Сәнгать белгече Розалина Шаһиева белән хушлашу: «Җәсәденнән дә татарлык сизелеп тора иде»
Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музее бакчасында сәнгать белгече, шагыйрә, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Розалина Шаһиеваны соңгы юлга озаттылар. Хушлашу мәрасимендә татар җәмәгатьчелеге, сәнгать әһеленең якыннары, аны хөрмәт иткән һәм белгән кешеләр катнашты.
«Татар мәдәнияте үсеше өчен күп эш башкаруы белән бәхетле иде»
Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музее бакчасы – шәһәр шау-шуыннан аерылып торган, кошлар сайрап торган, фонтаны эшләп торган, тыныч, рәхәт мохитле урын. «Хушлашу мәрасимен монда үткәреп дөрес эшләгәннәр», – диде янымда басып торган шагыйрь, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рәмис Аймәт. Казанда яшәп тә, шушы бакчаның барлыгын белмәгәнемә үкенеп куйдым, шул ук вакытта, әлеге бакчадагы рәхәт мохит күңелне тынычландырды, агач араларыннан төшкән кояш нурлары салкынча һаваны җылыткандай булды. Нәкъ менә шушы язгы матур көндә без татар халкының асылташы, сәнгать белгече, шагыйрә, Габдулла Тукай премиясе лауреаты Розалина апа Шаһиеваны соңгы юлга озаттык.
Розалина Гомәровна белән хушлашырга дип кулларына роза, канәфер чәчәкләре тоткан сәнгать әһелләре, мәдәният хезмәткәрләре, татар җәмәгатьчелеге килде. Күпләрнең йөзләре моңсу, күңелләрен моң-сагыш баскан, күрәсең, аларның Розалина апаның юклыгына ышанасы килмәгәндер. Чыгышларда да бу аермачык сизелде, үзеннән-үзе аккан күз яшьләрен тыеп була димени?..
Хушлашу мәрасимен Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музее директоры Розалия Нургалиева алып барды. Ул Розалина Шаһиеваның биографиясен сөйләде.
– Яшел Үзән районы Бишнә авылында туа. Ул авылы турында һәрчак җылы сүзләр әйтә иде, Бишнә дигән авыл инде хәзер юк. 5 яшендә Розалина ханым Казанга күченә, мәктәптә укыган чагында ук төрле иҗади конкурсларда катнаша, сәләтле булуы, дус була белүе белән башкалардан аерылып тора. 80нче татар мәктәбен алтын медальгә тәмамлап, Казан дәүләт университетына укырга керә. «XIX гасыр рус шигъриятендә фарсы мотивлары» темасына фәнни хезмәт яза. Рус теле һәм рус әдәбияты өлкәсендә филолог белгечлеген үзләштерә.
1969 елда Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музеенда эшли башлый, төрле авылларга бара, татар сәнгатенә караган шәмаилләр, декоратив-гамәли сәнгать предметларын җыя. Музеебыздагы архивның күпчелек өлеше – Розалина Шаһиеваның тырышлыгы нәтиҗәсе.
Татарстан Рәссамнәр берлеге эшчәнлегендә дә актив катнаша, өлкән яшьтәге рәссамнар белән дус була. Бик күп китап, мәкаләләр яза. Милли сәнгать өлкәсендә күпсанлы эзләнүләр, тикшеренүләр алып бара. 1975 елда Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтына аспирантурага укырга керә. «Татар әдәбиятының сынлы сәнгатьт белән үзара бәйләнеше» темасын өйрәнә. Бу тема Розалина Гомәровнаның гомеренең соңгы көннәренә кадәр борчый. Ул Казанда, татарлар арасында яшәве, татар мәдәнияте үсеше өчен күп эш башкаруы белән бәхетле иде.
1991 елда ул «Казан» милли-мәдәни үзәгендә фәнни эшчәнлек буенча директор урынбасары булып эшли башлый. Нәкъ менә Розалина Гомәровна үзәк янында Хөррият стеласын куярга тәкъдим итә. Идея ул вакытта танылмаган рәссам Кадим Җәмитов тарафыннан тормышка ашырыла. Шул ук милли-мәдәни үзәктә Казанның меңьеллыгына багышланган музей булдыру идеясе дә Розалина Шаһиеваныкы иде. Ул уникаль коллекция туплаган иде. Милли-мәдәни үзәк ябылгач, Розалина ханым бик борчылып йөрде... Минемчә, үзәк башка бинада ачылыр, бу хакта фикер алышулар бара. Без моңа зур көч куярга тиеш, – диде сынлы сәнгать музее директоры.
«Әни безгә татар халкының серле, әкияти дөньясын ачты»
Мәрасимдә Розалина Шаһиеваның сеңлесе, балалары, ире дә бар иде. Мәрасимне алып баручы сүзне аның ике кызына бирде.
Розалина Шаһиеваның кызы Карина Булычева әнисе турында үзенчәлекле форматта сөйләде. Ул әнисенә хат язган һәм хатны җәмәгатьчелек алдында укыды.
– Кадерле әнием! Мин балачагымнан ук синең даһи икәнлегеңне белдем. Әгәр синең акылың – безнең планета икән, иҗади сәләтең, шигъриятең – без кайнаган галәм. Син дан өчен яратылган идең. Кайвакыт бер-беребездән аерылып китә алмадык, көннәр буе аралаштык. Кайвакыт аралашу авыр булды.
Фаҗигагә тарыгач, соңгы 5 елда тормышым нык үзгәрде, ул «буш»ка әйләнде. Син мине аңлый идең, моның өчен мин сиңа бик рәхмәтле. Синең «даһиың» миңа хатын-кыз булырга горурлык бирде, синең сәләтең миңа татар кызы булырга канатландырды. «Миңа Бөек Ватан сугышында җан өрелгән һәм Бөек Җиңү көнендә җиңү белән туганмын», – дип әйтә идең. Шушы май аенда, Бөек Җиңү көннәрендә син, ниһаять, шунда – үлемсезлектә. Бу дөньяга аваз салганнан бирле син үлемсезлектә булырга тиеш идең һәм хәзер үлемсез булдың. Үтенеп сорыйм, анда усак агачын табып, безнең мәхәббәтебезне тапшыр. Без сине яратабыз, син һәрчак безнең белән, – диде ул, хатын укып.
– Исемем Ирина булса да, әни мине яратып: «Иркә», – дип әйтә иде. Кечкенә чагымнан ук ул мине Татарстан сынлы сәнгать музеена алып бара иде, шуңа күрә бу җирләр бик яхшы таныш. Әни безгә татар халкының, төрле халыкларның серле, әкияти дөньясын ачты.
Ул минем янга кунакка килә иде һәм татар сәнгате, шигърияте турында сөйли иде. Мәсәлән, сәнгатьтә татар мотивларын таба иде. Дөньякүләм музейларга барырга яратты. Эш буенча да чит илдә бик күп йөрде. Сәнгать белән яшәде һәм аны башкаларга бүләк итте. Халкына хезмәт итеп яшәде. Әнигә чиксез рәхмәтлемен. Ул безне үзенең биюләре белән көлдерә, һәрчак киңәшләр бирә, ярдәм кулын суза иде. Барыбыз өчен дә үрнәк булды. Илһам бирде. Өйгә кайтып, аның китабын кулга алып, шигырьләрен уку гына да нинди бәхет бит!
Аның арабыздан китүе – барыбыз өчен дә зур сынау. Ул безнең хәтеребездә яшәвен дәвам итәр. Ул безнең арттан күзәтәчәк. Ул мәңгелеккә китә, – диде Розалина Шаһиеваның икенче кызы Ирина Кулакова.
Дамир Натфуллин: «Аның белән аралашу күңелгә рәхәтлек бирә иде»
Татарстан мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин Розалина Шаһиева белән хушлашуны авыр кабул иткән. Чыгышын да ул авырлык белән, озак паузалар белән, уйлый-уйлый сөйләде. Розалина Шаһиева белән булган хатирәләрне күз алдыннан үткәреп барды булса кирәк.
– Ул үзенчәлекле кеше, белгеч иде. Безнең һәр очрашуны хәтерлим, аның белән аралашу күңелгә рәхәтлек бирә иде. Розалина ападан бик күп мәгълүмат белдем. 2006 елда министрлыкта эшли башлагач, «Казан» милли-мәдәни үзәгендә тикшерү булды. Розалина ханым әлеге үзәкнең һәр экспонаты турында белә иде. Бөтен җанын, күңелен биреп эшләде. XX йөз ахыры – XXI йөз башында сәнгать һәм музей галимнәре, белгечләр турында сүз йөрткәндә Розалина Гомәровнаны телгә алмыйча калу мөмкин булмас иде. Бакый Урманче, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премияләре лауреатлары исемен алу – аның татар мәдәнияте, халкы өчен мөһим шәхес булуын тагын бер тапкыр дәлилли. Туганнарының авыр кайгысын уртаклашам, урыныгыз җәннәттә булсын, – диде ул.
Ринат Закиров: «Сәнгать һәм сынлы сәнгать өлкәсендә Розалина Шаһиева беренче номерлы булып торды»
Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчесе киңәшчесе, тарих фәннәре докторы Ринат Закиров 1991-2017 елларда «Казан» милли-мәдәни үзәгендә Розалина Шаһиева белән бергә эшләгән булган.
– Розалина Гомәровна белән 1990 еллар башында ике дистәдән артык энтузиастлар белән берләштек – «Казан» милли-мәдәни үзәген булдырдык. Шуннан үсеп чыккан коллектив 300дән артык кешене берләштергән зур коллективка әйләнде. Розалина Гомәровна үзен шушы коллективның идея җитәкчесе булып күрсәтте. Аның рәссамнар, сәнгать өлкәсендәге абруен белә идем. Бирегә җыелган танышлары, хезмәттәшләре алдында әйтә алам: сәнгать һәм сынлы сәнгать өлкәсендә Розалина Шаһиева беренче номерлы булып торды һәм бүгенге көндә дә шулай булып кала.
Ул – сәнгатьнең, төрки халыкларның тарихын җыеп, шушы нигездә татарның урынын билгели алган кеше. Халкыбызның киләчәктә нинди юлдан барасын билгеләп куйды. Дөньяны, халкыбызның омтылышын аңлаган кешеләр Розалина Шаһиеваның киләчәктә халкыбызның рухи таянычы булачагын аңлады.
Казанның меңьеллыгына зур музей төзи алды. Шушы музейга төрле музейларда эшләп, тәҗрибә туплаган кешеләр дә җыелды. Тарих, сәнгать, филология һәм башка бик күп өлкәләрдән галимнәр ярдәм итте. Халкын үлеп яраткан кешеләр тарафыннан булдырылган экспозиция беркемдә дә шик уятмады. Киләчәктә булачак музей үзен әле танытачак, чөнки анда халкыбызның тарихы, хәзинәсе тупланган.
Розалина Гомәровнаның кешелеклелеге турында әйтмичә булдыра алмыйм. Ул шундый ярдәмчел, кулыннан килсә-килмәсә дә, кешегә ярдәм итәргә тырышты, бервакытта да үзенә нәрсәдер дауламады, – дип искә алды ул.
Нәҗип Нәккаш: «Милләтен сөюче, тарихын, мирасын өйрәнүче һәм аны киләчәккә җиткерүче зур шәхес иде»
Шунысын әйтергә кирәк, Розалина Шаһиева һәм аның коллегалары тырышлыгы белән сынлы сәнгать музеенда «Шәмаил арт» кебек проектлар оештырыла. Проектта борынгы авыл шәмаилләре тәкъдим ителә. Шәмаилләр турында сөйлибез икән, Нәҗип Нәккаш исеме дә телгә килә. «Нәҗип Нәккашның юбилеенда Розалина ханым аның иҗаты турында шулкадәр матур итеп, шигъри тел белән сөйләгән иде», – дип билгеләп үтте Розалия Нургалиева.
Галим-текстолог, нәкышчы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе иясе Нәҗип Нәккаш:
– Бүген татар милләте олы кайгы кичерә. Татар милләте үзенең талантлы, акыллы, чибәр, милләтпәрвәр кызын югалтты. Ул бу дөнья йортыннан мәңгелек йортына күчеп китте. Розалина ханым, беренче чиратта, үзенең милләтен сөюче, тарихын, мирасын өйрәнүче һәм аны киләчәккә җиткерүче зур шәхес иде. Казанда 80нче татар мәктәбендә укуы, университетта белем алуы, табигый таланты зур сәнгать белгечен барлыкка китерде.
1990 елларда милләтебезнең күтәрелеш чорында аның сәләте, белеме милләт тарафыннан зур бәя алды. Татар милләтенә багышланган музейларны оештыруда да аның хезмәте зур булды. «Казан» милли-мәдәни үзәгендә гаҗәеп зур коллекция туплап, аны халыкка күрсәтер өчен, биниһая көч куйды. Бакый Урманче музеен аякка бастыруда, аның йортын яулап алуда зур көче булды. Мин боларның һәрберсендә катнаштым.
Югалып барган гарәби каллиграфия сәнгатен тергезү өчен гаять көч куйды. Халык арасында йөреп, халыкта булган пыялага ясалган шәмаилләрне җыеп, 1990 елларда күргәзмәләрдә күрсәтә, музей экспозицияләренә куя башлады. Казан ханлыгы чорындагы ясалган кабер ташларын да монда китереп күрсәтә алды. Ул кадерле ташлар иде, мин аларны тасвирлауда – шифрлауда катнаштым.
Милләткә кадрлар әзерләүдә дә Розалинаның зур тырышлыгы күренде. Яшь рәссамнарны җыеп, аларны милли юлга этәрде. Гомумән, ул рәссамнарның дусты иде. Чын-чынлап туры, дөрес бәя бирә һәм киләчәккә юлны да күрсәтә белә иде. Розалина татар рәссамнарын яңа яктан күрсәтә белде, аның декоратив-гамәли сәнгатен, каллиграфия сәнгатен тиешле дәрәҗәдә күрсәтеп, шуңа нигез салып калдырды. Розалина ханымның истәлеге озак сакланыр. Мин аны «кара мәрҗән» дип йөртә идем. Авыр туфрагы җиңел булсын, – диде ул.
Ркаил Зәйдулла: «Татарлык, мәдәнилек рухыннан гына түгел, җәсәденнән дә сизелеп тора иде»
Розалина Шаһиеваның шигырь җыентыклары авторы булганын да искәртеп үттеләр. Экранда үзенең шигырен укыган видеоязма да күрсәтелде. Анда ул татарча язылган шигырен горурлык хисләре белән укый иде... Әйтерсең, Розалина апа әле дә халык арасында басып тора, чыгыш ясаучыларны дикъкать белән тыңлый сыман тоела иде.
Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла да Розалина Шаһиева кебек шәхесләрнең арабыздан китүе күңелдә бушлык тудыруын әйтте.
– Ул әле 1 атна элек кенә Язучылар берлегенә шигырь китапларын алып килгән иде. 1 атнадан соң тагын килергә вәгъдә биреп, шигърият турында сөйләшәсе бар әле, дип саубуллашты.
Берничә ел элек аның белән бергә «Васильево» шифаханәсендә булырга туры килде. Ул гаҗәеп сүз остасы иде. Сөйли башласа, сәгатьләр буе татар сәнгате, мәдәнияте турында гына түгел, фарсы, Үзәк Азия мәдәнияте турында да сөйли иде. Шул җәһәттән, мин үземне күпмедер дәрәҗәдә аның шәкерте дип тә саныйм. Ул аксөякләр, морзалар нәселеннән булгандыр, чөнки татарлык, мәдәнилек рухыннан гына түгел, җәсәденнән дә сизелеп тора иде, – диде Язучылар берлеге рәисе һәм сүзен Розалина Шаһиеваның шигырь юллары белән тәмамлады: «Чыда күңел, көлемсерәп, елмаеп кара илгә! / Кыймылдатсын җил вә давыл – бөгелмә тик, бөгелмә».
Анатолий Крылов: «Дөньяга гадәти булмаган күзаллавы бар иде»
Татарстан Рәссамнар берлеге рәисе Анатолий Крылов Розалина Шаһиеваны күпкырлы шәхес дип атады.
– Кояшлы көн булса да, бүген – кайгылы көн. Башка рәссамнардан аермалы буларак, Розалина ханым белән 2 ел гына таныш идем. Дөньяга гадәти булмаган күзаллавы бар иде, һәм ул шуның белән аерылып торды да. Рәссам буларак, һәр эшкә бәя бирә ала иде. Аның белән аралашу һәм сөйләшү кызык булды. Аны беренче тапкыр күргәч, Анна Ахматова образы күз алдына килеп басты. Розалина Гомәровнаны беркем белән дә чагыштырып булмый. Һәрчак теләктәшлек белдереп торды. Һәр рәссам турында җылы, ихлас сүзләр әйтә иде, сөйкемле сөяген таба белде. Ул безнең йөрәкләрдә булачак, без аны беркайчан да онытмаячакбыз, – диде ул.
Екатерина Ключевская: «Иҗади потенциалы белән безне шаккатырды»
Сәнгать белгече Екатерина Ключевская 1960 елларда Розалина Шаһиева белән бергә сынлы сәнгать музеенда эшли башлаган. Хезмәттәшен ул җылы сүзләр белән искә алды.
– Розалина Гомәровна үзеннән соң бары тик якты истәлекләр генә калдырды. Ул харизмалы шәхес һәм бик матур кеше иде. Иҗади потенциалы белән безне шаккатырды. Аның иҗади потенциалы бер генә өлкәгә сыеп бетмәс кебек иде: ул – әдәбият белгече, шигырьләр дә язды, татар декоратив-гамәли сәнгать белгече булды, тәрҗемәләр белән шөгыльләнде, театрдагы куелышларга сценарийлар да язды һ.б. Милли шәмаилләрне өйрәнеп, үзен пыяла сәнгатендә сынап карады. Эшчәнлегенең төп иҗади мотивациясенә килгәндә, мин аны, бик тә мавыгучан кеше иде, дип әйтер идем. Фәнни-тикшеренүләрдә үзенең бөтен энергиясен биреп эшли иде. Киңкырлы иҗатында Розалина ханым татар сәнгатенең әдәбиятта, сынлы сәнгатьтә һәм башка күптөрле өлкәләрдә яңарышы темасына өстенлек бирде. Ул шуның белән яшәде. Бу аңа алга таба да иҗат итәргә көч бирде.
Бер вакыйга искә төште. Табын янында ул кинәт кенә татар теленең матурлыгы, моңлылыгы турында сөйли башлады. Татар телендә көйләп тә күрсәтте. Без аңа сокланып карап, тыңлап тордык. Тирә-ягында булган кешеләрне үзенең фикердәшләренә әйләндерә белүе дә сирәк бирелә торган осталыкларның берсе дип саныйм.
Безнең өчен күпме татар рәссамын ачты, күтәрде, аларга мәйдан бирде. Аларны мәдәниятебезгә кертеп җибәрде. Монда да аның тырышлыгы зур,– диде ул.
Мәрасим азагында Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музее хезмәткәрләре Розалина Шаһиевага рәхмәт сүзләре әйтте. Чыгышлар тәмам булганнан соң, халык Розалина Шаһиевага чәчәкләр салды, бер-берсенә юаныч сүзләрен әйтте. Розалина Шаһиеваны Курган зират комплексында җирләделәр.
- Шагыйрә һәм сәнгать белгече Розалина Гомәр кызы Шаһиева 1945 елның 28 июлендә Татарстанның Яшел Үзән районы Бишнә авылында туа. Балачак һәм мәктәп еллары Казанда уза. 1963 елда Казанның 80нче мәктәбен тәмамлап, шул ук елны Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетында белем ала.
- 1969 елдан 1991 елга кадәр Татарстан сынлы сәнгать музеенда эшли. Бакый Урманче, Фуад Вәлиев, Альфред Халиковлар җитәкчелегендә татар сынлы сәнгать ядкярләрен җентекләп өйрәнеп, республика Сынлы сәнгать музее тарихында беренче буларак, музейдагы татар милли көнкүреш сәнгате коллекцияләреннән махсус экспозиция төзүдә якыннан торып катнаша.
- 1991 елда Розалина Шаһиева «Казан» милли мәдәни үзәгенә эшкә күчә, сәнгать белгече һәм 1996 елдан Үзәк директорының фәнни эшләр буенча урынбасары сыйфатында элекке Ленин мемориалын татар халкының гамәлдәге даими мәдәни йорты-музее итеп үзгәртеп коруга үзеннән күп өлеш кертә. Монда сынлы сәнгать күргәзмәләре, әдәбият-сәнгать кичәләре, төрле милли тамашалар оештырыла. 1993–2001 еллар арасында Мәскәү, Венгрия, Гарәп Әмирлеге, Төркия, Иранда, Финляндиядә һәм Париждагы ЮНЕСКО бинасында тамашага куелган татар сынлы сәнгать күргәзмәләре дә нәкъ менә «Казан» милли мәдәни үзәгендә һәм Розалина Шаһиеваның якыннан катнашы белән оештырыла.
- Сәнгать белгече, шагыйрә Розалина Шаһиевага 78 яшь иде, ул 13 майда вафат булды.