Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Сап-салкын көнне ике сабый балалар бакчасыннан чыгып югалган

Балаларның берсе үзе кайтып кергән, икенчесе өен таба алмаган һәм чит кешеләрдән ярдәм сораган.

news_top_970_100
Сап-салкын көнне ике сабый балалар бакчасыннан чыгып югалган

Россия Тикшерү комитетының Якутия буенча идарәсе Намцы авылында балалар бакчасы тәрбиячеләренең эшен тикшерә. Алар ике баланың бакчадан качканын сизми калган. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

17 гыйнварда төштән соң урамда -44 градус чамасы салкын була. Кыз балалар күңелсезләнеп утыралар һәм туганнарына сюрприз ясарга уйлыйлар. Алар тиз генә киенеп, бакчадан чыгып кача һәм югала. Чөнки бу вакытта урамда караңгы була инде, диелгән әлеге хәбәрдә.

«Сәгать биштә килдем. Кабинканы ачтым — киемнәр юк. Тәрбияче янына чаптым. «Әле генә монда иде бит», ди ул. аника башланды. Шул вакытта бабай шалтыратты. Лена елап, туңып бетеп, берүзе өйгә кайтып җиткән. Мин шунда ук өйгә кайтып киттем. Баланы алдым да хастаханәгә бардым», — дип сөйли баланың әнисе.

Икенче кыз баланы бер сәгатьтән табалар. Ул өенә кайта алмаган, башка йортка кереп ярдәм сораган. Икенче кызчык шулай итеп табылган.

Хәзерге вакытта балаларның сәламәтлегенә куркыныч янамый. Кызларга медицина ярдәме кирәк булган. Берсенең өч бармагы өшегән, икенче бик нык туңган, диелгән бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100