Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Сантехникадагы известь тапларын ничек җиңел генә бетерергә?

news_top_970_100
Сантехникадагы известь тапларын ничек җиңел генә бетерергә?

Сантехника җитештерә торган компания белгечләре плиткалардагы, кухня краннарындагы, сантехникадагы известь тапларыннан һәм чәйнектәге юшкыннан котылуның бик арзанлы һәм гади ысулын әйтте: моның өчен бары тик лимон согы гына кирәк. Бу хакта Лента.Ру сайты яза. 

Белгечләр әйтүенчә, известь раковинада, душ кабинкасы стенасында һәм каты су чәчри торган теләсә кайсы сантехникада ак эзләр, таплар калдыра. Ул чәйнеккә юшкын утыруга да сәбәп булып тора. Сантехникадагы известь табы ямьсез, пычрак кына булып тормый, ә крандагы, душ лейкасындагы басымны да киметергә мөмкин. Известьны бетерергә лимон согы ярдәм итә.

Лимон согы – йомшак чистарту чарасы булып тора. Ул мөмкин кадәр яхшырак тәэсир итсен өчен, пульверизатор, чүпрәк яки губка кулланырга кирәк һәм кул тиресен саклар өчен перчатка кию мәҗбүри. Белгечләр әйтүенчә, крандагы известьны бетерү иң авыры, шуңа күрә аны лимон согында чылатылган чүпрәк белән урарга, резинка белән ныгытырга һәм бер сәгатькә калдырып торырга кирәк. Кранның очына ярты лимонны да «кидертеп» куярга була, соңыннан су белән юып төшерергә кирәк. Душ кабинкасындагы зуррак өслекләрне чистарту җиңел булсын өчен сокны пульверизатордан сиптерергә мөмкин. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100