Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Сара Садыйкованың 100 яшьлек кызы Әлфия Айдарская: «Озак яшәүнең сере – ирекле булуда»

Быел 25 майда җырчы һәм композитор Сара Садыйкова белән актер һәм режиссер Газиз Айдарскийның кызлары – балерина Әлфия Айдарскаяга 100 яшь тула. «Интертат» хәбәрчесе Зилә Мөбәрәкшина һәм «Миллиард.татар» журналисты Регина Яфарова Әлфия Айдарскаядан эксклюзив интервью алды.

news_top_970_100
Сара Садыйкованың 100 яшьлек кызы Әлфия Айдарская: «Озак яшәүнең сере – ирекле булуда»
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

«Чәчләр буялган, маникюр ясалган»

Әлфия Айдарская – Сара Садыйкованың бердәнбер баласы. Бүгенге көндә ул Казанның үзәк урамнарының берсендә 2 бүлмәле фатирда берүзе яши. Әти-әнисен, улы Ростиславны җирләгән, ә оныгы – башка шәһәрдә... Әле дә үз акылында, үз аягында йөри Әлфия апа. Өенә килеп кергәч тә, көләч йөзе белән каршы алды. Шундук аның маникюрына, буялган чәчләренә игътибар итәсең. Үз-үзен карап тора. Чын интеллигент. Урамга да чыккалыйсызмы, дигәнгә: «Әле кичә генә мунчага барып кайттым», – дип җавап бирде.

2 сәгатьлек әңгәмәдән соң, үзенең кадерле кунаклары буларак, чәй ясап, чәй эчертте. Без дә буш кул белән килмәдек – күчтәнәчләребезне тапшырдык. Гамьле әңгәмәбез өстәл артында дәвам итте. Шулай итеп, 3 сәгать дигәнең үтте дә китте. Әлфия апа, безне җибәрәсе килмичә, исән-сау йөреге, дип, матур гына озатып калды.

Әлфия Газизовна әле дә концертлар оештыру, программалар төзү, музейлар белән эшчәнлек алып бару белән мәшгуль. Концертларны Татарстанның Милли музее фәнни хезмәткәре Данис Хисмәтуллин алып бара, Әлфия апа белән әлеге әңгәмәне дә ул оештырырга ярдәм итте.

Әлфия Айдарская белән Казанның Бишбалта бистәсендәге балачагы, 10 яшендә Ленинград хореография училищесына укырга керүе, әтисе Газиз Айдарский һәм әтисенең иң якын дусты Муса Җәлил турындагы истәлекләре, шулай ук озак яшәү сере турында сөйләштек. Ләкин шунысы күңелне тырный: Әлфия апа 100 яшькә җитеп тә, бүгенге көндә әнисе Сара Садыйковага һәйкәл һаман да куелмаган.

«Кичәләрне барысын да үзем оештырам, миңа ярдәм итүче юк»

– Әлфия апа, кәефләрегез, хәлләрегез ничек?

– Төрлечә була, кызлар.

– Көн дәвамында нәрсәләр эшләп бетерәсез?

– Эшлисе эшләр дә юк кебек, ләкин табыла. Мәсәлән, Апас районы Тутай авылында Сара Садыйкова исемендәге мәктәп музеенда миңа да бер почмак калдырдылар. Шул музей белән элемтәдә торам, әйберләрне яңартабыз. Элек көн саен такси яллап шунда кайта идем. Бик күп эш эшләнде.

Узган ел музейның 20 еллыгын билгеләп үттек. Шул уңайдан концерт оештырган идек. Әлеге музей 2004 елда ачылган иде, шул ук көнне Сара Садыйкова исемендәге «Калфаклы сандугач» I фестиваль-конкурсын үткәрдек.

– Сез инде бик күп еллар әти-әниегезнең исемен мәңгеләштерү буенча эшләр алып барасыз. Концертлар, кичәләр оештырасыз, китаплар чыгарасыз... Ягъни аларның иҗатын популярлаштыру Сезнең өчен мөһим миссия, шулаймы?

– Вакыйгалар да, сораулар да күп. Бер кешегә генә моны хәл итеп бетерү мөмкин хәл түгел. Минем яшьтә... Бик күп интервьюлар, язмалар язылды, чыкты. Сара Садыйкова һәм Газиз Айдарскийның исемнәре онытылмаска тиеш, алар онытылмаска лаек! Әниемнең җырларын башкарып торсыннар иде. Икесе дә артист бит алар. Әтием – режиссер, әнием – опера җырчысы, драматик актриса, композитор. Әнием шигырьләр дә язган! Бу хакта әле бик күпләр белми.

Уйладым-уйладым да, быел 7 майда Актерлар йортында Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган концерт булачак. Минем гомеремдә бу соңгы концерт булыр, дип уйлыйм, шулай тоям. Чөнки мин төрле чаралардан бик арыйм. Һәр концертны оештырганда: «Монысы инде соңгысы. Булды, җитте, бүтән булмас инде», – дип уйлыйм.

Өйне җыештыра торгач, бик күп материаллар килеп чыкты. Барысын да чыгарып ташлыйсым килде. Журналист Хәмзә Бәдретдиновка шалтыраттым. «Әлфия апа, ташлама, бу – тарих. Син аларны туплап, китап итеп чыгар», – диде. Миңа бик күп журнал, газеталарда чыккан материалларны берләштереп, татар һәм рус телләрендә аерым китаплар китеп чыгарырга туры килде. Апас районындагы Сара Садыйкова исемендәге музей мөдире булып эшләгәндә, районның барлык кешеләре дә шигырь яза дип, шакката идем. Шулай итеп, 2009 елда Сара Садыйковага багышлап язылган райондашларның шигырьләрен туплап, «Татар сандугачы» дигән китап чыгардык.

– Ә кичәләрне, концертларны үткәрергә кем дә булса ярдәм итәме?

– Барысын да үзем эшлим, беркем ярдәм итми. Мин үз-үземә ярдәм итәм. Элек иганәчеләр бар иде. Әмма алар акчалата түгел, мораль яктан оештырырга булыштылар.

Концертларда, минем белән бергә санасаң, 15ләп кеше катнаша. Мин аны «иҗади төркем» дип атыйм. Иҗат төркеменең җитәкчесе буларак, программа төзим. Һәр концерт билгеле бер темага багышлана. Мәсәлән, быел 7 майда оештырылачак концертны «Җиңү көне җиңел бирелмәде» дип атадым. Сара Садыйкованың шундый җыры бар. Аннары концертмейстер Айгөл Зәйнуллина, алып баручы Данис Хисмәтуллин белән киңәшәм. Артистларга шалтыратып, аларны концертка чакырып чыгам. Кемнең нәрсә җырлаячагын үзем хәл итәм. Чаллыга барганда, шулай бер җырчыга «Чаллы батырлары» дигән җырны биргән идем. Ә ул: «Әлфия апа, хәзер инде мондый җырлар җырламыйлар», – диде. Мин ул дәрәҗәле исемнәре булган, яхшы тавышлы артистка аңлатырга тиеш булам. Илһам Шакиров, Хәйдәр Бигичев та Сара Садыйкова җырларын җырлый-җырлый популярлашып киттеләр.

«Холкым шундый: беркайчан беркемнән берни сорамыйм, барысын да үзем эшлим»

– Акчалата ярдәм итсеннәр өчен кемгә дә булса мөрәҗәгать иткәнегез булмадымы?

– Юк, мөрәҗәгать итмәдем. Беркайчан да мөрәҗәгать итмәячәкмен. Чөнки мин пенсия алам. Шул пенсиядән артистларга түлим, афишаларны бастырып чыгарыр өчен дә бирәм. Холкым шундый: беркайчан беркемнән берни сорамыйм, барысын да үзем эшлим. Барысын да үзем булдыра алганча эшлим. Моның өчен бик күп укырга, эзләнергә туры килә. Татар теленнән – рус теленә, рус теленнән татар теленә тәрҗемә итәм, чөнки тәрҗемә дә – чыгымлы эш.

Концерт оештырылган мәйданчык өчен бер тиен дә алмыйлар. Чөнки мин – 1953 елдан Россиянең Театр әһелләре берлеге әгъзасы. Зур афиша алып киләм, шундук элеп куялар.

– Ә һәйкәл? Сара Садыйковага һәйкәл куйдыру нинди стадиядә икән?

– Минемчә, бу темага инде күптән нокта куелды. Кирәк икән, халык күтәреп чыгачак. Халыкның әйтер сүзе булыр, дип өметләнәм. Татарстанның Мәдәният министрлыгы һәм Казан Башкарма комитетының Мәдәният идарәсе ишетми. Чыгу юлын үзеңә табасы кала. Шундый хәлләр.

1999 елда әниемнең архивына эләктем, елый-елый, әтинең хатларын укыдым. Аннан соң үз эчемнән: «Нишләп мин монда утырам, нишләп елыйм соң әле?» – дидем. 1999 елда Газиз Айдарскийның тууына 100 ел булды. Туган ягы – Яшел Үзән районы Айдар авылында билгеләп үттек. 2005 елда 105 еллыгын Мәскәүдә үткәрдек. 5 ел саен Мәскәүдә искә алу кичәләрен билгеләп үтәбез, соңгы тапкыр узган ел – ноябрьдә Мәскәүдә 125 еллыгын үткәреп кайткан идек. Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин баш тартмый, рәхмәт аңа.

«Әтинең кабере юк. Көле салынган банканы Камал музеенда югалтканнар»

– Әлфия апа, балачактагы кайбер мизгелләр мәңгелеккә хәтердә кала. Кайсы вакыйгалар исегездә?

– Балачактан ук мөстәкыйль, бәйсез идем. Чөнки әти-әнием Мәскәүдә укый-эшли иделәр, ә мин Казанда – Бишбалта бистәсендә әби белән бабай тәрбиясендә үстем. Хәтерлим, көн саен безнең ишегалдына бер сукыр скрипкачы кереп йөрде. Аның скрипкада уйнаганын ишетеп алуга, буялмаган агач баскычтан шуып төшеп, бии башлый идем. Нәрсә уйнаганын аңламый идем. Русча бер сүз белмәдем, татарча гына сөйләштем.

4-5 яшемдә Мәскәүгә алып бардылар. Әти-әниемнең ничек, нинди шартларда яшәвен күрдем. Русча белмәвемнән ояла идем. Тәрәзәдән Айдарскийны күреп, әнигә: «Әнә, синең Кешең кайтып килә», – дип әйтә идем. Мин аңа хәтта әти дип тә әйтмәдем, чөнки бик ояла идем. Аннан соң, бергәләп, паркта һава сулап йөргәнне хәтерлим. «Манзара тәгәрмәче»нә әтием белән утырып мендек, өстән әнигә карасам, ул безгә елмаеп кулын болгый иде.

Әлфия Айдарскаяның әби-бабасы:

Гомумән, балачакта шундый мизгелләр була, алар гомерлеккә бик яхшы истә кала. Соравыгызга җавап биргәнче, балачакта исемдә калган якты хатирәләрне сөйләп үтәсем килә. Балачагымда соңгы тапкыр Мәскәүдә 1933 елда – 8 яшемдә булган идем. Октябрь. Мин укуда түгел. Газиз Айдарский туберкулездан вафат булды. Әнием минем өчен бик борчылды. Хәер, әни үзе дә коелып төште: аны әтинең мәетеннән көчкә тартып алдылар. Хәтерлим, бик күп кеше чыгыш ясады, сөйләделәр. Хушлашу мәрасимендә мине йөк машинасының кузовына утырттылар. Бер абый машина ишеген ачты да бик моңсуланып кына елмаеп карады. Башымнан йомшак кына сыйпады да ишекне япты. Бу хәл берничә тапкыр кабатланды. Тик ул абыйның кем икәнен белмим бит. Аннары гына аның Муса Җәлил икәнен аңладым.

Әлфия Айдарская, Сара Садыйкова һәм вафат булган Газиз Айдарский

Әтине крематорийда яндырдылар, аның кабере юк. Мәетнең көлен банкага салып тапшырдылар. Бу процесс белән ул вакытта әтиемнең дусты, бик яхшы иптәше, гаилә дусты – шагыйрь Муса Җәлил шөгыльләнде. Муса Җәлилнең әтием белән идеаллары уртак иде. Аннан соң, ул вакытта Мәскәүгә бик күп яшьләр укырга дип килә иде бит. Бөтен авыл яшьләре укуда иде.

Уфага барып, татар һәм башкорт музыкасы концертлары куя иделәр. Газиз Әлмөхәммәдов, Салих Сәйдәшевлар һ.б. – барысы бергәләшеп бара иделәр. Татар концертларында Салих абый дирижерлык итә иде. 2 улын хәтерлим. Без, артист балалары, мондый гастрольләрдә дуслашып бетә идек. Аннан, бергәләп, Башкортстандагы бер авылга ял итәргә кымыз эчәргә барганыбыз истә. Элек бөтен ил буенча кымыз эчәргә килә иделәр!

– Әтиегезнең кабере кайда?

– Кабере юк шул. Мәетнең көлен банкага салып тапшырган иделәр. Әни аны өйдә өстәл астында саклады. Төннәрен елады.

– Ә ни өчен көлне зиратта җирләмәделәр икән?

– Кем генә бу эш белән шөгыльләнер иде икән? Муса Җәлил көч-хәлгә әтигә Мәскәүдә хастаханәдә урын табып бирде бит. Өченче көнгә әти үлеп китте.

Аннан соң әни ул банканы Камал театры музеена тапшырды. Камал театры хәзерге Тинчурин театры бинасында урнашкан иде, 1987 елда Татарстан урамындагы бинага күченгәндә, банканы да югалтканнар... Беркем белми. Әни бу хәлгә бик борчылды инде.

«Салих Сәйдәшев кулымны үбеп исәнләшә иде»

– Салих абыйны искә алдыгыз. Нинди иде ул, Салих Сәйдәшев?

– Мин аны яхшы хәтерлим. Ул бик итагатьле кеше иде. Хәзерге Тинчурин театры янында яшәде, көн саен күрә идем мин аны. Исәнләшкәндә, кулымнан үбеп исәнләшә иде. Артистлар Салих абыйны бик ярата иделәр, ул аны һәрчак белеп торды. Ул да артистларны ярата иде. Шулай булгач, артистлар да тулы көчкә эшләделәр. Салих абый әнием белән бик дус булды. Әтием үлгәч, Салих абый әниемә: «Җырла. Сиңа җиңелрәк булыр», – дигән. Әнием, әлбәттә, гомеренең соңгы көннәренә кадәр Салих абыйның музыкаль традицияләренә тугры булды. Мин Салих абыйны бик кызганам. 54 яшендә бакыйлыкка күчте. Ир-ат өчен ул бик иртә…

«Балачактан биергә яраттым»

– 10 яшегездә Сез Ленинград хореография училищесында укый башлагансыз. Бию сәнгате нәрсәсе белән җәлеп итте? Татарстан кызы Ленинградка ничек барып эләкте икән?

– 1935 ел. Миңа 10 яшь. Әнием мине Уфада дусларында калдырып торды, ә үзе Газиз абый Әлмөхәммәдов белән Белорет шәһәренә гастрольләргә чыгып китте. Бервакыт шәһәр буйлап йөргәндә, бер белдерүгә тап булдым: башкорт һәм татар милләтеннән булган 12 яшьтән өлкәнрәк малайлар һәм кызларны Ленинград хореография училищесына кабул итәләр икән. Ә мин балачактан биергә яраттым. Тәпи-тәпи китмәдең, инде биеп йөри идең, диләр иде. Музыканы ишетүгә бии башлыйм идем. Йөгерергә дә яраттым. «Үсеп җиткәч кем булачаксың?» – дип сорый иделәр. «Йөгерүче булачакмын», – дип әйтә идем.

«Ленинград» сүзе мине сихерләп алгандай булды. Аның нинди шәһәр икәнен дә белмим, тик шулкадәр бер белмәгән шәһәргә барасым килде! Күз алдымда театр, биючеләр, музыка килеп басты... Һәм, озак уйлап тормыйча, мин шушы белдерү эленеп торган бинага кердем. Анда 300ләп бала җыелган иде. Мин моны аннары белдем. 12 кешене генә сайлап алдылар. Мин дә шулар рәтенә эләктем! Хәтерлим, аякларыбызны озак капшап карадылар, төрле якка боргаладылар. Аннары ритмны тоемлау, ишетү сәләтен (слух) тикшерделәр. Барысын да башкарып чыктым. Ишегалдында медосмотр үттем дә, 4 көннән соң вокзалга килергә куштылар.

Әнием, минем балерина булырга карар кылуымны белгәч, шаккатты. Дөрес, мине училищега 1 еллык сынау срогы белән алдылар. Һәм мин аны түздем. Бер дә җиңел булмады: 1935 елда Ленинградка килгәч, русча бөтенләй аңламыйм, сөйләшә белми идем. Ләкин шунда тырышып укымасам, өйгә кайтарып җибәрәселәрен аңладым. Кыргызстан, Төрекмәнстан, Казахстаннан да балаларны укырга чакырган иделәр.

Мин бер күрсәм, әйбәт исемдә калдыра идем. Рус телен дә шулай үзләштердем: китаплар укып, русча сүзләрнең язылышын истә калдырып, хатасыз язарга өйрәндем – диктантлар гел «5»ле була иде. Хәзер генә ул китаплар укымыйлар, элек бик күп укый идек, мин дә бихисап китап укыдым. Яки, мәсәлән, бер биюне күрсәтеп бирсәләр, шуны истә калдырып, торып басып бер тапкырдан кабатлап биеп күрсәтә идем. Мәсәлән, Татар дәүләт опера һәм балет театрында эшләгәндә, балетмейстерыбыз Гай Таһиров мине Мәскәүгә «Большой театр»га бию номерын карап, аны истә калдырып, кабатлап күрсәтеп бирер өчен җибәрде. Бардым. Билет сатып алдым. Сәхнәдән Рейнгольд Глиэрның «Красный мак» балетын күрсәттеләр. Барысын да истә калдырдым. Казанга кайттым. Барысын да биеп күрсәттем. Күреп, истә калдыру сәләте бик нык яхшы иде минем.

«Газеталарда Муса Җәлилнең портретын «хыянәтче» дип бастырып чыгаргач, еладым һәм моңа ышанмадым»

– 1941 елда Бөек Ватан сугышы башланды. Безне Ленингадтан эвакуацияләделәр. Ул вакытта әле мин укуны тәмамламаган идем. Башта Уфага эләктем, аннары әни мине Казанга алып китте. Татар дәүләт опера һәм балет театрында эшли башладым. Сугышның беренче кышы җитте: минус 40 градус. Театрда штатлар саны кыскартылды, һәм мин, озак та уйлап тормыйча, Украинадан эвакуацияләнгән 543нче заводка, пулялар ясый торган 2нче цехка кердем. Үлчәүче идем – хәрби товарны үлчәдем. Без тәүлегенә 12 сәгать ялсыз эшләдек. Һәрвакыт ашыйсы килә иде. Ләкин, беләсезме, мин үземчә бәхетле идем. Минем барысы белән бергә Җиңү көнен якынайтуымны аңлаудан күңелем шатланды.

Шул елларда Муса Җәлилнең портретын «халык дошманы» дип атап, газеталарда бастырып чыгара башладылар. «Сатлыкҗан» дип сөйли иделәр аның турында. Портретын күргәч, мин аны шундук танып алдым. Еладым. Өйгә кайтып: «Әни, мин ышанмыйм», – дидем. Әни дә: «Кызым, мин дә ышанмыйм», – дип җавап бирде.

Муса Җәлил

Беләсезме, болар барысы да бүгенгедәй күз алдында тора.

1942 елда мине Уфага укуымны дәвам итәргә чакырдылар. Барып җиттем, беркем юк! Барысын да окоп казырга җибәргәннәр. Училищеда бергә укыган Галя Хафизовага кунакка бардым. Аның әнисе ипи кибетендә эшли иде, шөкер, ач тормадык. Аларда 2 песи баласы бар иде: берсенә «Вперед», икенчесенә «Иркәм» дип исем кушканнар иде. И, уйный идек! Тик алар үлделәр, без ул песи балаларын нәкъ кешеләр кебек җирләдек.

Аннары мин Казанга – өемә юл тоттым. 1943 елда Пермьнән чакыру килде. Ленинград хореография училищесы шунда эвакуацияләнгән. Анда бара торган соңгы пароходка утырып, 5 тәүлек Пермьгә юл тоттым. Кулымда билет һәм ярты икмәк бар иде. Ярты икмәкне 5 өлешкә бүлдем. Биш өлешне өчешәр телемгә бүлдем: иртәнге аш, төшке аш һәм кичке ашым шул иде. Ипи алыр өчен бирелә торган кәгазьне алырга онытканмын! Шул кәгазь белән киләсе айга бирелә торган 600 граммлы икмәк алып була иде...

Пермьгә килеп җиттем. Киләсе айда икмәксез калдым. Шулай да, иртәнге ашка безгә 1 чәй кашыгы шикәр, 200 грамм ипи һәм пешкән йомырка бирә иделәр. Аннары без чи йомырка алырга килештек: аннан гоголь-моголь ясый идек. Шундый оста итеп ясаучы кызларыбыз бар иде! Гоголь-могольнең нәрсә икәнен белмисез сез, кызлар. Ул – бик тәмле нәрсә! Чәнечке белән йомырканың агын аерым, сарысын аерым калак белән туглый идек, Кичке биштән җидегә кадәр бездә дуэт биюе дәресләрен үткәрделәр, кичке җидедән соң – кичке аш.

«Театрда акыл белән эшләргә кирәк: төрле интригалар була...»

– Ни өчен Ленинградта гына калмадыгыз?

– Ленинградым – рухи ватаным. Ленинград – музей-шәһәр ул. Вакыт шулкадәр тыгыз иде, хәтта курчак уйнарга да вакыт булмады. Качып каласың икән, барыбер таба иделәр. Дәресләр иртәдән кичкә кадәр дәвам итте. Музыка дәресен аеруча ярата идем. Кичке аштан соң буш бүлмә эзләп йөри идек. Мине анда Алла Садыкова дип белә иделәр. Аннары гына Айдарская фамилиясен алдым.

Сул якта – ире һәм улы белән опера һәм балет театры янында. Уң якта – улы белән

Хәтерлим, хореогрфия уилищесынңда дәресләр беткәннән соң, группадашым Галя Хафизова белән фуэте әйләндерә башладык. Дәрестә 8 тапкыр фуэте әйләнәбез, ә безнең тагын да күбрәк әйләнеп карыйсыбыз килде. Шулай итеп, әйләнәбез дә әйләнәбез. Безнең күп итеп фуэте әйләнгәнне классик биюне укыткан укытучыбыз Наталия Камковага әйткәннәр. Озак та үтми, үзешчәнлек белән шөгыльләнүләр бетте. Училищены 1944 елда тәмамладык.

– Профессиональ балерина буларак, ничә фуэте әйләнгәнегез булды?

– 32 фуэте әйләндем. 1949 елда түгәрәк буйлап 16ны гына әйләнә идем. Элек бит Татар дәүләт опера һәм балет театры бинасы ачылганчы, хәзерге Тинчурин театры бинасында биедек. Ике театр артистлары (ул вакыттагы Камал театры һәм опера, балет театры артистлары) бер бинада эшләргә мәҗбүр булдык! И, урын җитмәгәнне күрсәгез!.. Без, өч балет артисткалары, тазга су салып, грим буяуларын юып төшерә идек. Театрда шартлар начар иде. Балет станогы юк. Торба, яки өстәлгә ябышып эшләдек. Опера һәм балет театры – затлы сарай кебек иде.

1951 елда Казанга Галина Уланова килде. Ленинград балет мәктәбенең элеккеге укучысы һәм үзенең дусты Татьяна Вечеслованың кумиры буларак, мине танып алды. Мин Уланова белән аның «Бакчасарай фонтаны» спектаклендә биедем: ул Мария иде, мин – Зарема. «Нишләп тәнең кара?» – дип сорады. Казаннан ерак түгел, Иделдә Маркиз дигән утрау бар иде, бөтен Казан халкы шунда ял итте. Мин дә шунда кызындым – кап-кара булдым. «Бакчасарай фонтаны»ннан соң, «Жизель» балетын куйдылар. Балетмейстер Леонид Жуков балет трикосын кияргә рөхсәт итмәде. Үземне каймакка төшкән кара чебен кебек хис иттем.

37 яшемдә пенсиягә киттем. Яңа постановкаларда катнашмасам да, репетиция, дәресләрдә тулы куәткә шөгыльләнә идем. Егетләр: «Әлфия 32 фуэте әйләнмичә аны пенсиягә җибәрмибез!» – диделәр. Әмма 32 фуэте әйләнә башлагач, Петр Чайковскиның «Лебединое озеро» балетында биетми башладылар, чөнки театрда акыл белән эшләргә кирәк. Ничек әйтәләр әле, төрле интригалар була, үзеңне сак тотарга кирәк. Театрда мин кыю түгел идем. Үз-үземне яклый алмадым. Бик күп нәрсәне үзем аша үткәрергә туры килде. Әнием дә исән вакыт: ул – минем өчен, мин аның өчен борчылып яшәдек.

Директор кабинетыннан чыкмаган балериналар да бар иде. Дөрес булмаганны да дөресләп сөйлиләр, исбатлыйлар иде. Үз дигәннәренә ирешмичә кабинеттан чыкмый иделәр. Мин андый булмадым. Эшләү дәверендә директор кабинетына бер тапкыр да нәрсәдер таләп итеп барганым булмады.

– Ә партнерлар?

– Минем партнерларым да бик яхшы булдылар. Мин Уфада бии башладым, аннары әнием Казанга алып килде. Труппа белән соңгы концертны шулай ук Уфада куйдык.

«Буялган иреннәрем өчен уңайсызлана идем»

– Фотолардан күренгәнчә, яшь вакытта матур киемнәр кигәнсез, модница булгансыз! Киемнәрне кайдан табып бетерә идегез?

– Бервакыт крепдешин бик модада иде (крепдешин – уртача ялтыравыктагы ефәк тукыма төре). Мәсәлән, әнинең крепдешин тукымасыннан буй-буй күлмәк-костюмы бар иде. «Фонарь» җиңле ситса күлмәкләрне бик ярата идем. Гаилә коргач, җиңелрәк яши башладык. Туннарны еш киеп сала идем. Бер кыска тунны Финляндия татарлары бүләк итте.

– Модницалар бизәнергә ярата. Күрәм, әле дә тырнакларыгызны, чәчегезне буягансыз... Күз тимәсен!

– Тинчурин театры урнашкан бинада эшләгәндә, бервакыт шулай өйгә – Карл Маркс урамы 59нчы йорттагы өебезгә кайтып барам. Гомеремдә беренче тапкыр репетициядә иреннәремне буяган идем, шул буялган иреннәрне сөртеп тормадым. Радиокомитет бинасы янына җиттем. Буялган иреннәрем өчен уңайсызланып куйдым. Ишегалдына кердем тә иреннәрне сөрттем. Урамга чыктым да, юлымны дәвам иттем. Урамда кеше дә әллә ни юк иде ахры. Кияүгә чыккач, иреннәремне буйый башладым һәм матурланырга ияләндем.

– Ирегез белән ничек, кайда таныштыгыз?

– Татар дәүләт опера һәм балет театрында. Ирем Всеволод Грекулов оркестрда уйный иде, виолончельдә. Гомумән, ул бик күп уен коралларында уйный белә иде, талантлы булды. Фотога да төшерергә яратты. 1953 елда улыбыз Ростислав туды. Славик, әтисе кебек үк, музыкант булды – бәрмә уен коралларында уйнады. Улымның барлык хатларын саклыйм. Футболга, хоккейга йөрде. Ирем белән 33 ел бергә яшәдек.

Улы Ростислав белән

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

1964 елда пенсиягә чыктым. Белсәгез икән, Казан циркында да эшләргә туры килде!

«100 яшьлек юбилеемны өемдә шушы өстәл артында үткәрергә ниятлим»

– 25 майда туган көнегез. 100 яшьлегегезне кайда үткәрәчәксез?

– 100 яшьлек юбилеемны өемдә шушы өстәл артында үткәрергә ниятлим. Минем башка акчам юк.

– Сезнеңчә, озак яшәүнең сере нәрсәдә?

– Мин балачактан иректә яшәдем. Дәү әти белән дәү әнидә тулы ирек иде. Алар тәмле ашаттылар. Хәтерлим, Бишбалтада аларның зур алмагач бакчасы бар иде. Анда кура җиләге, әнис алмалары үсә иде. Кура җиләкләрен һәр бармагыма кадап чыга идем дә, берәмтекләп ашарга ярата идем. Кызыл әнис алмалары шулкадәр тәмле! Мин Ленинградта укыганда, дәү әтием ул алмаларны посылка белән җибәрә иде. Нинель Юлтыеваның: «Беркемгә дә күрсәтмә, икәү генә ашарбыз», – дип әйткәнен хәтерлим. Укыганда да, ашханәбездә күбрәк яшелчә, җиләк-җимешләр ашата иделәр. Кияүгә чыккач, бөтен әйберне әзерлим, ашарга пешерә идем. Иртән репетициягә театрга барабыз, дәресләр, тәнәфес... Аннары кичен спектакль! Ничек өлгергәнмендер? Гаҗәпләнәм.

  • Әлфия Айдарская (Әлфия Газиз кызы Айдарская) – балет артисты, Татарстанның атказанган артисты. 1925 елның 25 маенда җырчы һәм композитор Сара Садыйкова белән актер һәм режиссер Газиз Айдарский гаиләсендә туа. 1944 елда Ленинград балет училищесын тәмамлый. 1941-1963 елларда Татар опера һәм балет театрында балет артисты. «Память сердца» һәм «Балет – любовь моя: Записки балерины» истәлекләр китаплары авторы. Татар сәнгатен һәм әдәбиятын үстерүдәге зур хезмәтләре өчен «Хезмәттәге уңышлары өчен» медале белән бүләкләнә.
  • Әлфия Айдарская әти-әнисенең иҗатын армый-талмый пропагандалый. Ел саен концертлар оештыра, сценарийларны үзе яза, үзе алып бара, үзе артистларны чакыра. 1990-1995 елларда Мәскәүдә (1992 елда Әстерханда), 1999 елда, үз көче белән, Газиз Айдарскийның туган авылында (Яшел Үзән районы Айдар авылында) һәм Казандагы Актерлар йортында истәлек концертлары үткәрә.
  • Соңгы 10-15 елда Сара Садыйкова һәм Газиз Айдарскийның юбилей кичәләрен, башкаларның ярдәменнән башка, Санкт-Петербург, Чаллы, Мәскәү, Казанда үткәрә. Сара Садыйкова җырлары белән берничә китап әзерләп чыгарды, Сара Садыйкова турында китап язды. Казанда Сара Садыйкова музеен ачу, Иске татар бистәсендә һәйкәл кую, Сара Садыйкова исемендәге «Калфаклы сандугач» халыкара җыр фестивален оештыру мәсьәләләре белән мәшгуль.
  • Яшел Үзән районының Күгеш авылындагы мәктәпкә Газиз Айдарский исемен бирү, мәктәптә Газиз Айдарский мемориаль музеен, Апас районының Тутай авылында Сара Садыйкова музеен, Казанның Киров районындагы 4нче татар гимназиясендә Сара Садыйкова музеен булдыру инициаторы булып тора.
Комментарийлар (3)
Калган символлар:
  • 15 февраль 2025
    Исемсез
    Бик кирэкле,тарихи язма,автора рэхмэт, Элфия ханымга ходай саулык бирсен,собханалла, нинди матур хэтирэлэргэ бай тормышы,..сендереп укыдым,баларыма да сойлэдем..
  • 11 февраль 2025
    Исемсез
    Әлфия апа Айдарскаяның 100 яшьлек юбилеен Мәдәният министрлыгы, Бөтендөнья татар конгрессы, опера-балет академия театры һ.б.лар берләшеп матур гына үткәреп бирерләр, дип өметләнәм. Әле берәр мактаулы исем дә биреп куярлар, бәлки. Әйтик, Татарстанның халык артисты, яисә Тукай премиясе...
  • 11 февраль 2025
    Исемсез
    Искиткеч язма. Тулы бер тарих. Рәхмәт, Зилә!
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100