Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Шампан шәрабе урынына бер чиләк каен җиләге» – Марат Газизовның улының туен искә алалар

news_top_970_100
«Шампан шәрабе урынына бер чиләк каен җиләге» – Марат Газизовның улының туен искә алалар
социаль челтәрләр

«Арча Шамкае» буларак танылган популяр алып баручы Марат Газизовның вакытсыз арабыздан китүен хәбәр иткән идек. Бу көннәрдә интернет киңлекләрендә кайгы уртаклашу сүзләре бихисап булды. Дуслар, танышлары Маратның үзенчәлекле, искиткеч талантлы кеше булуын кат-кат ассызыклады. Алып баручы, блогер Айназ һәм Айдар Габидуллиннар Марат Газизовның улының туй мәҗлесен искә алалар. Тамаданың улының туе да башкаларныкыннан аерылып торган, милли рухта узган.

«Марат абыйның улының туенда эшләү бәхете насыйп булган иде безгә. Йөзек кашы булырдай хәләл, татар туе. Шампан шәрабе урынына 1 чиләк каен җиләге сатканны мәңге онытасым юк.

Урының оҗмахта булсын. Яшисе дә яшисе иде бит әле. Бер Аллаһ белүче», – дип искә алалар алар.

Марат Газизов нибары 47 яшендә вафат булды. Алып баручыга инсульт булган. Аны аңсыз хәлдә Казанга, МКДЦга алып килгән булганнар. Кызганычка, ул катлаулы операциядән соң тернәкләнеп китә алмады.

«Арча Шамкае» Марат Газизов истәлегенә: «Бик гаилә җанлы иде, авыл дип янып яшәде»

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100