Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Сәнгать училищесында студент кызның башына балта белән бәргәннәр

news_top_970_100
Сәнгать училищесында студент кызның башына балта белән бәргәннәр
https://pixabay.com/

Ростов шәһәрендә сәнгать училищесында студент кыз 1 курста укучы кызның башына балта белән суккан. Имгәнгән кызны хастаханәгә илткәннәр, җинаять эше ачылган. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

4 курста укучы Татьяна (исеме үзгәртелә) 1 курста укучы Елена (исеме үзгәртелә) белән Интернетта таныша. Алар икесе дә сәнгать училищесында укый. Елена рәссамнар сайтындагы аккаунты аша картиналарын сата. Татьяна бу аккаунтны урлый, хуҗасы моны шунда ук белеп ала. Елена усал комментарийлар яза башлый. Башта алар Интернетта талаша, 11 октябрьдә очрашалар. Училищеда эвакуация вакыты туры килә, кызлар урамда талаша.

12 октябрьдә Татьяна Еленаны сөйләшергә чакыра. Елена, көндәше гафу үтенәчәк дип уйлап, училищеда очрашырга ризалаша.

Татьяна очрашуга балта алып килә, Елена, куркып, аудиториягә кача, ләкин Татьяна аны куып тота һәм балта белән башына суга. Укытучы хатын Татьянаны туктатмакчы була, ләкин кыз аңа да суга. Аннары башка студентлар ярдәмгә килә, алар Татьянаны тота, балтасын тартып алалар.

Еленаны хастаханәгә илтәләр, аның башында – ябык травма, күз күрүе дә начарланган.

Татьяна башта яхшы укучы була, аннары бер айга югалып тора һәм психиатрия хастаханәсеннән белешмә алып килә. Ул дәвалануын дәвам итүен әйтә. Укытучылар кызның стабиль булмавын, тик агрессивлык та күрсәтмәвен искә төшерә, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100