Санкт-Петербург мөфтие Равил Панчеев: «Кем без: диаспорамы, җирле татармы?»
Санкт-Петербург һәм Россиянең төньяк-көнбатыш төбәге мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Равил хәзрәт Панчеев Санкт-Петербургтагы җирле татарларның нинди булуы, ни сәбәпле аларның югалып калуы, телне һәм гореф-гадәтләрне ничек саклап калып булуы турында фикерләре белән уртаклашты.
«Кем без: диаспорамы яки җирле татармы?» – «Хәзергә без «килмешәк» булып калабыз»
– Бергәләп, кулга-кул тотынышып эшләсәк кенә татар халкының киләчәге булыр. Төбәкләрдәге мәчетләр белән элемтәдә тормасак, эшебез алга бармас. Хәзер күбесе дингә кереп торуның кирәген тапмый. Мин әйтәм: «Сезгә динне беркем дә көчләп такмый», – дим. Бездә ислам үзәге – татарларны җәлеп итү үзәге булып тора. Соң, әйдәгез, барлык программаларны мәчетләр аша тормышка ашырыйк. Ә ул программа Татарстаннан юнәлтелгән булырга тиеш.
Хәтта Россия төбәкләрендә яшәүче кайбер татарлар: «Без – диаспора», – ди. Баштан ук үзебезне «татар диаспорасы» дип атыйбыз икән, безгә мөнәсәбәт тә кыргыйларга кебек булачак. Аңыбызда үзебезгә карата мөнәсәбәт үзгәрергә тиеш. Кем без: диаспорамы яки җирле татармы? Баштан шул мәсьәләне хәл итәргә тиешбез. Хәзергә без «килмешәк» булып калабыз. Үзебезне шулай позициялибез.
Советлар Союзы таркалганчы бердәм идек. Союз таркалганнан соң, диаспора булдык. Нигә шулай килеп чыкты соң? Конкрет кемдер түгел, барыбыз да гаепле. Туктап торып, башкача карар кабул итәргә кирәк.
Бездә мөселман урта белем бирүче мәктәп бар. Баштан ул татар балалары өчен каралган иде. Тик татар балалары анда йөрүдән туктады. Бар алар, ләкин күп түгел. Ленинград өлкәсе Красное Селода Габделбәр Әлимов йортында 100гә якын бала Коръән укырга өйрәнү дәресләренә йөри. Балаларның күбесе башка милләттән, араларында татарлар бар. «Миңа татар балаларын әзерләгезче, алар аннан китмәсен иде», – дип әйтәм.
Ислам университетларында кайсы милләт укырга кала соң? Дин өлкәсе – акча аз түләнә торган өлкә, аның өчен тормышыңны үзгәртергә кирәк, ул бик авыр, дип акланалар. Камил хәзрәт Сәмигуллиннан да татар имамнарын җибәрүен сорыйм. «Җитеп бетми», – ди. Татарлар ислам оешмаларында укысалар да, Диния нәзарәте, мәчетләрдә эшләргә калмый. Фактта – кыргызлар, таҗиклар, үзбәкләр кала.
Мәчетләрдә – рус теле: «Урта Азиядән килгән халыкка татар телең кирәк түгел»
1990 елларда мәчеттә вәгазьләр татар һәм гарәп телләрендә генә укыла иде. Хәзер? Вәгазь рус телендә бара. Доганы татарча кылабыз. Кайбер татарлар «рәхмәт» дип килеп әйтә. Әмма үзенең телен белмәгән татарлар да бихисап. Алар аңламый инде, алары да килеп әйтә. Вәгазьне берничә телдә әйтә башласаң, фикер чуала, кешенең игътибары югала.
Санкт-Петербургта Шәрык академиясен ачарга ниятебез бар иде. Шул ук вакытта Болгарда ислам академиясе ачылды. Бездә дә ачылган булса, кеше укырга кая барыр иде? Питерга.
Мәчетләрдә хәзрәтләребез һәм хезмәткәрләрнең барысы да татарлар. Мәсәлән, бу Җәмигъ мәчетенә җомга көн 15 меңгә якын кеше җыела. Урам тулы кеше. Коеп яңгыр яуса да, кар яуса да мәчеткә сыймаган кеше ишегалдына чыгып укый. Мәчеттә татар бабайларының, яшьләренең кайда утырганнарын чамалыйсың.
Корбан гаетләрендә 200 меңгә якын кеше килә. Бөтен җир тулы була. Өйлә намазында көн саен азан урамга әйтелә. Баштан әкрен, аннары тулырак тавыш белән әйтәбез. Шулай булгач, зарланучы юк, шөкер. Өлкә һәм шәһәр администрациясе белән яхшы мөнәсәбәтләрдә.
«Җомга намазында мәчетнең беренче катында ярты зал татар ир-атлары җыела иде»
Советлар Союзы чорында татарлар бөтен дини бәйрәмнәрдә катнаша килде. Хәзер татарлардан «кайчан Сабантуй үткәрерләр икән?» дип көтәләр. Без исә: «Бәйрәмнәребез – Ураза-бәйрәм, Корбан гаете. Сабантуй – дини бәйрәм түгел», – дибез.
1992-1993 елларда мәчет эчендә 25ләп төркем дин өйрәнде, һәр төркемдә 20-30 кеше җыела иде. Советлар Союзында шәһәр чикләре «ябык» булса да, Санкт-Петербург мәчетенә татарлар гыйбадәт кылырга килә иде. Татарлардан башка милләт кешесе юк иде. 1990 елларда чикләр ачылгач, Төньяк Кавказдан килә башладылар. Татарлар югалды. Җомга намазында мәчетнең беренче катында ярты зал татар ир-атлары җыела иде. Урта Азиядән мигрантлар килгәч, татар халкы да, Кавказ халкы да югалды. Татарстанда да шундый ук хәл дип беләм.
«Элек татарлар Питерда зур статуслы милләт булган. Хәзер алай түгел»
Росстат мәгълүматлары буенча, Санкт-Петербургта 20 мең татар бар. 20 мең генә түгел, әлбәттә. Фәлән тапкырга күбрәк. Әби-бабайлар өйләренә халык санын алучыларның килүен көтте. Әмма беркем дә килмәде. Аннан соң «Госуслуги» порталы аша да җанисәптә катнашып булуын әйттеләр. Минемчә, җанисәп барган вакытта татарлар өчен аерым программа эшләргә кирәк иде. Татар оешмаларындагы җитәкче кешеләргә әйтеп, аларның да актив эшләвен сорарга һ.б. Бу проблема үзеннән-үзе хәл ителер, һәм барысы да яхшы булыр, дип уйлаучылар бар. Юк, булмаячак.
1994 елга кадәр мәчеттә, нигездә татарлар иде. Ләкин без әле дә мәчетне «татар мәчете» дип йөртәбез, чөнки мәчетне төзүдә татарлар инициатор булган.
Санкт-Петербургта фонд ярдәмендә Сабантуй үткәрә идек. Реквизитларны мәчетнең подвалына куеп тора идек. Хәзер ул милләтара тамашага әйләнде. Милли компоненты юк. Хәзер аны «гомумшәһәр бәйрәме» дип атыйлар. Татар рухы калмады анда. Сабантуйда без уңыш-казанышларыбызны, гореф-гадәтләрне, йолаларны күрсәтә идек. Хәзер аны (килә калсалар) артистлар күрсәтә. Килмәсәләр, үзебез бер казанда кайныйбыз булып чыга.
Узган ел хатыным белән Нева буйлап экскурсиядә булдык. Экскурсовод мәчет турында: «Татар мәчете, татарлар үз вакытында югары статуста иде», – диде. Кызганыч, хәзер ул статус юк. Үземчә: «Әйе, татарларның зур статусы булган. Шәһәр уртасында мәчет төзи алганнар, аны төзер өчен акча җыя алганнар», – дим. 100 елдан соң Санкт-Петербургның Приморье районында икенче мәчет ачылды. Мөгаен, тагын 100 елдан соң өченче мәчет ачылыр. Мәчетнең беренче имамы мин булдым.
Мәчетләр салырга ниятебез бар. Мәсәлән, Ленинград өлкәсе Шушары бистәсендә. Татарлар күпләп яшәгән Тосно, Гатчинада мәчет төземәкче идек. Тоснода мәдәният үзәген дә ачарга телибез. Алар гореф-гадәтләребезне торгызуга хезмәт итсен иде. Башкача булмый.
Күбесе болай уйлый: билгеле бер программа бар. Шул калыпка салып, без дә эшлибез дә, эшләр җайга салыныр, диләр. Ләкин Санкт-Петербургта алай барып чыкмый. Безнең Мәскәүдә дә булган бар, андагы татарлар бөтенләй башка. Акча мәсьәләсенә килгәндә дә, Мәскәүдә кешеләр рәхәтләнеп акчасын чыгарып бирергә риза, ә Питерда бушка булса да халык килми, йөрми. Питер татарлары бөтенләй үзгә.
300 ел Санкт-Петербургта яшәү дәверендә татарларның үз менталитеты формалашкан. Мондагы татарлар бу мохиткә ияләшергә тиеш, ияләшми икән, ят кеше була.
«Мәдәният, гореф-гадәтләрне мәчеттән башка саклап калып булмаячак»
Аннан соң, иҗтимагый оешмалар мәчетләрдән аерылып чыкты. Мәчет аерым, оешма аерым эшли башлады. Шул ук вакытта без Санкт-Петербургтагы мәчеттә ислам һәм ислам мәдәниятенең Яңарыш фондын ачкан идек. Анда мәдәни программа – ансамбльләр бар иде. Шәһәр үзәгендә берничә мәйдан бар, анда татар мәдәниятен таныту, татар телен укыту белән шөгыльләндек. 2019 елда фондтан читләшеп, «Мирас» дигән иҗтимагый оешма ачып җибәрдек. «Мирас»та без башлап җибәргән эшчәнлек дәвам иттерелде. Аллага шөкер, бүгенгә көнгә кадәр барысы да тәртиптә.
Әгәр дә туган телебезне, мәдәниятне, гореф-гадәтләрне саклап каласыбыз килә икән, моны мәчеттән башка эшләп булмаячак. Берүзеңә генә дә булдырып чыга торган эш түгел ул. Дин булганга күрә, телебезне саклап калганбыз, дип әйтәбез. Бу – гасырлар белән сыналган. Россиянең Европа өлешендә мәчетләрдә мөфтиләр – татарлар. Аллаһы Тәгалә безгә мөмкинлек биргәндә, нигә әле аны кулланмаска? Мәсәлән, Әстерхан өлкәсендә 76 мулланың 76сы да татар.
Татарларны куркак халык димәс идем. Иҗтимагый эшкә яшьләрне җәлеп итәргә телибез икән, актив эшләргә кирәк. Безгә костюмнар кирәк, дигәч, Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев костюмнар тектерергә ярдәм итте. Бу мәсьәлә шундук хәл ителде. Яшьләр – киләчәгебез, алар турында уйлап эш итсәк иде. Без күз буяу өчен әллә ничә чара үткәрә алабыз. Нәтиҗәсе булмагач, үткәрүдән ни файда соң? Шуңа күрә, эшне эшли башлаганда ук, аның нәтиҗәсе турында уйлыйм. Нәтиҗәгә ирешеп була икән, эшлибез. Юк икән – юк. Бушка вакыт уздыруның мәгънәсе юк.
Санкт-Петербургка ниндидер сәбәп белән фән хезмәткәрләре, язучылар, рәссамнар килә икән, алар белән очрашулар үткәрергә тырышабыз. Безнең яшьләргә андый очрашулар бик тә тансык. Татарстан белән элемтәләр бар кебек, ләкин ул кирәк дәрәҗәдә кулланылмады.
Санкт-Петербургны Россиядә үзенең мәдәнияте, традицияләре булган икенче башкала, диләр. Татарлар монда шәһәргә нигез салынганнан бирле – 1703 елдан яши. Монда татар бистәсе, татар мәчете бар. Төрле төбәктән җитәкчеләр килә. Питерның 100з төрле җирендә булалар, ләкин мәчеткә кермиләр. 1,5 сәгать экскурсияләр уздырабыз, барысында да кызыксыну уяна.
«Тегендә – бер, монда – икенче, анда өченче татар массовкалары. Бөтен җирдә шулай»
Мондагы татарларның Питер мәдәнияте белән синтез бара. Питерда татар менталитеты акрынлап юкка чыга бара. Чөнки без үзебез аңа акцент ясамыйбыз. Россиянең башка шәһәрләрендә дә татарлар бердәм түгел.
Советлар Союзында барлык татарлар да «татар» булса, аларны бүлгәләгән вакытлар да булды: Пенза татары, Мәскәү татары, Нижгар татары, Казан татары һ.б. Бу кемгә отышлы иде соң? Барысы да радио-телевидениене «Казан ул – безнең үзәк» дип тыңлады, карады. Гамәлдә ничек килеп чыкты? Безне бүлделәр.
Бүлгәләнгән иҗтимагый оешма мөстәкыйль калды, аның элемтәсе бетте. Бер яктан – дин, икенче яктан, мәдәният аерым. Берләре, без алар белән эшләмибез, ди. Икенчеләре, без болар белән хезмәттәшлек итмибез, чөнки алар тегенди-мондый, ди. Ә безгә бит берләшү кирәк! Шуңа күрә безгә үз казаныбызда кайнамаска, төрле кешеләрне чакырып, аралашырга мөмкинлек, мохит тудырырга кирәк. Тегендә – бер, монда – икенче, анда өченче татар массовкалары. Бу бөтен җирдә шулай бит. Мәсәлән, Свердловск өлкәсендә 6 мөфтият бар! 6 мөфтият нишли анда? Шул 6 мөфтиятне танымаган 7нче бер төркем кешеләр бар – иманым камил. Татар дин әһелләре үзара уртак тел таба алмый икән, татарлар үзара ничек табар икән? Мәскәүдә, Кырымда – шундый ук хәл. Бөтен җирдә.
Санкт-Петербургка мин 1977 елда күчендем. Шуннан бирле мәчеттә нәрсәләр булды – барысы да күз алдымда. Ул вакытта беркем дә безне «син моннан, син тегеннән икән» дип, бүлгәләмәде. Хәзер ничек? Берәр кеше вафат була икән, «син алай укыма, болай укыма, тегендә болай укыйлар» дип өйрәтә башлыйлар. Ә безнең үз традицияләребез бар иде түгелме? Үзебезнең традицияләрне үзебез үк бозабыз. Чөнки без моңа сәбәп уйлап чыгарабыз, – дип сөйләде Равил Панчеев.
- Очрашуда «Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков җитәкчелегендә бер төркем Татарстан журналистлары – «Миллиард.татар» порталы җитәкчесе Арслан Минвәлиев, «Мәдәни җомга» газетасы мөхәррире Вахит Имамов, «Безнең мирас» журналы мөхәррире Ләбиб Лерон, «Казан утлары» журналы мөхәррире Рөстәм Галиуллин, «Мәгариф» журналы мөхәррире Сөмбел Таишева, «Идел» журналы мөхәррире Гөлүсә Закирова, журналистлар Регина Яфарова һәм Зилә Мөбәрәкшина катнашты.