news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Санкт-Петербургта Сөмбел Билалованың күлмәген урлаганнар

Җырчы инстаграм сәхифәсендә үзе турында берничә факт язган.

news_top
Санкт-Петербургта Сөмбел Билалованың күлмәген урлаганнар
https://www.instagram.com/sembelbilalova/

Җырчы, алып баручы Сөмбел Билалова иң матур фотосын куйган һәм яңа язылучыларын үзе турында берничә факт белән таныштырган.

Ул үз исемен бозып әйтүләрен, бигрәк тә русча яңгырашын бозуларын яратмый икән. Машина йөртергә ярата, 16 ел руль артында.

Бервакыт ул Санкт-Петрбургта күлмәген урлаткан һәм нык борчылган. Сөмбел Билалова үзен яхшы белмәүчеләр өчен җырчы гына түгел, ә чаралар алып баруын да әйткән.

Берничә ел мәктәптә эшләгән һәм яратып эшләвен язган. Җырчы салкынны яратмый икән, «җылы сөякне сындырмый» дигән әйтемне үтәп киенеп йөри икән.

Ул татлы ризыклар ярата, әмма бу гадәтенә каршы көрәш алып бара.

Инстачылар фотоларны «ут» билгесе белән бәяләгән.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар