news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Шәңгәлчеләрчә боламык пешереп сыйланыгыз әле

news_top
Шәңгәлчеләрчә боламык пешереп сыйланыгыз әле
Фото: «Татар-информ» Абдул Фархан

Күптән түгел «Интертат» хәбәрчесе Юлай Низаев легендар Шәңгәлче авылында матур бәйрәмдә булып кайтты. Анда халыкны бик тәмле боламык белән сыйладылар. Рецепт белән дә уртаклаштылар.

Кирәк: 1килограмм бәрәңге, тоз, бер уч он һәм 50 грамм ак май.

Пешерү тәртибе: чистартылган бәрәңгене суда пешерәбез. Әз генә суын калдырып, сөт салып, бәрәңгене агач тукмак белән изәбез. 1-2 кашык он салып болгатабыз. Аннары ут өстенә куеп алабыз. Зур коштабакка бүлеп, уртасын чокырлап, эретелгән ак май кушырга кирәк. Шул майны боламыкка өстәп ашыйбыз.

Учакта пешерелгән боламык аеруча тәмле була, ди уңган хуҗабикәләр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар