Шәмсия Җиһангирова: «Ирексездән 11 ел суд юлында йөрергә туры килде»
Танылган татар блогеры Фагыйлә Шакирова шагыйрә Шәмсия Җиһангировада кунакта.
Танылган татар блогеры Фагыйлә Шакирова шагыйрә, ТР атказанган сәнгать эшлеклесе, Саҗидә Сөйләйманова премиясе лауреаты Шәмсия Җиһангировада кунакта. Шәмсия ханым бүген Казан янындагы бер бистәдә ике катлы зур таш йортында гомер кичерә. Иркен бакчасы, бакча түрендәге бу кышта гына төзелеп беткән, яңгыр-кардан саклардай беседкасы, якты, сап-сары бүрәнәләрдән мунчасы, ял бүлмәсе – һәммәсе җиренә җиткереп, Шәмсия ханымның кул җылысын һәм күңел җылысын сеңдереп төзелгән. Шагыйрә ханым үзе бу йорт-җирен «байларча түгел, үзебез теләгәнчә» дип атый.
– Мин бу йортны шактый озак еллар төзедем. Кайбер эшләрне, әлбәттә, кешеләр яллап эшләтергә туры килде, әмма «нәрсәгә тотынсам да, шул эшне булдырам» дип әйтүне мактану дип кабул итмәсеннәр.
– Ничә ел төзедегез?
– Җирне 1992 елда алган идем, аннан соң ирем авырып-хасталанып, аны карап яттым. Җирем буш торды. Ныклап төзелеш башлау 2007 елда. Миңа әйтәләр инде, син бик бай кеше булып чыгасың бит инде мондый йорт төзеп куйгач, дип. Бай буласыңдыр ул, мөгаен, бер җәй эчендә берничә йорт төзеп куйсаң. Әмма мин һич кенә дә үкенмим. Үзем теләгәнчә, үзем хыялланганча.
– Сезнең монда хәтта мич тә бар.
– Минем балачакта бер хыялым бар иде, ул минем шигырьләремдә дә бар:
Озын халат киеп, икенче катта
Камин каршысында креслода
Утыра бер ханым, күрәмсез?
Сез соң аны кем дип беләсез?
Шул мин инде,
Бер тамчы су кебек охшаган
Дөнья куып яткан үземә, –
дигән шигырем дә бар. Менә мин бик яратам ут каршында, мич каршында утырырга.
– Өйнең икенче катында – сезнең шәхси китапханәгез...
– Китапханә, дип инде, кешегә күрсәтерлек әллә нинди затлы әйберләр бар, дип әйтә алмыйм инде, әле минем монда күп әйберләр төзелеп, эшләнеп тә бетмәгән. Әмма исән булсак, Алла бирсә, бар да булыр.
Гөлләр яратканымны чамалагансыздыр инде. Бу гөлем түшәмгә кадәр үсеп китеп, урман кебек булган иде, мин мәчеткә дә шалтыратып карадым, алмассызмы, дип. Әмма, моны ничек алып китәбез, диделәр. Мин аның зур ботагын кисеп, бик жәлли-жәлли, елый-елый, чыгарып аттым. Шуннан соң менә кечкенә ботак үстереп килә инде.
– Шәмсия ханым, сезнең эксклюзив, ханбикәләр генә ял итә торган ятагыгыз бар, дип әйтәләр.
– Үз тырышлыгыбыз белән ясаган ятак. Аның бөтен кызыгы, бөтен рәхәте дә шундадыр. Монда бөтен нәрсәгә үз кулларым тигән, кул җылысы. Кеше керә дә, «ай, шундый рәхәт» ди. Аның рәхәтлеге, мөгаен, минем күңел җылым һәрбер кадак, һәрбер агачка, һәрбер нәрсәгә сеңгәнгәдер.
– Сез бу йортта никахлы ирегез белән яшәдегез. Хәзер бергәме?
– 6 ел бергә гомер иттек. Минем исәбем, уем – шул яшькә җиткәч, тәвәккәлләп җөрьәт иткәч, бергә-бергә яшәрбез, дигән ниятем бар иде. Кешене син иярткәнсең, ышандыргансың икән, бу очракта ул бит инде – минем өемә килеп кергән кеше, аңа ниндидер хыянәт булмаска тиеш, ягъни аның ышанычын акларга, аны алдамаска кирәк, безне, гомумән, шулай тәрбияләделәр, балачактан.
Кешене алдамаска, кешене рәнҗетмәскә, үзеңә начар булса да, кешегә начарлык эшләмәскә, кешегә җиңеллек китерергә – бу инде хатын-кызларга хас сыйфатлар түгелдер, әлбәттә, күбрәк ир кешеләргә хас сыйфатлардыр. Менә, ничектер, шулай килеп чыкты – ул килгән юлыннан китте, дисәм, дөрес булыр. Әлбәттә, мин аңа таянырмын да, ул минем бөтен эшләремне үз кулына алыр, мине рәхәт яшәтер, мине бай яшәтер, дигән хыялларым, гомумән, юк иде. Мәрхүм ирем Назыймга кияүгә чыкканда да мин андый хыяллар белән чыкмадым. Әмма рәхәт итеп, бер-береңне аңлап, бер-береңнән гаеп эзләмичә, бер-береңә ниндидер хәйләле гамәлләр кылмыйча яшәргә иде ниятем, әмма ул шактый гына хәйләле уйда йөргән икән. Минем өчен бик көтелмәгәнрәк уйда, күңелсез уйда. Мин үлеп китсәм, бөтен нәрсәне аңа язарга, аңа бирергә, дигән уйда. Мин, әлбәттә, кара-каршы утырып сөйләшү булса, бөтен нәрсәмне, һичшиксез… Мин, гомумән, бу фани дөньяның мал-мөлкәтенә табынып яши торган кеше түгел. Миңа байлык та кирәк түгел, миңа күңел рәхәтлеге белән, үзем теләгәнчә яшәү генә кирәк.
Без бит, шагыйрьләр, мәхәббәткә ышанабыз. Мин улыма да әйтәм: «Син минем белән сөйләшәсең. Син, гади кеше белән сөйләшәм, дип уйлама, мин – шигырь җанлы», – дим. Шулай булып яралганмын бу дөньяга. Бөтен нәрсәне бик нык нечкә кабул итәм. Әмма ул нечкә кабул итүне мин бөтен нәрсәгә дә, бөтен гамәлгә дә нечкәлек белән, башка кеше караганча карау, дип әйтмәс идем. Миндә усаллык юк. Миндә бернинди мәкер юк. Миндә кешегә карата, тукта әле, мин моны эшлим дә, үземә ниндидер файда алырмын, дигән уй да юк. Мин, гомумән, үзем ябышып, үзем тартып, үзем көйләп барырга яратам. Тормышта, бәлкем, үзем зур бәхет өмет итмәгәнгә, зур рәхәтлек көтмәгәнгә, бөтен нәрсәне гел үзем җигелеп тартырга күнеккәнгә, Аллаһы Тәгалә шактый сынаулар бирде.
Мине күп алдаганнары булды, әйтик, акчалар алып, шул акчаларны кире бирмичә. Күләмле акчаларны. Миңа Австралиягә барырга чакыру килгәч, «сез, һичшиксез, барырга тиешсез» дигәч, мин кешеләрдән долларлар алып торган идем. Шул долларларны мин Венера дигән бер ханымга биреп тордым. Ул Ижау шәһәреннән килеп, мин инде радиода эшлим, радиога кереп, сезне бик каты яратам, дип, миңа бик каты мөкиббән киткән булып, минем өемә кайтып, миндә кунып, шулай йөрде дә, «мин Казанга күчәргә йөрим, өй аласы иде, фатир аласы иде, акча биреп торсагыз, мин 1 айдан кире бирәм» дигәч, мин шушы Австралиягә барасы долларларымны (алар шактый иде инде, бару өчен дә, кайту өчен дә) биреп торып алдандым.
Аннары, шушы өйнең гаражына капка ясатырга (ул – бик киң капка, 5 метрга якын) – аны килеп үлчиләр дә, мондый капка ясап булмый, дип, китеп баралар. Мин шул ясаучыны эзләп таптым. Аларның пичәтләре дә бар, документлары да бар. Акча бирдем, 70% шушы капканың хакын алалар. Мин әйтәм: «Ә ни өчен 70%?» – «Без бит сезнең акчага эшләтәбез ул капканы», – диләр. Шулай итеп, мин 80 мең акча биреп, алар юкка чыкты. Мин ул кешеләрне судка биреп йөрмәдем, ярар, күрәчәгем булгандыр, шулай тиеш булгандыр, дидем. Капка ясаучыларны да, акча алып качкан хатынны да.
Әмма менә монда мин ирексездән, һич тә теләмәгәндә, судлашып яшәмим, үземчә генә яшим, тыныч кына, дигәндә, ирексездән, 11 ел судка йөрергә туры килде. Әлхәмдүлилләһ шөкер, анысы да – Ходай Тәгаләнең бер сынавыдыр. Моны сөйләү дөрес тә түгелдер, серләремне бүлешергә яратмыйм. Ләкин сезнең тормышта да андый хәлләр килеп чыгарга мөмкин, андый кешеләр очрарга мөмкин. Артык ышанучан, артык эчкерсез, артык гади булырга ярамыйдыр бу тормышта. Мин башкача була алмадым инде, чөнки миндәге гадәтләр, гамәлләр әниемнән күчкән, геннар гаепле.
– Әниегез турында сөйләгез әле, сез бит аңа бик күп шигырьләрегезне багышлагансыз.
– Аның исеме – Мосаллия, безнең бабай мулла бит, әнигә нинди исем куйганын бик яхшы белгән. Мосаллия ул – намаз укучы хатын-кыз. Әнием Мөслим районының Күбәк авылыннан, безнең авылга ул килен булып төшкән. Биографиям белән таныш кешеләр белә, мин әтисез үстем. Әтисез үсүем үз эшен эшләгәндер дә. Әле миңа Марсель Галиев әйтә: «Интегәсеңме, кар көрәп ятасыңмы?» – ди, язучылар җыелышында очрашкач. Рәхәтләнеп көрим, димен. Чөнки кар көрәү, тирес түгү, су ташу, урманга утынга йөрү, утын яру – минем бик кечкенә яшьтән башланды. Хәзер балаларны эшләтмибез бит. Шәһәр баласына эш юк, дибез. Авылда да бик эшләтмиләр – утын әзерлисе юк, тирес түгәсе юк, мал да бик асрамыйлар. Ләкин, Аллага шөкер, шушы эшләрне белеп үстем. Балаларга да шушы эшләрне танытырга, малайларга гына түгел, хәтта кызларга да кулларына чүкеч-балта тоттырып куярга кирәк. Тормышта шулай туры килергә мөмкин, үз гомерендә бер мәртәбә балта тотарга мөмкин – бармагын чабып өзәргә мөмкин малайлар да, егетләр дә. Шуңа күрә яшьләрне ул эшләргә яшьтән өйрәтергә кирәк.
Шәмсия Җиһангированың бакча артында үзе утырткан наратлары биләмә чикләрен күрсәтте.
– Ул наратларны җир алуга утырткан идем, менә шулай үсеп җиттеләр. 15 сутый җир монда. Наратлар 22шәр иде ике яклап, караучы булмагач, бер яклап – 8, икенче якта 17 нарат калды.
– Кызыгыз хәзер Төркиядә яшәп ята, еш кайталармы?
– Кайталар, әле күптән түгел кайтып киттеләр. Улым Казанда яши, Камилә белән Мәликә исемле алма кебек оныкларым бар. Балаларым, оныкларым – минем горурлыгым. Ни өчен горурлык? Сөйләшкән саен әйтәм: әлхәмдүлилләһ шөкер, мин алар белән татарча сөйләшәм, алар минем белән татарча сөйләшә. Белмим, башка кеше, бәлки, уйлап та бирмидер, «подумаешь, русча», «подумаешь, татарча» диючеләр бар. Ләкин балалар, оныкларым үзләре дә, «рәхмәт, син безгә шушы телне өйрәттең» диләр. Киленем дә – үзебезнең кешебез. Татар телен кадерли торган, ярата торган. Бик әйбәт укыйлар, укыдылар.
Улым хәзер Төркиядә Халыкара университетта укый, 2нче курста. Аңа кадәр монда 18нче мәктәпне онлайн укып бетерде, алар 3 ел элек киткәннәр иде. Оныгым Камиләгә шушы көннәрдә 16 яшь тула. Аларга карыйм да, мин дә олыгаямдыр, димен.
Әле минем эшлисе эшләрем бик күп. Әнием 95 яшь ярымга кадәр гомер итте. Әмма ул дин юлында булды гомере буе. 8 яшеннән намаз укып, ураза тотып... Аллаһ аңа шул гамәлләре өчендер инде – аны икенче Ванга дип тә йөртәләр иде, ул авылдагы, якын-тирәләрдәге бөтен кешеләрне дәвалады, хәтта инсультлардан дәвалады.
– Сезгә аннан дәвалау сәләте күчмәдеме?
– Күчәргә тиеш, дип әйткәннәр иде. Әмма хәзер Павел Карелинның тапшыруларын карыйм соңгы арада, ул әйтә, әгәр кешегә шундый гайре табигый сәләт бирелгән булса, ул аны биреп калдырырга тиеш җаны чыкканчы (юкса, үзе бик авыр җан бирәчәк) аның янында торган кешегә, ди. Ул аны ничек биреп калдырырга тиеш булгандыр? Әнием җан биргәндә, аның янында була алмадым, ни аяныч. Эшли идем бит, радиода, бу – 2011 ел. Без май ялларына кайткан идек, хәле авыр иде.
Бик маҗаралы хәл булды. Без аны онытып та бетергәнбездер инде, бала тугач, балага сары май каптыралар иде безнең якта. Татар халкының горефе булгандыр, димен, мин аны. Минем әнкәем, мин юлга китәр алдыннан, «май» дип сорады. Апа ишегалдында иде, апа карады инде аны. Апаны мин сары май ясарга өйрәткән идем, ападан сорыйм: «Сары маең бармы?» – димен. «Бар», – ди. – «Әни сорый», – димен. «Юк, зинһар, бирә күрмә. Мин инде су гына эчеп тормасын, дип, бер көнне шулпа каптырган идем, нык косты», – ди. Апа үзе чыгып китте. Шуннан әни тагын: «Май, Шәмсия, май», – дип әйтте. Сары майны алдым да, бармагыма ягып, өч мәртәбә каптырдым. Китеп барырга туры килде, чөнки эшкә иде икенче көнгә. Әнкәем шул төннән таңга җан биргән... Шул аның соңгы ризыгы булды. Менә ни гаҗәп, дөньяга килгәч тә сары май, киткәндә дә – сары май. Ул нәкъ җанын биргәндә, мин аның янында була алмадым, сәләте берәр апага күчкәндер, дип әйтә дә алмыйм, чөнки зур апам быел вафат булды, әниемне караган апам узган ел вафат булды. Без инде хәзер 2 генә кыз калдык, 4 кыз идек.
– Шәмсия ханым, бүгенге көндә ничә китабыгыз дөнья күрде?
– Ничә китабыгыз дөнья күрде, дигәч, мин инде оялып китәм, чөнки кешеләр өеп куя, елга 5-6 китап чыгарган. Мин, ничектер, бик сәер кеше инде, күрәсең, артык дөнья куганмындыр. Чөнки үз гомеремдә мин 5 ел иремне бактым. Ирем үлгәч, дача төзедем, моннан ерак түгел, Богородское дигән җирдә. «Төзедем» дип әйтмичә һич тә мөмкин түгел, агач белән икенче катларын үзем яратканча эшләп, анда дача төзедем. Аннары шушы өй. Ә шигырь язу... Утырып кына, тукта әле, иҗат итим, дип тә була, әлбәттә, ләкин бит әле казна эше бар. Радиода 32нче ел бит, һаман эшләп торам әле. Кемдер атнага 1 тапшыру эшли, мин 8 тапшыру эшләдем. Иҗат белән генә шөгыльләнеп утырдым, дип әйтә алмыйм. Алай иҗат белән шөгыльләнеп кенә утыра да алмас идем.
Озын сүзнең кыскасы: минем бүгенге көнгә 12 китабым бар. Һәм шулар арасыннан иң саллысы, иң әһәмият итеп әйтерлеге – туган авылым тарихы турындагы китап.
– Бүген безнең арабызда акча өчен иҗат итүчеләр, җыр язучылар бик күп. Андый иҗат кешеләренә ничек карыйсыз?
– Монда, беләсезме, аларны кимсетәсем дә килми. Әйтик, без бүген җыр сәнгатеннән канәгать түгел. Әдәбият та – шул ук сәнгать бит инде. Әгәр сәнгатькә кәсепчелек килеп керде икән, ул инде чын сәнгать булудан туктый. Мин бик куркам. Кайчакта сорыйлар инде, ничә сум сорыйсыз, дип. Мин сискәнеп китәм хәтта. Әгәр дә мин үрелеп акча алсам кешедән, минем Ходай биргән шушы илһамым, сәләтем юкка чыгар шикелле. Әмма бу – һәркемнең үз эше. Телевизордан күргәнем бар, ишеткән дә бар, 2 көй язалар да, «мин, композитор буларак» диләр. Мин шулкадәр сискәнеп китәм. «Мин 60 яшьтә шигырь яза башладым», – диләр. Балам үлгәч, ирем үлгәч һ.б. диләр. Әмма минем фикерем бар бу хакта: кеше шул тамга белән яралырга тиеш, туарга тиеш шул тамга белән.
Әйтәләр менә, 30 меңгә сатам җырны, дип. Бигрәк җиңел кәсеп бит инде. Сатасың да бер җырны, 30 меңне кесәгә тыгып куясың. Әмма мин моны аңлый алмыйм. Һәркем үзе белгәнчә яши, үзенчә эшли. Булдыра алалар икән, шулай кирәктер, белмим. Әмма чын шагыйрь, чын иҗатчы ул шул тамга белән туа. Һәм көн дә әйбәт әсәр туып тормый. Ул синең җаныңны кисеп, шундый итеп сиңа иңә, син башта аңа үзең елыйсың, үзең сыкранасың, ул кәгазьгә төшкәч кенә халыкка барып җитә. Шушы аһәңең белән, шушы сыкрануың белән, шушы газабың белән. Миңа Фердинант Сәлахов әйтә гел: «Туктат әле кеше елый торган шигырь язуыңны. Яз әле, әйдә, дошманнарыңны көендереп, такмаклар, шаян шигырьләр», – ди. Утырып язып була, әлбәттә. Әмма мин күктән иңгәнен көтеп торам, шуны кәгазьгә төшерәм.