news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Санкт-Петербургта хәрби академия бинасында шартлау булган

Санкт-Петербургта хәрби академия бинасында шартлау булган

news_top
Санкт-Петербургта хәрби академия бинасында шартлау булган

2 апрельдә Санкт-Петербург шәһәрендә А.Ф.Можайский исемендәге Хәрби-космик академия бинасында шартлау булды. Хәрби тикшерүчеләр җинаять эше ачты. Бу турыда ТАСС агентлыгы Россия Тикшерү комитеты матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итте. 

«Гадәттән тыш хәлдән соң, „гомуми куркыныч ысул белән ике яки аннан да күбрәк кешене үтерергә маташу“ маддәсе буенча җинаять эше ачылды», — дип аңлатканнар Тикшерү комитетында. 

Тикшерү комитеты мәгълүматы буенча, 2 апрельдә Мәскәү вакыты белән 13.00 сәгатьтә академиянең ярдәмче биналарының берсендә шартлау булган. Биредә тышчасыз предмет шартлаган. Фаҗига вакытында дүрт хәрби кеше төрлечә яраланган. Табиблар бу кешеләргә вакытында ярдәм күрсәткән, аларның гомеренә куркыныч янамый. 

Курсантларның барысын да эвакуацияләгәннәр. ТАСС агентлыгының экстрен хезмәтләрдәге чыганагы хәбәр иткәнчә, шартлау хәрби припаслар белән саксыз куллану аркасында булган. 

Хәзерге вакытта тикшерүчеләр вакыйганың сәбәпләрен ачыклый. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар