«Шапылдатып ябып куяр идем» – Резидә Шәрәфиева юбилей концертына шигырь ятлаган булган

Татарстанның халык артисты Резидә Шәрәфиеваның социаль челтәрдәге сәхифәсендә аның шигырь укыган видеосы чыкты. Ул Альбина Бәширова иҗат иткән «Ишек» шигырен укый.
«Хөрмәтле дуслар! Миндә Резидә апамның видеолары, җырлары һәм рецептлары шулкадәр күп. Мин аларны акрынлап куеп барырмын.
Берсендә Резидә апа шалтырата: «Бер матур шигырьгә тап булдым. Мин язучысыннан рөхсәт алдым, «сөйлә» дип ризалык бирде», – диде.
Шунда шигырьне миңа сөйләп күрсәтте. «Резидә апа, искиткеч бит бу, син аны ятлап куй», – дидем.
«Күңел халәтемә туры килә. Ятлыйм әле, үземнең юбилей концертымда сөйләячәкмен», – дигән иде. Чыннан да бик мәгънәле шигырь. Резида апа җибәргән видеоларны карыйм да, күңелем елый. Планнарым зурдан. Резидә апаның иҗатын дәвам итәрбез. Элеккеге һәм яңа җырларын сезгә – яраткан тамашачына җиткерербез», – дип язган җырчының сәхифәсен алып баручы.
«Ишек кирәк иде миңа –
Кайдан алыйм?
Яхшы ишек – ныклы тимердән,
Кыйммәт димәс идем.
Иң мөһиме – ышанычлы булсын, бер дигән.
Бик шәп йозак алып куяр идем,
Иң-иң серле, яхшы биклесен,
Бер боруда, затлы тавыш белән,
Чалт итеп кенә бикләнсен.
Шапылдатып ябып куяр идем
Кемнәрнеңдер борын төбендә...»