Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Самолетта пассажирлар көмәнле хатынга бала табарга ярдәм иткән

news_top_970_100
Самолетта пассажирлар көмәнле хатынга бала табарга ярдәм иткән
Фото социаль челтәрдән

Социаль челтәрдә «Видео. Татарстан» төркемендә яңа туган сабый тоткан стюардесса фотосы чыкты. «Урал авиалинияләре» компаниясе самолеты пассажирлары көмәнле хатынга бортта бала таптырган.

Самолет югары биеклеккә күтәрелгәч тә, Мәскәүдән Таҗикстанга очучы көмәнле хатынның эче авырта башлаган. Бортпроводник, ярдәм сорап, пассажирларга мөрәҗәгать иткән.

Бортта неонатолог, ике акушер, хәтта табиб-рентгенолог та булуны могҗиза дияргә була. Табиблар һава судносы командирын ашыгыч рәвештә аэропортка төшү кирәк түгеллегенә ышандырган.

Хатынны идәнгә яткырганнар, уңайлы шартлар тудырганнар һәм стюардессалар аптечкадан кирәкле әйберләрне табибларга биреп торган.

Барысы да яхшы узган. Бер сәгать чамасы узгач, белгечләр ярдәме белән сау-сәламәт кыз бала туган. Аэропортта яшь әнине һәм яңа туган баланы «ашыгыч ярдәм» бригадасы көтеп торган. Баланың авырлыгы 2600 грамм, буе 46 см булган. Хәзерге вакытта ана белән бала хастаханәдән чыккан, алар үзләрен әйбәт хис итә.

«Чыннан да могҗиза диярсең. Оча торган бала тудыру йорты булган бу», «Искитмәле, шундый биеклектә дөньяга аваз салу», «Табибларга рәхмәт, ана белән балага – сәламәтлек», – дигән комментарийлар калдырганнар.

«Шундый срокта бортка ник кертәләр», – дип аптырап язучыга: «Бала иртәрәк тә туарга мөмкин бит», «7 айлык көмән булган очракта табиб белешмәсе булырга тиеш инде», – дип җавап язганнар.

«Туу турындагы таныклыкта кайсы шәһәрне язалар икән», – дип тә кызыксынган берәү.

«Хәзер көмәнле килеш очуны тыярлар инде», – дип кайгыручылар да бар.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 15 гыйнвар 2023
    Исемсез
    Шундый срокта ойдэ утырырга треш Энди буласы Кеше. Бу жавапсызлык туасы бала очен ин беренче!!! Каян чыгалар бу интернет роботлары!!!
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100