Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Санкцияләргә бер караш: Гүзәл Уразова конкурентлары Россиядән китүгә сөенгән

Сату эшен иҗат белән бутамаска тырышса да, Уразова бер эре челтәрле маркетинг компаниясенең Татарстандагы әйдәп баручы вәкиле булып тора.

news_top_970_100
Санкцияләргә бер караш: Гүзәл Уразова конкурентлары Россиядән китүгә сөенгән
Салават Камалетдинов

Челтәрле бизнес белән актив шөгыльләнүче татар артистлары арасында үзенең коктейль-порошоклары белән халык күзенә артык чалынмаучы Гүзәл Уразова да бар. Сату эшен иҗат белән бутамаска тырышса да, Уразова бер эре челтәрле маркетинг компаниясенең Татарстандагы әйдәп баручы вәкиле булып тора. 

Соңгы көннәрдә санкцияләр кертелү аркасында Россиядән бик күп компанияләрнең китүе челтәрле бизнес белән шөгыльләнүчеләр өчен бик кулай булган. Уразова астында теркәлеп, шушы бизнес белән шөгыльләнүчеләр бу хәлләргә ачыктан-ачык сөенәләр. Көндәшләре кимү алар өчен яңа сатып алучыларны яулау өчен яңа мөмкинлекләр ачар, ахры. 

«Без һәр көнне азык-төлек һәм көнкүреш товарларына бәяләр артуы турында сөйләшәбез. Ә безнең компания бәяләрне арттырырга җыенмый», — дип язган җырчы, төрле косметика һәм витаминнар белән сату итүче компанияләрнең Россиядә үз эшен туктатуы турындагы хәбәрләргә сылтама ясап.

Челтәрле бизнесны ренессанс чоры көткәнгә охшаган. Өстәвенә, теләсә кайсы кризис вакытындагы кебек, аларның яңа теркәлгән кешеләргә җиңел хезмәт хакы вәгъдә итү мөмкинлеге бар, — дип яза телеграм каналлар. 


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100