news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Шәңгә яисә дучмак рецепты

news_top
Шәңгә яисә дучмак рецепты
Фото: © «Татар-информ», Гөлназ Әхтәмҗанова

Шәңгә яисә дучмак – бик гади камыр ризыгы. Аны төрле милләт вәкилләре яратып әзерли. Шәңгәне татар, рус, мари, удмурт халыкларының милли ашлары арасында очратырга була.

Мин шәңгә-дучмакны ачы камырдан ясыйм. Төче камырга пешерүчеләрне дә беләм. Икесе дә бик тәмле килеп чыга. Ачы камыр өчен 200әр грамм сөт һәм җылы су, 1 аш кашыгы шикәр комы, 3-4 кашык май, он, чүпрә, тоз кирәк. Камырны җылы урынга кабарырга куям.

Ул вакытта тозлы суда бәрәңге пешә. Аннан, сөт, май кушып измә ясыйм, ул сыек булмаска тиеш.

Камырны зур булмаган түгәрәкләр итеп җәябез. Камыр өстенә бәрәңге боламыгын салып чыгам. Өстенә тугланган йомырка сарысы сөртәм. Алдан 180 градуска кадәр җылытылган мичтә 20-25 минут пешерәм. Мичтән алгач, өстен бераз майлап җибәрәм.

Тәмле булсын!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар