Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Сания әби зары: нигә яшьләр түземсез?

news_top_970_100

Капка төбендә, гадәттәгечә, ике дус әби очрашты. Берсе ипләп торып, таягын рәшәткәгә терәде, икенчесе бөтен авырлыгы белән эскәмиягә килеп утырды.

Алдан – әти-әниләр, аннары без яшь вакытта ничек тормышка түзгән икән? Хәзер яшьләр бернәрсәгә дә түзми бит. Азрак торып карыйлар да, «туры килмисең» дип, аерылалар», – ди Сания әби күршесенә.

Менә, Җәмилә, аңлат әле. Нишләмәк кирәк ул? Азамат белән Дилбәргә 2 ел элек зурлап туй үткәрдек инде. Аның кадәр акчаның бездә булганы да юк иде. Шул бер көн эчендә очты. Безнең Камил белән икебезгә яшь чакта аның кадәр акча тоттырып куйсалар, гомер буена җитәр иде ул.

Туйдан соң 1-2 ай тордылар да, Дилбәр балага узды. Әле ул эшкә дә кереп өлгермәгән иде. Хатынының тиздән бала табасын белгәч, Азаматның да койрыгы бозга катты. Йөк машинасын йөртүче булып эшкә керде дә. Акча артыннан куып, эшләде дә эшләде. Ә юлда йөрү, үзең беләсең, җиңел түгел. Аллам сакласын, юлда нәрсә генә булмас.

Шулай итеп, Аллага тапшырып, онык та туды. Бала үскәнче әниләре янында торды да Дилбәр, шәһәргә килде. Әниләрендә дә озак ята алмый бит инде, бичара. Казанның кысан бүлмәсенә бала белән сыймады ул. Күз алдыңа китер: өен сагынган, эштән арып кайткан Камил фатир ишеген ача да, каршыда маңгаен җыерган, дүрт стена арасында бала белән утырып әлсерәгән Дилбәр тора. Яшьләр бер-берсен аңламый, бер-беренә карап елмаймый да. Кая анда елмаерга! «Мин синнән күбрәк ардым!», «Нәрсә эшлисең соң син өйдә утырып!», «Акча алып кайттыңмы?» Әнә аның мәшәкате.

Сания әби: «И-и-и», – дип, кулын селтәде. Аннары яулыгын рәтләп, сөйләвен дәвам итте.

Азаматыбыз Дилбәргә ярар өчен эшкә дә азрак чыгып карады. Эшли дә өйгә кайта. Ә аннары төнлә бала елаган тавышка уянып китәләр дә, кайсына тынычландырырга торырга кирәк икәнне хәл итә алмыйлар. Азаматы да кире бит безнең. «Юк», – дисә, якасыннан тартсаң да селкенми. Шуңа Дилбәренең ачуы килә инде. Аннары төнлә йокысы туймагач, Дилбәр көндез авызын салып йөри. Ә гел моңсу йөргән хатын ирне ничек сөендерсен?

Менә безнең вакытта кечкенә генә бүрәнә өйдә 5әр бала иде. Ирләр дә көне буе эштә булдылар. Әле кичкә ул аек кайтса – нинди бәхет! «Аллага шөкер, бүген эчмәгән», – дип шатланып кына тора идек. Ә хәзер ирең бөтенләй эчми торган булса да, исән-сау килеш кайтса да, түземлекләре юк.

Менә, Җәмилә, хәзер күпләрнең ирләрен «махсус операциягә» алып киттеләр. Күпме бала әтисез, күпме хатын ирсез калды. Күпме күз яше түгелә! Ә болар тузга язмаган нәрсәне проблема итеп, аерылышырга булганнар! Баланы жәллим. Аңа бит әти дә, әни дә кирәк. Башланыр инде аннары баланы үз якларына аудару.

Хәзер фатирларын сатарга торалар. Дилбәре өзми-куймый: «Яңа тормыш башлыйм», – дип җикеренә. Картаясын белми. Кемгә кирәк булырдыр аннары. Азамат ул, ярар, ир кеше. Табар үзенә башкасын, түләр баласына алиментларын. И-и-и, әрәм булдылар.

Ник безнең вакытта тәртип бар иде соң ул? Ник безнең вакытта халык түземлерәк иде?

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100