Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Самса (рецепт)

"Бу рецептны, берничә ел элек, Югары Сәрдәнең данлыклы аш-су остасы Миләүшә Хәбиевадан алган идем. Эш белән баргач, авыз итәргә туры килде. Аның тәмлелеге! Самса - Миләүшәнең "фирменное блюдо"сы булып чыкты. Катлаулы да түгел. Әйдәгез, пешереп карыйк", дип яза "Әтнә таңы" журналисты Сүрия Мингатина

news_top_970_100
Самса (рецепт)
Камыр өчен: 0,5 кап маргарин, 1 стакан кайнап суынган су, 2 йомырка, тәменчә тоз алына. Бер җәемнән 25-30 данә самса чыга. Өйдәгеләр өчен җитә, кунак көтсәгез, алынган ашамлыкларны икеләтә арттырып алыгыз.

Эчлек өчен: иттарткычтан чыгарылган майлырак ит, бәти ите булса әйбәт, күп итеп туралган суган, тәменчә тоз, борыч, кем ничек ярата.

Эшләү тәртибе: Суга бер йомырка сытып, тоз салып, токмач камыры кебек басасың. Җәясең. Ут өстендә йомшарткан маргаринны әлеге җәем өстенә сылыйсың. Рулет сыман төреп, пакетка салып, ярты сәгатькә суыткычка куясың. Алгач, ике бармак калынлыгындагы кисәкләргә бүләсе. Һәр кисәк өчпочмак камыры кебек җәелә. Эченә эчлек куеп, зур булмаган өчпочмак ясала.

Майлы табага бөргән өске ягын аска каратып тезәсең дә, өстенә калган бер йомырканы туглап сөртәсең. Мичтә 15-20 минут пешә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100