Трактор тәгәрмәчен бакчага җайлап куйганда Таһирның аягы кысылды. Ярый әле сынмады, авыртуга түзде ир. Аннары кырыйларын кискән вакытта тирән генә яра ясап, кулын да кисте. Эх, белсә иде Таһир шул гади генә трактор тәгәрмәченең күпме кайгы китерәсен...
Җәй уртасы. Дөньяның иң күңелле мәле.
– Таһир, теге трактор тәгәрмәченнән ясаган савытка тагын бер сандугач баласы төшеп үлгән бит, – дип бакчадан йөгереп керде Әлфинә. – Бусы өченче кошчыгы бит! Сандугач үзе дә кайда кунарга белми өзгәләнә! Кошчыкларын очыра гына башлаган иде бугай, бахыр. Таһир, син мине ишетәсеңме? Сандугач баласының тагын берсе суга төшеп үлгән! Сандугач та бала өчен өзелә бит!
– Соң нишләтим инде, Әлфинә, үлгән тек үлгән инде, – диде Таһир, хатынының өзгәләнүенә бераз көлемсерәбрәк карап. Шулай да эчтән бераз шомланып куйды. – Ярый, бар, әйт сандугачыңа, киләсе елга башка җиргә оя ясасын. Сандугач дип кенә су савытын кире күчерә алмыйм ич. Үзең, бакчага сибәргә су юк, дип, мине тиргисең. Мин шул савытны куйганда аягымны кыстым, кулымны кистем... ә син монда «кош баласы» дип елап йөрисең.
Шул көннән соң, сандугач берничә көн сайрамый гына койма башында кунып торгалады, ишегалды, бакча тирәләрендә әйләнгәләп очып йөрде дә юк булды. Әлфинә сандугачны башка күрмәде. «Әй бахыркаем, – дип уйлады яшь хатын. – Нишләтим соң»?
Көннәр көзгә авышты. Таһир белән Әлфинә бәрәңге алырга җыенып йөриләр. Алар уллары Кәримне дә үзләре белән алып чыкты. Берничә рәт бәрәңге казыгач, ишегалды ягыннан бер ир-ат тавышы Таһирны чакырды. Ир көрәген җиргә тирән итеп батырды да ишегалды ягына атлады. Озак та тормый әйләнеп килде.
– Эшкә чакыралар. Әлфинә, мин барып килим, – диде Таһир, галошлары эченә кергән балчыкны кагып. – Син берүзең генә маташма, хәзер әйләнеп кайтам. Бергә алырбыз әле, өйгә кереп тор.
Әлфинә ире әйткән сүзләр белән ризалашкандай, аңа ияреп өйгә керде. Тик өйдә дә әллә ни эш юк кебек. Яңгырлар, салкыннар башланганчы, бакча эшләрен барыбер бетерергә кирәк бит. Ул Кәримгә сок салып эчерде дә, баласын ияртеп, кире бакчага чыкты. Кәрим яшелчә бакчасы тирәсендә уенчыклары белән мәш килеп калды, ә үзе бәрәңге бакчасы артынарак юл алды. Бәрәңгенең шулкадәр эре булуы белән Әлфинә вакыт үткәнен сизми дә калды. Сөенә-сөенә, бер төп артыннан икенчесен казып өя барды. Кәрим уйнаган якка күз ташлап алды, бала күренмәде. Әлфинәнең берничә тапкыр чакыруына да Кәрим җавап та бирмәде, күренмәде дә. Әлфинә көрәген читкә ыргытып, Кәрим уйнаган якка йөгерде. Бала урынында юк. Ишегалды буйлап тиз генә урап чыкты, баласы ишекне ача алуына шикләнсә дә, өйгә кереп чыкты, тик Кәримне тапмады. Абына-сөртенә урамга атылып чыкты. Анда да бер кеше дә күренмәде. Кире бакчага ташланды. «Су савыты!» дип йөрәге кысып куйды Әлфинәнең. Тәгәрмәч савыттагы су өстендә Кәримнең носкилары кабарып тора... Әлфинә савыттан баласын ничек тартып алганын хәтерләми. Кәримнең уттай янып торган зәп-зәңгәр күзләре зур булып ачылган һәм төссезләнеп калган иде.
Әлфинәнең тавышына күршесе Сания апа йөгереп керде. Нинди хәсрәт килгәнен аңлап алып, тиз генә ире Фәнилгә йөгереп кереп әйтте. Анысы, мотоциклына утырып, берничә минут эчендә авыл фельдшерын алып та килде. Тик соң иде инде.
Яшь гаилә тоташ кайгы белән яши башлады. Әлфинә эшкә дә чыга алмады, өйдә дә бернигә дә исе китмәде. Өй белән бала кабере арасында бәргәләнеп көннәре үтте. Төне дә шунда үтәр иде, Таһир эштән кайткач, Әлфинәне зираттан барып ала. Гөнаһ шомлыгына, зират та аяк очында гына бит. Таһир ничек тә үзен нык тотарга тырышты. Эшенә барды, кайтты. Беренче карлар да төшә башлады. Бакча артыннан зиратка таба илтүче юл, кар яугач, сукмак булып ярылып ята иде. Хатынының хәлен аңлый Таһир, тик үзенең дә кайгысы аныкыннан ким түгел бит! Шулай итеп, ноябрь ае килеп җитте. Табигать кышка әзерләнә. Көчле җил тәрәзәгә кары, яңгыры белән бергә соңгы яфракларны китереп сылый. Кар катыш яңгыр тәрәзә пыялалары буйлап агып төшә. Әлфинә яткан мендәр дә күз яшьләренә чыланып юпь-юеш булган инде. Аның да бите буйлап кайнар күз яшьләре ага, бите дә тәрәзә пыяласы кебек сап-салкын булган.
Әле таң атмаган. Хатын акрын гына торып чәй куйды. Бераздан Таһир эшкә китәчәк.
– Әлфинә, тор әле, балакай, – дип, күрше Сания апасы кагылганга, хатын сискәнеп китте. Ул Кәримнең чәчәкләр, уенчыклары белән туп-тулы булган кечкенә каберенә куелган чардуганга тотынып, көч-хәл белән торып басты. Үзен гаепле хис иткәндәй, яшькә чыланган озын керфекләрен аска төшерде. Сания апа аны өшкереп тә, сүгеп тә карады. Тик файда юк. Мондый кайгыдан әле бер генә галим дә дару эзләп таба алмаган шул. – Әлфинә, сине таба алмагач, безгә шалтыраттылар, Таһир бераз авырып киткән. Эшеннән генә хастаханәгә алып киткәннәр.
Әлеге мизгелдә Әлфинәнең кыяфәтен күреп, я бөтенләй дә зираттан алып кайтып булмас, дип уйлап, күршесе Сания апа Таһирның йөрәге тотып эшендә үлүен әйтмәде. Әлфинәне бераз булса да сөйләндереп, кайнар чәй ясап эчерде.
Әлфинә япа-ялгызы калды. Акылдан шашмас өчен аңа ничек тә алга таба яшәргә яки бөтенләй яшәмәскә кирәк икәнен ул аңлый – үзен кулга алырга кирәк. Хәсрәт арты хәсрәт кичергән Әлфинә бер төндә төш күрде. Имеш, аның Кәриме янында йөгереп йөри, үзенең яраткан уенчыклары белән уйный. Уенчыкларны каядыр ыргыта, алар юк булалар. Бераздан Кәрим әнисенә «җибәр инде мине, җибәр!» дип елый ук башлады. Шулай елады да сандугач баласына әверелеп очып китте. Аңа зуррак кошчык иярде. Әлфинә дә елап уянды. Шулай нишләргә белмичә утырганда, күрше Сания апа килеп керде.
– Әлфинә, иртән үк кердем, гаепләмә. Хәлең ничек, дип тә сорамыйм. Әйдә, чәйләп алыйк. Бүген мин дә үзем генә, шуңа кердем әле, – диде дә аш бүлмәсендә чәй куйганы, чынаяклар чайкаганы ишетелде. Әлфинә дә урыныннан кузгалды. Битен салкынча су белән юды. Үзенең төшен Сания апага сөйләп бирде. – Әлфинә, авыр, беләм. Тик чынлап та, «җибәр» инде син аларны. Җаннары урын таба алмый, бәргәләнеп йөридер. Ничек кенә авыр булса да, тормышны яңа баштан башлап кара. Хатын-кыз көчле ул. Син, балакаем, яшь бит әле.
Бу мизгелдә ике күрше хатыны тавышсыз гына елыйлар иде. Япь-яшь булуына карамастан, бу көздә Әлфинәнең чәченә ак бәс кунды.
– Әйе, Сания апа, җибәрергә кирәк, – диде Әлфинә, үкереп елаудан иреннәрен кысып. – Аларны җибәрергә, үземә моннан китәргә кирәк. Шунсыз яшәп булмас, ахры.
Әлфинә өен бикләп, ачкычларын күршесе Сания апага тоттырды. Кая китәсен аларга әйтеп тә тормады, чөнки үзе дә белми иде. Әлфинәнең йорт-курасын күршеләре карап тордылар. Туганнары аша гына аның Ерак Себер якларына киткәнен белделәр.
Бер-ике елдан соң Әлфинәнең кабат кияүгә чыгуын, аннан бәби алып кайту сөенечен ишетеп шатланды алар.