Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Санитарлар куллары бәйләнгән авыру хатынны лифтта кыйнаган

Лифт ишеге ябылуга, ир-атлар авыру хатынны кыйный башлый, пациент кычкыра, елый, ычкынмакчы була.

news_top_970_100
Санитарлар куллары бәйләнгән авыру хатынны лифтта кыйнаган
https://pixabay.com

Ярославль шәһәрендә торак йорт лифтында авыру хатынны кыйнаган санитарларга карата җинаять эше ачтылар. Бу турыда РЕН ТВ каналы хәбәр итте.

Хатын-кыз авыргач, аңа ашыгыч ярдәм чакырганнар. Урынга психиатрия хастаханәсеннән килгән ике санитар аны лифтта алып төшеп киткән. Шунда кызны кыйнаганнар. Әлеге хәлдән соң Россия Тикшерү комитетының Ярославль өлкәсе буенча Тикшерү идарәсе ике җинаять эше ачкан.

ТАСС агентлыгы үз чыганагына сылтама белән хәбәр иткәнчә, эшләр «Алдан уйлап сәламәтлеккә җиңел зыян китерү», «Психиатрия ярдәме күрсәтә торган медицина оешмасына законсыз госпитализацияләү» маддәләр буенча ачыла.

Лифтта санитарлар хатын-кызны кыйнавы төшерелгән кадрлар интернетта дүшәмбе көнне таралды. Видеода психиатрия бригадасының ике санитары куллары бәйләнгән кызны лифтка алып керүе күренә. 

Лифт ишеге ябылуга, ир-атлар авыру хатынның гәүдәсенә суга башлый, аннары башына сугалар. Пациент кычкыра, елый, ычкынмакчы була. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100