Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Санкцияләргә эләккән миллиардер Фридман өй җыештыручыга түләргә акчасы юклыгын әйтте

Санкцияләргә эләккәч, Михаил Фридман Алдьфа-банк, X5 Group һәм Veon директорлары советыннан чыгарылган.

news_top_970_100
Санкцияләргә эләккән миллиардер Фридман өй җыештыручыга түләргә акчасы юклыгын әйтте
pixabay.com/ru

Бөекбритания һәм Евросоюз санкцияләренә эләккән миллиардер Михаил Фридман үзен Лондонда калган тоткын дип атады һәм хәтта хезмәтчегә түләргә дә акчасы булмаганын әйтте. Бу хакта РИА Новости яза.

Bloomberg Businessweek басмасы хәбәр иткәнчә, санкцияләргә эләккәч, Фридман Алдьфа-банк, X5 Group һәм Veon директорлары советыннан чыгарылган.

Әлеге басмага биргән интервьюсында Фридман үзендә Израиль паспорты барлыгын әйткән. Әмма Израильгә күченү мөмкинме-түгелме дигән сорауга җавап биргәндә ул, анда өе булмавын һәм йорт алыр өчен акчасы юклыгын әйткән. «Мин монда тоткын», — дип белдергән ул Bloomberg Businessweek басмасына.

Bloomberg Businessweek язганча, ЕС һәм Бөекбритания кабул иткән чаралар аркасында миллиардерның счетындагы акчалар «катырылган» һәм «хәзер ул ниндидер вак кына чыгымнарга каян акча алырга икән дип баш вата». «Бәлки миңа өйне үземә җыештырыргадыр. Бу - нормаль күренеш. Студент вакытта мин тулай торакта кечкенә бүлмәдә дүрт егет белән бергә яшәдем. Әмма 35 ел узгач, бу ничектер көтелмәгәнрәк булды», — дип сөйләгән Фридман интервьюсында.

Bloomberg Businessweek мәгълүматларына караганда, счетларын япканнан соң, Фридманга акча тоту өчен Британия хөкүмәтеннән рөхсәт сорарга туры киләчәк. Фридманның чыгымнарын аена якынча 2,5 мең евро белән чикләргә мөмкиннәр.

Bloomberg язганча, санкцияләр кертелгәнче Фридманның байлыгы 14 миллиард доллар дип исәпләнгән. Хәзер кәгазьдә аның мөлкәте якынча 10 млрд доллар булып исәпләнә. Фридманга сылтама белән Bloomberg Businessweek хәбәр иткәнчә, миллиардерның Лондондагы йортыннан, Мәскәүдәге фатирыннан һәм әти-әнисенең Латвиядәге фатирыннан башка күчемсез милеге юк, шулай ук «конфискацияләргә мөмкин булган яхтасы да, самолеты да юк». 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100