыгып киттем.
Самирның эшенә бардым, аерылыйк, дидем. Балалары алдында миңа «талак» дип әйтте.
Эльвира
Эльвирага 27 яшь, гражданлык никахы белән берничә ел бер кеше белән торып караган, әмма мөнәсәбәтләре килеп чыкмаган. Эльвираның әни буласы, башка иптәш кызлары кебек үк кияүгә дә чыгасы килә, тик теләсә кемгә түгел. Аңа заводта хезмәт итүче, хәерче ир кирәкми. Ул башта машинасы, фатиры булган ир эзләде. Машина маркаларын да яхшы гына белә иде. Зуррак, джип руле артында утыручы егетләргә матуррак итеп елмайды, ачыграк йөзле булды ул. Эзләнмәде түгел, эзләнде. Тик насыйбын гына таба алмады.
Эльвира премиум класслы «Мерседес» машинасындагы бер татар егете белән дә танышты. Егете чибәр, намаз укый, эчми-тартмый. Кешегә сөйләсәң, кеше ышанмастай яхшы егет иде. Әти-әнисе белән таныштырды, никах турында уйлана башладылар. Егетнең кайда эшләгәнен төгәл генә аңлап бетермәсә дә, мондый машиналы кешенең яхшы керемле эше булуына шиге дә булмады аның.
Егет әнисе белән бер фатирда тора иде. Эльвираның исә үзенең кечкенә генә булса да, фатиры бар. Дөрес, ремонты искитмәле түгел, әмма чиста, пөхтә, кайтып керергә үз өең булгач, яшьләргә өйләнешү киртә булмады. Булачак иренең бөтен акчалары да әйләнештә бит хәзер, шулай яхшырак, алар бик тиз баеп китәчәк. Һәрхәлдә, Эльвира шулай булыр дип ышанды.
Никах укылды, туй күлмәкләре алынды, кафе залында яшьләрнең кызыл туйлары үтте. Иң якын туганнар гына җыелды. Егетнең зур туй ясыйсы килмәде. Эльвира моңа күз йомды, чөнки өстендә чын туй күлмәге, ул кәләш иде.
Шулай итеп яшьләр Эльвираның кечкенә генә — 35 квадрат метрлы фатирында бәхетле тормыш корып җибәрде. Кызның кияүгә чыгуына туганнары да бик шат иде. Тормыш башлап җибәрүгә дип акчаны да кулдан килгәнчә күбрәк салырга тырыштылар, бик якыннар бит алар. Егет ягы киресенчә эшләде: яртысыннан артыгы аның туганнары булса да, туйга алардан җыелган акча бик аз иде. Эльвирага шок булды. Бигрәк тә бик калын гына бер конвертны кулына алгач шаккатты ул. Анда 1500 сум акчаны 50 сумлыклар белән салганнар иде.
Әле күз алдында гына яткан ап-ак фатаны салган яшь хатынның кәефен бу гына төшерәме соң инде?! Ире дә хәлләрне аңлатты, барысы да акланды. Беркөнне ире:
Теге туй акчасын биреп тор әле, «наличка» кирәк, менә хәзер машинага кышкы резина аласы бар. Картадан аннары алып бирәм, хәзер вакытым юк, — дип туйга җыелган, фатир зурайтуга тотыласы акчаны алып чыгып китте.
Берничә ай үтте. Эльвира элек күрмәгән нәрсәләргә игътибар итә башлады. Әнисе шалтыратса, ире икенче бүлмәгә чыгып китеп сөйләшә, кайнана киленгә шалтыратып, авырыйм дип зарлана, үзенең ялгыз калуын тукый иде. Яшьләрнең ачуланышып алган вакытлары да булды. Шәп машиналы егет тулысы белән хатыны җилкәсенә менеп атланды. Күпмедер вакыт үткәннән соң кызның күзләре ачыла башлады.
Талаштылар, дуслаштылар. Тик кызның күзләре сүнде. «Мерседес» кына ачуын китерә иде аның хәзер. Элек ул машинага утырганда да, төшкәндә дә ләззәтләнә, берәр танышы очрамасмы дип як-ягына да каранып ала иде әле.
Минем фарам янмый, алмаштырырга иде, — диде ул беркөнне иренә.
Соң эштән кайтышлый гына бит, кер дә чык автосервиска.
Анда бит түләүле, лампасын алып кайтып, үзең генә алыштырсаң дигән идем.
Ярар, алып кайт, карарбыз, — ди ире.
Әлбәттә, ул беркая да кермәде, лампа алмады. Әтисеннән сорарга да оят иде Эльвирага. Ире була торып. Җизнәсе күреп, алыштырып куйды. Шуннан соң зур гына бер давыл купты өйдә: Эльвираның эчендәгесе тышына бәреп чыкты…
Эльвираның машинасы белән кибетләргә чыкканда ягулык салу станциясенә туктадылар. Ире янда бара, хатыны рульдә. Эльвирага бензинны үзенә чыгып салырга да, түләргә дә туры килде.
Таныш булмаган ирләр дә матур елмаю хакына бензин салырга булышкан Эльвира өчен бу күтәрә алмаслык авыр йөк булып төште. Кыз ирен өйдән куып чыгаргач кына җиңеллек тойды. Бервакытта да кибеттән азык алып кайтмавын, теге көпчәк акчаларының да кире кайтарылмавын, хәтта өйдәге янган лампочканы да алыштырмавын шунда гына искә төшерде ул. Ярты ел кияүдә булганнан соң аерылыштылар.
Эльвираның бөтен документлары да ире фамилиясенә күчерелгән иде. Моның өстәмә мәшәкать һәм чыгымнар таләп итүен белгәч, ул аның фамилиясен калдырырга карар кылды. Бу яңалык иренә ошамады.
Алайса бөтен салымнарны да түлә, мин алмаштырырмын. Машина йөртү таныклыгы, паспорт, ИНН, иминиятләштерү кәгазьләре һәм тагын әллә нәрсәләрне алыштыру өчен дөнья кадәр акча кирәк, минем акча юк, түләсәң, алмаштырам, — дип шарт куйды ул.
Кызганыч, Эльвира теге «Мерседес»ның иренеке булмавын да бик соң белде. Менә машина маркаларын шундый яхшы белеп, кешесендә алданды ул.
Бүген аңа 34 яшь. Яхшы фатиры, машинасы бар. Дөрес, кредитсыз да түгел, әмма рәхәттә яши. Бай ирләрне күзләүдән дә читенсенми. Бай, чибәр, яшь, акыллы ир эзли.
Шушы бер-ике елда бала тапмаса, аннары соң булачагына да төшенә, ни дисәң дә, медицина белеме бар. Хәзер әле шул категорияләргә бала атасы булырлык кеше дигән төшенчә өстәлеп, эзләү радиусы да кими төште.
Эльвира берничә еллап янында бөтерелгән, үзенә үлеп гашыйк булган А.ны искә төшерде. Мескен мәчедәй күрә иде ул аны. Кыз кайчан гына шалтыратса да, ул килеп җитә, музасының (А. Эльвираны шулай дип атый) кәефен күрә иде. «Урыс милләтеннән, булмагае, аена 200-300 мең акча эшли, ач калмыйбыз, мине ярата. Машинасы бар, текә иномарка булмаса да, йөри бит. Фатиры юк, әмма минеке бар», — дип уйлап, Эльвира ана булырга әзерләнә башлады. А. да яшь кеше түгел, аңа - 40. Бу юлы Эльвира аек акыл белән эш итүне хуп күрде.