news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Санберри кайнатмасы

Мамадыш районы Олыяз авылыннан Гөлнара Галимуллинадан санберри җимешеннән кайнатма ясау рецептын тәкъдим итәбез.

news_top
Санберри кайнатмасы
Кайнатма өчен: 3 кг санберри җимеше, 4 лимон, 1 антоновка алмасы, 3 кг шикәр комы. 

 

Санберрины югач, биш минутка кайнар суга салып торырга кирәк. Аннары лимон, алма кушып, иттарткычтан чыгарырга. Шикәр комы салып 20-30 минут кайнаткач сүндерергә.

Шикәр комын азрак та салсагыз була, кайнатма мармелад сыман була.



Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар