Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Сәнәгый альпинист башы ниләр күрә: сыйлыйлар да, кыйныйлар да, бауларын да кисмәкчеләр...

Берәүләр ярты гәүдәләрен урам ягына чыгарып, чүпрәкләрне таякларга бәйләп, тырыша-тырыша тәрәзәләрнең тышкы ягын юганда, икенчеләр, альпинист чакыртып, аны тәрәзәдән чыгарып биргән чәе белән сыйлап юдырта. “Интертат” сәнәгый альпинист һөнәре белән якыннанрак танышырга булды.

news_top_970_100
Сәнәгый альпинист башы ниләр күрә: сыйлыйлар да, кыйныйлар да, бауларын да кисмәкчеләр...
freeimages.com

Бәлки, безнең «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте бинасын, яки Казан ипподромы янында урнашкан “Лазурные небеса” торак комплексын күргәнегез бардыр. Андый биек бинаның зур тәрәзәләрен альпинистлар ярдәменнән башка юып чыгу ай-һай... Альпинистларны гадәти торак йортлардагы фатир тәрәзәләрен юдыртыр өчен дә чакыралар. Үзебезнең йортта торучыларның кайберләре дә тәрәзәнең тышкы якларын альпинист чакыртып кына юдыртыйк дип караганнар иде, тик күпчелек бу эшне үз куллары белән башкарырга булды. 

Сәнәгый альпинистларны интернеттагы игъланнардан табып, алар белән элемтәгә кердем. Әлеге ирләр йөз метр биеклеккә кадәр күтәрелеп эшли. Тәрәзә юудан тыш, биеклектә бүтән эшләр дә башкара. Мөрәҗәгать итүчеләрнең күбесе бер-берсеннән ишетеп чакырта дип сөйли алар.  

“Башка бригадаларда җәрәхәтләнү, кеше үлеме очраклары да булганы бар”

Артур (исемен генә күрсәтүне сорады) бу өлкәдә ун ел эшли. 

Дустым альпинизм белән шөгыльләнә иде, ул шушы эштә эшли башлады, аннары мин дә аңа кушылдым, - дип аңлатты ул бу профессиягә килүен.

Эшегез ошыймы?

Шартлы рәвештә әйтсәк, әйе. Бу минем төп һөнәрем инде.

Эшегездә иң авыры нәрсә?

Стабильлек булмаудыр, мөгаен, чөнки бу сезонлы эш. Менә хәзер тәрәзәләр юу, монтаж һәм бизәкләү эшләренең нәкъ сезоны. 

Нинди эш башкаруны сорап ешрак мөрәҗәгать итәләр?

Кем нәрсә эшли ала инде. Без пыяла юу һәм монтаж эшләрендә, башкасына алынмыйбыз, киресенчә, бары тик буяучылар гына да бар.

Еш мөрәҗәгать итәләрме?

Сезонда берничә ай алдан бөтен көн эш белән тулган була. Юу эшләре, күбесенчә, яз һәм көзгә туры килә, монтаж эшләре – җәйгә. Кыш көне кайбер егетләр түбәләрне кардан чистарта, ә без монтаж эшләрендә.

Беренче эш көннәрендә куркыныч булгандыр?

Әйе, хәзер дә куркыта инде, аңа күнегәсең, шулай да куркыта. Беренче көннәрне аеруча куркыныч, күпләр бу эштән баш тарта.

Ни өчен бу һөнәрне сайларга булдыгыз? Төп сәбәбе нәрсәдә? Акчамы, биеклектән күренгән матур манзаралармы? 

Манзараларга ияләнәсең, бары тик акча.

Сезон вакытында үзеңне бер ел дәвамында тәэмин итәрлек акча туплап буламы?

Берүзеңне була, ә гаилә булса – юк.

Кыш көне башка эшкә күчеп торырга туры килмиме?

Юк, миндә клиентлар ел дәвамында бар. Кыш көне заказлар әзрәк, тик барыбер монтаж эшләре дә җитәрлек.

Сәнәгый альпинист булыр өчен кайда укыйлар? Һәр теләгән кеше үзен бу эштә сынап карый аламы?

Әйе, моңа махсус үзәктә укып таныклык алырга кирәк. Аннары я сәнәгый альпинистлар эзләүче берәр оешма табасы, я үзеңә бөтен җайланмаларын, кирәк-яракларын сатып алып, үзмәшгуль буласы.

Уку озак дәвам итәме?

Ике атнага якын.

Ике атнада яңа һөнәр үзләштереп буламы?

Монысы бәхәсле, күбесенчә куркынычсызлык техникасы гына өйрәнелә. Бауларда асылынып тору – анысы бер эш, ә монтаж эшләрен белү инде башка мәсьәлә.

Сезгә бер менгәч, күбрәк территорияне юып төшәргә яхшырактыр, гадәттә, кешеләр ничек эшләргә чакырта?

Төрлесе була, берничә фатир кешесе бергә чакыртса яхшырак, бер генә фатир тәрәзәләрен юарга чакыручылар да була, - диде Артур.

Ул эш бәяләрен әйтергә теләмәде. 

Коллегалар ачуланачак, кемдер артык күп, ә кемдер бигрәк әз дип әйтәчәк. Ел дәвамында эшләсәң, керем начар түгел, - диде.

Димәк, эшегезнең куркыныч булуын, рискларны да исәпкә алсак, түләү хакын яхшы дияргә була?

Мин эшебезне зыян китерә торганга санамыйм, чөнки кагыйдәне үтәсәк, берни булмый. Кагыйдәләрне истә тотмасаң, велосипедтан да егылып була. Бездә хәвеф-хәтәрләр булганы юк, башка бригадаларда җәрәхәтләнү, кеше үлеме очраклары да булганы бар.

Эшләгән дәвердә кызыклы очраклар буламы?

Күп кеше чәй яки каһвә эчәргә тәкъдим итә. Кайберәүләр ашарга да бирмәкче була. Бу инде торак йортларда, офисларны юганда алай түгел. Без баш тартабыз, чөнки бригадабыз заказ бирүчеләр белән әшнәчелектән ерак торырга тырыша. Бригада һәм кешеләрдән тора, кемдер ризалашадыр да, чәй генә түгел, катырак эчемлек тәкъдим иткәннәрен дә ишеткәнем бар. Аеруча әбиләрнең тәрәзәдән чәй, пирожки чыгарганнарын сөйлиләр. Без эшебезне тизрәк бетерергә ашыгабыз.

Кояш кыздырганда эшләү авырдыр?

Кояш каты яктыртканда тәрәзә юарга комачаулый. Гадәттә бу эшне 4-6 сәгать эшлибез. Безнең бригада иртәнге җидедә башлый, икеләрдә бетерә.

Бригадагызда кеше күпме?

Заказга карап, икедән сигезгә кадәр кеше була.

Кемдер биеклектән швабра белән сугып төшермәкче була, ә кемдер тәрәзәдән чыгарып пилмән ашата

Станислав Казаков та альпинист булып эшли. 

Биеклектә эшләнә торган барлык эшне дә башкарабыз диярлек: витражлар юу, штукатурлау, шпаклёвкалау, буяу, җөйләрне ныгытып ябу, җимерелүгә каршы сетка тарттыру. 

Фото: © Станислав Казаковның Avito сайтына куйган игъланыннан

Барысын да үзегез генә эшлисезме яки бригада беләнме?

Объекттан тора, мин ниндидер бригадага бәйле түгел, тик берәр объектта эшләр өчен күбрәк кеше кирәк икән, башкаларны чакырам. Куркынычсызлык техникасы буенча берүзеңә эшләргә ярамый, шуңа күрә ярдәмче дә бар. 

Кайсы хезмәтне сорап иң еш мөрәҗәгать итәләр?

Пыяла юарга.

Бу өлкәдә ничә ел эшлисез?

Туризм белән кечкенәдән шөгыльләнәм, ә эш буларак – 2013 елдан. 

Эшегезне ошатасызмы?

Элек гел ошый иде, ә хәзер инде ул эштән китәр яшем җитте, чөнки физик яктан авыр һәм бик ардыра.

Ничә яшькә кадәр эшләп була? Күбесе утыз биш-кырык яшьләргә кадәр эшлиме?

Шулай дип уйлыйм. Кешедән дә тора, илле биштә эшләүчеләр дә бар. Миңа утыз, ике-өч ел әле эшләргә җыенам, тик инде эштән китү турында уйланам.

Эш керемлеме?

Эше булып торса, әйе, әлбәттә. Түләүләр җирдән эшләүгә караганда күпкә артыграк. 

Түләүләр эш мәйданыннан торамы?

Объектка карап, бер тапкыр чакырткан өчен якынча җиде-сигез мең алам. 

Бер фатир тәрәзәләрен юдыртыр өчен генә чакырталармы?

Әйе, хәтта унбиш-егерме минутлык эш өчен генә килеп, җиде-сигез мең алганым булды. 

Эшегездә нинди гадәттән тыш вакыйгалар булганы бар? 

Унсигезенче катта пенсионерлар швабра белән суга башлаганнары булды, чөнки аларның түбәсеннән су аккан, ә моңа бит минем катнашым юк. Мин бары тик унынчы каттагы балконны юар өчен генә анда үтеп кергән идем. Алар швабра белән суга башлагач, миңа кире түбәгә менеп китәргә туры килде. Кирәкле балконны юа алмадым.

Сезгә сугучылар белән аңлашып булмадымы?

Төшендермәкче идем, тик алар аңламады. Ул пандемия вакыты иде, бәлки, өйдә утыру бераз башларына тигәндер. Унсигезенче кат биеклегендә миңа швабра белән суга башладылар бит, бер әби кайчы белән бауларымны өзмәкче иде.

Ә бары тик страховкада гына калган, менә-менә егылырмын кебек тоелган вакытлар еш буламы? 

Юк, саклык чараларын үтәсәң, андый хәлләр булмый. 

Сезгә тәрәзәдән чыгарып чәй тәкъдим иткәннәре булдымы?

Бер әби пилмән ашатты. Мин капиталь ремонт вакытында аның тәрәзәләрен шпаклёвкалап, буяган арада, ул пилмән пешереп чыгарып бирде, шунда эленеп торган җиремнән ашадым. Чәй, конфетлар белән сыйлаганнары булды. Эсседә бер бабай салкын морс эчертте. Безгә начар мөгаләмәдә булучылар да бар, тик ешрак аңлаучы кешеләр очрый. 

“Күп очракта тәрәзәләр чагылдыра, һәм алар аша эчке якта нәрсә булганы күренми дә”

Линар Сәгыйров та биеклектә эшләүче үзмәшгуль. Эш тәҗрибәсе – унөч елдан артык. Ул да зарарланмас өчен саклык чараларын үтәргә кирәк булуын әйтте.

Бездә альпинистлар чаты бар, шунда кемнең кайда кирәкмәгән шәхси саклану чаралары кулланганын сөйләшәбез, кеше хаталарын кабатламаска тырышабыз, - диде ул.
Шулай ук Линар Сагиров аның укуы өч ай дәвам иткәнен әйтте. Аңа иң еш бинаның ал ягын һәм җөйләрне җылыту хезмәтен сорап мөрәҗәгать итәләр икән.

Фото: © Линар Сәгыйровның шәхси архивыннан

Унөч ел эчендә биеклеккә ияләнгәнсездер, хәзер дә куркынычмы?

Әгәр альпинистның курку хисе юк икән, димәк аңа эшеннән туктарга кирәк диләр. Мин әле эшемне дәвам итәм. Танышларым арасында илле яшьтә эшләүчеләр дә бар, тик аларга инде авыррак бирелә, мин кырыкларда туктармын дип уйлыйм.

Бинаның эчке ягындагы кешеләр сезне күреп гаҗәпкә каламы?

Алар башта безнең бауларны күрә, шуңа кемдер эшләп йөргәнен алдан ук аңлап ала, алар безне күрүгә инде әзер була, шаккатучыларны сирәк очратам. Күп очракта тәрәзәләр чагылдыра, һәм алар аша эчке якта нәрсә булганы күренми дә.

Көндез кояшта ничек эшлисез?

Төшкә кадәр күләгәдә эшләргә тырышабыз, аннары урынны алмаштырабыз. 

Бу һөнәрне ничек сайларга булдыгыз?

Танышым эшли башлады, аңа карап, үзем дә укырга булдым. Эшли башлагач та, ошады, эше кызыклы. 

Һәрвакыт биеклектә булу ошыймы?

Миңа спортны, эшне һәм эшемнән ләззәт алуны берләштерә алуым ошый. Без эшебездә көн саен төрле хезмәт күрсәтә алабыз, шуңа күрә бертөрлелек туйдырмый.

Түләүләргә килгәндә, ул алар күрсәткән хезмәтнең билгеләнгән бәясе булмавын әйтте. 

Һәркем үз хезмәтен үзе бәяли, һәм күпләр зур риск булган эштә эшләүләренә бәя биреп җиткерми. Шәхси саклану чаралары да бик кыйммәтле, шуңа кешеләр яхшы түләү алып эшләргә тели, тик кайберәүләр шәхси саклану чараларын санга сукмый, бауларына акча жәлли, аларның хезмәтенә бәя түбәнәя.

Кешеләр очсызракны эзлидер, клиентлар өчен көрәшергә туры киләме?

Арзанлыракны эзләүче кешеләр һәрвакыт булачак, ә кемдер һәрвакыт сыйфат һәм профессиональлек өчен түләргә әзер.

Фото: © Линар Сәгыйровның шәхси архивыннан

Әңгәмәдәшләр айлык хезмәт хакларының төгәл суммасын ачып салмаска булды, барысы да яшәү өчен җитәрлек акча эшләүләрен әйтте. “Avito” сайтындагы Казанда сәнәгый альпинист таләп ителә дигән игъланда айлык хезмәт хакы 70 меңнән артык дип язылган. Шулай ук “Альпинисты” сайтында төрле регионнарда альпинистлар 20 меңнән 150 меңгә кадәр акча эшли ала дип хәбәр ителә. “ГородРабот.ру” эш урыны эзләү системасы статистикасы буенча, Казанда альпинистларның уртача хезмәт хакы – 75 мең. 

Альпинист булу өчен Казанда укып була, мәсәлән, “Прогресс”, “Промышленная безопасность” кебек белем бирү үзәкләрендә.
 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100