Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Сания Әхмәтҗановадан яңа шигырь: “Апай на белом Барсе – аттагы ханбикә”

Шагыйрә, Татарстанның атказанган сәнгать әһеле Сания Әхмәтҗанова үзенең “Instagram” челтәрендә “Апай на белом Барсе” шигыре белән уртаклашкан. Ул - Лэйнаның "Малай на белом барсе" җырына аваздаш.

news_top_970_100
Сания Әхмәтҗановадан яңа шигырь: “Апай на белом Барсе – аттагы ханбикә”

Сания Әхмәтҗанова иҗат җимешен ул "Instagram" челтәренә элгән.

“Апай на белом БАРСЕ

Мне кажется, ХАНБИКӘ на коне.

Нам не нужен Rmg Moto Gusto,

У нас есть сәпит,

Бу минем ТАТАРСТАНЫМ бит!

Это мой ТАТАРСТАН – булдырабыз бергә!”- дип язган.

Һәм: “Лэйнага ияреп”, - дип өстәгән.

Без Сания ханым белән элемтәгә кердек.

“Яшьләрдән артта калмаска кирәк. Лэйнаның җырында ватанпәрвәрлек хисе тойдым. Аның җырын әдәби әсәр буларак анализламадым. Яшьләрнең әлеге агымда иҗат итүе мине сөендерә. Заманча бит бу! Яшьләрнең иҗатына беркайчан да битараф булмадым, киресенчә, күзәтеп барам. Яшьләрне сүккән булалар инде. Шәхсән мин үзем яшьләрдән өйрәнәм”, - диде Сания Әхмәтҗанова.

Аннан үз шигыре турында да сорадык. “Әлеге юлларны шигырь дип әйтмәс идем. Бары тик ул вакыттагы рухи хәләтем. Үзеннән-үзе язылды да куйды. Шигырем бер дә камил түгел, ләкин анда рух бар.

Ни өчен “Апай на белом БАРСЕ” дип язуын сорадык.

“Һәр милләтнең үз байрагы бар. Татарлар өчен Барсның калкып чыгуы – әйбәт. Апай на белом барсе – ул аттагы ханбикә. Мин шулай сүрәтләдем”, - дип аңлатты шагыйрә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100