Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Шәрә к.тле кунак»: Владикавказ хатын-кызлары кыска шорты кигән туташны кибеткә кертмәгән

news_top_970_100
«Шәрә к.тле кунак»: Владикавказ хатын-кызлары кыска шорты кигән туташны кибеткә кертмәгән

«Нинди кунак соң син? Шәрә к.тле кунак», – дигән сүзләр белән, Владикавказ хатын-кызлары сәүдә үзәгендә бер турист туташны кибеткә кертмәгән.

Кыска шортылар, итәк кигән 3 яшь кыз Владикавказның «Вертикаль» дигән сәүдә үзәгенә килгән. Анда кибетләрнең берсендә туташларның юлына җирле хатын-кызлар аркылы төшкән. Кибет төбендә торучы олы яшьтәге хатын-кызларның берсе: «Каян килдең, шунда кит. Бездә болай йөрмиләр. Ничек киенеп йөрүеңне кара. Нинди кунак син? Шәрә к.тле кунак!» – дип кычкыра.

Икенче бер хатын-кыз шәрә ботлы кызлар янына килеп, кыска шортылы, ачык күкрәкле кызга озын таяксыман нәрсә белән төрткәли башлый.

Туташ үзенең кунак булуын һәм теләгән җиренә керергә хокуклы булуын аңлатмакчы була, әмма ул теләгәненә ирешә алмый. Аны кара тәнле ике иптәш кызы чыгу юлына таба алып китә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100