Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Сара Әхмәтова: “Маратны министр булсын дип аерым тәрбияләмәдек”

Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтовның әнисе Сара апа Арча районы Хәсәншәех авылында яши. Кышны исә улы Мансур һәм килене Рузалия тәрбиясендә чыга.

news_top_970_100
Сара Әхмәтова: “Маратны министр булсын дип аерым тәрбияләмәдек”

– Маратны министр булсын дип аерым тәрбияләмәдек, – дип башлады ул сүзен. – Балалар ике ел саен туып тордылар, мин мәктәптә башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшләдем. Декрет ялына китмәгән чаклар да булды. Өйдә каенана белән каената да бар иде. Аларга зур рәхмәт, балаларны тәрбияләргә, аякка бастырырга нык ярдәм иттеләр. Балаларым (ике кыз, өч малай) барысы да тыңлаучан булып үсте. Берсе дә тормышта югалып калмады. Марат министр булмаса да, кешегә файда китерә торган һөнәр иясе булыр иде.

Марат бик тырышып укыды. Эшкә дә батыр булды. Йорт нигезенә ташны уфалла арбасы белән берүзе ташыды. Кечкенәдән җитәкчелек сыйфатлары бар иде анда. Эшне кушып эшләтми, ә абый-апаларына: “Әйдәгез, шулай эшлик, болай итик” дип, үзе башлап, үрнәк күрсәтә иде.

Сара әбинең сүзләренә Рузалия апа да кушылды:

– Студент вакытларында исем китә иде Маратка. Бер утырганда китапның 100әр битен укый. Иртәнге бишләрдә торып, сигез чакрым үтеп Карадуганга бара, шуннан Казанга китә. Университетны да үз тырышлыгы белән кызыл дипломга тәмамлады. Ул әле хәзер дә үзен үстерү өстендә нык эшли.

Марат әфәнденең әнисенә шалтыратмый калган бер генә көне дә юк. Ике арага тузан кундырмый, күчтәнәчләрен төяп ай саен кайта икән.

– Ике атна элек Марат гаиләсе белән кайтып китте, – дип дәвам итә Рузалия апа. – Башлык кигән. Әни: “Улым, мондый баш киеме кимә инде, сиңа болай йөрү килешми”, – ди. Марат исә: “Әни, җайлы ул, мә киеп кара әле”, – дип бирде. Көлештек инде. Әни исә: “Чыннан да җайлы икән шул, башка рәхәт”, – дип куйды. Икенче көнне ук Маратның улы Ленар шундый өч башлык кайтарды. Әнинең авызыннан нокта кадәр генә “кирәк” дигән сүз чыкса да, төнлә ук кайтаралар. Марат әнисенә бик ихтирамлы. Ул аны аерым мәхәббәт белән ярата.

Улы һәм яратып, өзелеп, “кызым” дип торган килене тәрбиясендә яшәсә дә, туган нигезен сагына Сара әби. Инде хәзер үк: “Мартта кайтам, яраннар утыртасым бар”, – дип көннәрне саный икән.

– Әни 45 яшьләрдә авырган. Шуннан соң намазга баскан. Үзе дә: “Авыруларымны җиңәргә догалар ярдәм итә”, – ди. Биш вакыт намаздан соң да бик озак догалар укып утыра. Балаларын да шул юлга өнди. Олы абый, кызы Тәслимә апа, мин – намазда. Марат Готович та бөтен догаларны белә. Аңа да: “Иртәнге намазыңны булса да укы, улым” дип әйткәли, – ди Рузалия апа.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100