«Саниям һәрвакыт терәк булды»: 60 ел бергә яшәүче Хәсәншиннарның гаилә һәм хезмәт тарихы
Чаллыда яшәүче Хөсәен һәм Сания Хәсәншиннар 2026 елда зур юбилей – гаилә тормышларының 60 еллыгын бәйрәм итә. Шушы еллар дәверендә алар Чаллының Элеватор тавында йорт салып чыга, өч ул үстерә.
Аларның мәхәббәт тарихы 1966 елда Чаллыда башлана. Ул вакытта икесенә дә 28 яшь, Хөсәен – бораулаучы булып эшли, ә Сания – булачак мөгаллимә. Аларны уртак дуслары таныштыра.
Беренче очрашудан соң Хөсәен һәм Сания хат алыша башлый. Хөсәен хатларында аңа үз тормышы һәм бораулаучы эше турында яза. Ноябрь бәйрмнәрендә егет туганнары белән кыз янына килә, никах укытырга карар кылалар. Хөсәенне озак вакытлы командировка көткән була, шуңа күрә никах теркәүне кичектермәскә булалар – 1966 елның ноябрендә пар Воткинскида (Удмуртия) язылыша, никах укыта.
.jpg)
Чаллыга әйләнеп кайту да истә калырлык була. Бу 1966 елның 31 декабре була, тик самолетлар очмый, һәм яшьләргә ике таксида кайтырга туры килә. Бер машина Саниянең әйберләре белән шыплап тулган була, икенчесенә исә яшь пар һәм өлкән абыйлары белән җиңгәләре урнаша. 1 гыйнварда Хөсәеннең абыйсының йортында туй итәләр.
«Булачак иремнең мөстәкыйльлеге, җаваплы булуы ошады. Хөсәен бик иртә әтисез кала, ул фронтта һәлак була. Төпчек малай буларак, ул әнисе янында кала һәм кече яшьтән үк якыннарын кайгыртып яши. Аннан, миңа электрны аңлый торган кешеләр гел ошады, чөнки үзем аннан куркам», – дип елмаеп сөйли Сания апа.
«Гаилә тормышыбыз башыннан ук зур хезмәт белән башланды. Йортны үз кулларыбыз белән җиткердек: кирпечен дә бергә суктык, диварларын да бергә өйдек, идәннәрен-түшәмнәрен дә бергә җәйдек. Соңрак мунча да төзедек. Саниям миңа һәрвакыт өмет һәм ныклы терәк булды. Тора-бара уртак гадәтләр дә барлыкка килде, мәсәлән, без озак еллар дәвамында җиләккә йөрибез», – дип кушыла Хөсәен абый.
.jpg)
Хәсәншиннар гаиләсендә өч малай – Хәмит, Рәфис, Рамил дөньяга килә. Әти-әниләре өчесенә дә югары белем бирә, өч уллары да гаиләле. Хәзер Сания апа һәм Хөсәен абый балаларының, дүрт оныкларының һәм бер оныкчыкларының уңышларына куанып яши.
Ир белән хатын бөтен гомерен гаиләгә һәм балаларга гына түгел, ә эшкә дә багышлый. Аларның һәрберсе үз өлкәсендә оста, хөрмәткә лаек шәхес. Хөсәен абый «Спецстрой» трестында бораулаучы-шартлатучы булып эшли, машина йөртүчегә һәм электрикка укып чыга, төрле һөнәри курслар уза. Эшеннән тыш, яшь вакытында театр белән дә мавыга. Абыйсы белән бергә ул театр коллективында шөгыльләнә, хәтта труппа белән Мәскәүгә барып «Зәңгәр шәл» спектаклен дә куялар.
Сания апа үзен мөгаллимлеккә багышлый. Институт тәмамлаганнан соң 1 нче мәктәптә, Элеватор тавындагы 6 нчы мәктәптә һәм 44 нче мәктәптә кичке мәктәптә укыта. Гомуми педагогик стажы – 35 ел. Элекке укучылары аны әле дә хәтерли, күбесе укытучы апалары янына кунакка килеп йөри. Гаиләнең ишекләре кунаклар өчен һәрдаим ачык. Бәйрәмнәрдә аларга Уфадан, Анападан, Казаннан туганнары кунакка кайта, күрше-күләннәре керә.
Гаиләнең тормыш-көнкүрешендә татар милли ризыклары аерым урын алып тора. Яшь килен ире янына күченеп килгәндә, өй токмачы әзерли белмәгән. Әти-әнисе йортында аңа башка вазифалар йөкләнгән була. Ә тора-бара токмачлы аш аның «фирменный» ризыгына әверелә. Гадәти төшке аш та, мәҗлес табыны да токмачлы аштан башка узмый. Сания апа 88 яшендә дә токмачны үзе басып, үзе кисә.
.jpg)
«Әниебезнең табынында башка татар ризыклары да – бәлеш, коймак, кыстыбый еш була. Өйдә пешерелгән камыр ризыкларының даими һәм тугры җанатары – яраткан Хөсәене. Иң беренче кайнар коймаклар әтиебезгә бирелә. Әти белән әни 88 яшендә дә гадәти тормыш ритмын саклап яши. Бергә төшке, кичке ашны ашыйлар, телевизор карыйлар, бакчада эшлиләр», – дип сөйли уллары.
Сания апа тавыклар да асрый – аларны үзе ашата, ә иртәләрен Хөсәен абый йомырка җыеп алып керә. Сания апа һәр иртә зарядка ясый, скандинавия йөреше таяклары белән өй тирәли йөреп чыга. Хөсәен абыйның исә үз остаханәсе бар. Ул тимер һәм кораллар белән бик теләп, яратып эшли, төрле эшләнмәләрне сүтеп-җыя.

Хөсәен абый белән Сания апа сөйләгәнчә, күпләр аларның гаиләсе ныклы булыр, дип ышанмаган була. Тормыш сынауларны да шактый бирә, тик алар һәркемдә була. Мондый вакытларда бер-береңә ярдәм итү, җылы сүз әйтү мөһим. Бу – теләсә нинди, хәтта иң катлаулы хәлләрне дә чишәргә булыша.
Чыганак: «Челнинские известия», Ольга Степанова