Сандыклап чәй сатучы Нияз Сабиров: «Чәйләр тәмле генә түгел, ә файдалы да булырга тиеш»
Ул чәйне тартмага салып та, стаканга салып та, сандыкка салып та сата. Кара чәйне дә, үлән чәен дә, хәтта киндер чәен дә табып була кибет киштәсендә. Эшмәкәр Нияз Сабиров «чәй эше» турында сөйләде.
Нияз белән Мартын Межлаук урамында урнашкан кибетендә очрашып сөйләштек.
Нияз, сез авыл баласымы? Чәйләр, үләннәр белән кайчан кызыксына башладыгыз?
Үземне авыл баласы, дип әйтә аламдыр, чөнки балачагым авылда узды. Гаиләбез белән авылга кайткач, бер матур традициябез бар – самовар куеп, әни җыйган хуш исле үләннәр белән чәй пешереп, бергә табын артына җыелу. Шуннан тәмле чәйләргә мәхәббәт калгандыр, мөгаен.
2018 елда, чәйләр белән шөгыльләнә генә башлаганда, бу тармакта конкуренция көчле түгел иде, ә хәзер күп эшмәкәрләр чәйләр сата башлады. Алай да үзебезнең концепциядән китмибез, татар рухлы компания буларак, туган телебездә сөйләшәбез, чәйләребезгә татарча атамалар бирәбез, татарлардагы чәй тарихын саклап эш итәбез.
Киштәләрегездәге чәйләрнең исемнәре бик кызыклы, аларны ничек уйлап бетерәсез?
Мисал өчен, Казанда Апанаев фамилияле бай эшмәкәр булган, аның турында бик әз сөйлиләр. Без, әлеге шәхескә бәйләп, «Чай богатых татар» дигән линейка чыгардык. Чәйләребез бик күп төрле, аларның һәрберсенең үзенчәлеге һәм тарихы бар.
Сездәге иң үзенчәлекле чәйләрнең берсе – киндер чәе. Ул ничек ясала?
Без 500 гектардан артык мәйданда техник киндер үстерәбез һәм чәй ясап сатабыз. Аның составында ромашка, әфлисун кабыгы, лимон үләне һәм киндер. Бу – соңгы еллардагы иң креатив чәй, чөнки аны каты итеп пешереп, иртән эчсәң, энергияң тулы килеш йөрисең, ул кофеинны алмаштыра. Кичтән бер кашык салып пешереп эчсәң, ул нерв күзәнәкләрен тынычландыра, һәм йоклый алмаучыларга да ярдәм итә. Бу чәйне рационга кертсәң, йокы әйбәтләнә, тәмле төшләр керәчәк.
Чәйләрне ясар өчен үләннәрне үзегез җыясызмы?
Гадәттә, без аларны районнардан сатып алабыз яисә махсус кайтартабыз.
Һәр чәйнең составы төрле, аларны ничек уйлыйсыз?
Бу очракта мин идея бирүче генә, чәйнең составларын махсус белгечләр – технологлар төзи. Шул ук киндер чәенә килгәндә дә, ул фитотерапевтлар белән киңәшләшеп эшләнде. Чәйләргә чит әйберләр кертергә ярамый, ул бит тәмле генә түгел, ә файдалы да булырга тиеш. Шуңа күрә һәр чәй шулай уйланып, тикшерелеп эшләнелә. Ә аннары инде без дегустация ясыйбыз һәм миңа ошаганны сайлыйбыз (көлә).
Һәр чәй составында очрый торган ниндидер үлән бармы?
Гадәттә, безнең татар чәйләрендә ул – мәтрүшкә һәм чамбыр, чөнки ул безнең менталитетка якын тәм.
Чәйләрнең хуш исен дә, файдасын да саклап калу өчен, нинди савытлар кулланасыз?
Мәсәлән, күбесенчә үләннәрдән торган чәйне слюда материалыннан ясалган пакетларга салып сатабыз, аңа шул җитә. Ә киндер чәенә андый тышлык туры килми, аны «зип» пакетта саклыйбыз, ул дымны үзенә тартмый. ГОСТ буенча, һәр чәйнең саклау срогы – 36 ай. Әмма күптән түгел бабай чормадан 1998 елда чыккан грузин чәен тапкан, мин аны эчеп карадым, берни булмаган, гади тәмле чәй.
Шушы еллар аралыгында чәйләрнең төре артып торадыр?
Конкурентлар арткач, нәрсәдер эшләргә, яңа идеяләр уйларга кирәк, әлбәттә, арта. Без чәй стаканнары уйлап чыгардык. Кәгазь стакан астына үләннәр белән чәй салына һәм кукуруз җепселләреннән ясалган мембрана белән каплана. Монда бернинди клей юк, мембрана стаканга станокта беркетелә. Бу – гениаль идея бит. Бик уңайлы, стаканны аласың да, кайнар су салып, чәй эчә аласың. Әле бер генә тапкыр да эчмисең бит. Пакетлы чәйләргә караганда, бу күпкә файдалырак һәм тәмлерәк. Бу стаканнарны башка төбәкләр активрак ала.
Фото: © Нияз Сабировның шәхси архивыннан
Нияз, ә гади кибет чәйләрен ничек сайларга?
Беләсезме, хәзер исле чәйләрне күп сата башладылар. Чәй савыты тышлыгына матур итеп җиләк рәсеме ясыйлар да, «җиләкле чәй» дип язып куялар. Бактың исә, анда гади кара чәй һәм җиләкле, бер файдасы булмаган ароматизатор гына. Андый чәйләрне эчәргә тәкъдим итмәс идем. Ә ис бирә торган кушылмалар, консервантлар булмаган чәйне эчәргә ярый.
Чәй сату сезонга карап аерыламы? Нинди чәйләргә ихтыяҗ зуррак?
Алай сезоны бар, димәс идем. Клиентларыбыз даими рәвештә килеп тора. Күбесенчә татар милли чәе һәм киндер чәе сатыла. Ә рейтингка килгәндә, әзер стаканнарны зур компанияләр күп сатып ала.
Районнардан килгән кешеләр 100 грамм чәйгә бәяне югары, диләр, кыйммәтсенәләр, ә туристлар рәхәтләнеп унар данә дә сатып ала. Кайбер клиентларыбыз гади кара чәй алалар да, үләннәр кушып эчәләр.
Чәйләрне сандыкларга салып та сатасыз.
Әйе, алай да эшлибез. Сандыклар заказга кулдан эшләнелә. Эченә чәйләр, баллар тутырыла. Җитәкче кешеләргә, туйларга, никахларга бүләк итеп алып баралар. Бу – премиум бүләк дип бара. Дустын гаҗәпләндерергә теләгән кеше безнең продуктларны бүләк итә. Мондый әйбер беркая да юк, сандыклар бездә генә.
Казанга Илон Маскның әтисе килгән иде бит әле, аңа безнең сандыктан чәкчәк чыгарып күрсәттеләр. Вәт дәрәҗә булды шул (көлә).
Әңгәмә өчен рәхмәт. Уңышлар сезгә!
Фото: © Нияз Сабировның шәхси архивыннан
Реклама. ИП Сабиров Н.Г.