Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Санкт-Петербургта янгын чыккан фатирда ач һәм хәлсез балалар табылган

Коткаручылар килгәндә, шушы ук фатирда балаларның адекват булмаган әти-әнисе дә булган.

news_top_970_100
Санкт-Петербургта янгын чыккан фатирда ач һәм хәлсез балалар табылган
https://pixabay.com

28 августта Санкт-Петербург шәһәрендә бер фатирда янгын башлана. Урынга килгән коткаручылар биредә ябыгып беткән ике маугли-бала табып ала. РЕН ТВ каналы әлеге фатирдан коточкыч кадрларны күрсәтте.

Видеодан күренгәнчә, ике сабый бала яшәгән фатир чүп-чар белән тулган, йоклый торган урында да төрле әйберләр ята, бүлмәдә стеналар да таушалып беткән.

3 һәм 4 яшьлек ике бала шушы мәхшәрдә яшәгән. Аларны янгын турында хәбәр булганга гына коткаручылар тапкан. Коткаручылар килгәндә балаларның әти-әнисе дә фатирда була. Ләкин алар икесе дә адекват халәттә түгел. Якынча мәгълүмат буенча, ашарга пешерергә маташканда фатирда янгын чыга язган.

Балалар ач һәм бик хәлсез була. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

«Фатирда 2 һәм 4 яшьлек ике бала булган. Аларның икесендә дә төрле дәрәҗәдә ябыгу билгеләре бар. Аларның янында әти һәм әни кеше була, алар адекват халәттә түгел. Хәзер бу гаилә белән Эчке эшләр министрлыгының Нева районы буенча идарәсенең балигъ булмаган балалар эшләре буенча бүлеге шөгыльләнә. Тикшерү нәтиҗәләре буенча балаларның һәм аларның ата-анасының язмышы хәл ителәчәк. Әти белән әни кешене җаваплылыкка тарту мәсьәләсе хәл ителә», — дип сөйләгәннәр «Комсомольская правда» сайтына Россия Эчке эшләр министрлыгының Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе буенча идарәсенең матбугат хезмәтендә. 

«Фатир шәрә стеналы, пычрак савыт-сабалы һәм чүп-чарлы притонны хәтерләтә. Плитәдә кәстрүлдә ризык янудан төтен чыккан», — диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100