Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Сандугач кебек тавышың» – Гүзәл Уразова «Яран гөл» җырын яздырган

news_top_970_100
«Сандугач кебек тавышың» – Гүзәл Уразова «Яран гөл» җырын яздырган
"Татар-информ" архивы

«Бик түземсезлек белән көттем мин бу көнне. Якташым Сәүбән Чуганаев белән Резеда апа Вәлиева иҗат иткән җыр. Күптән түгел Резеда апага 92 яшь тулды. Мин аңа кунакка барып килдем. Шундый мөлаем апа! Барыгызга да сәламнәр әйтеп калды. Гүзәл, балакаем, җырлавыңны яратам, рәхәтләнеп җырла, диде. Рәхәтләнеп җырладым да. Сез дә рәхәтләнеп тыңлагыз. Сезнең фикерләрне көтеп калам», – дип язган җырчы Телеграм каналында.

Җырчының тамашачылары җырны яратып кабул иткән. 

«Сандугач кебек тавышың, тыңлап туеп булмый»;

«Салаваттан соң хатын-кыз җырлагач, бөтенләй икенче, килешеп тора! Без үскәндә Салават абый гына булды инде, яратып тыңлыйм, бүтәннәр аңламый! Җырларлык җырлары бик күп!»;

«Бик матур, сезне бик яратып тыңлыйм, ләкин, гафу итегез, Салават абыйга хыянәт итмим. Әлбәттә, сезне дә яратып тыңлаячакмын, Салават Зәкиевичны да! Бик матур, бик матур!»;

«Хатын-кызга күбрәк килешә бу җыр» кебек комментарийлар калдырган алар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100