Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Самолетта очканда нинди аяк киеме кияргә ярамый?

news_top_970_100
Самолетта очканда нинди аяк киеме кияргә ярамый?
"Татар-информ" архивы

American Airlines стюардессасы Андреа Фишбах самолетта очканда «шлепанцы» һәм үкчәле туфли кимәскә киңәш итә. Бу турыда РИА Новости яза.

Беренчедән, самолетта еш кына салкынча була, мондый аяк киемендә салкын. Оекбаш белән кофта да алырга онытмагыз, ди белгеч.

Икенчедән, «шлепанцы» кигән килеш бортта тиз йөреп булмый. Бу исә авария очрагында комачауларга мөмкин.

Өченчедән, «шлепка»да бәдрәфкә бармау хәерле. Аның идәнендәге сыеклык – су түгел, ди эксперт.

Үкчәле туфлиләрне дә өйдә калдырып торыгыз. Экстремаль шартларда – мәсәлән, лайнердан тиз генә чыгарга туры килсә, ул бик уңайсыз. Аяктан төшеп калган «каблук»лар башка пассажирларны яраларга, өреп тутырыла торган трапны тишәргә мөмкин.

Өстәвенә, очыш алдыннан тикшергәндә, үкчәле аяк киемен салып күрсәтергә дә кирәк булуы ихтимал.

Стюардессалар үзләре дә үкчәле аяк киемен пассажирларны каршы алганда гына кия һәм аннары салып куя.

Лайнерда яланаяк йөрергә дә ярамый.

«Травма алмас өчен, аяк киеме максималь җайлы булырга тиеш», – ди белгеч.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100