Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Самолетта очу җиңел үтсен өчен нинди кагыйдәләрне истә тотарга кирәк?

Стюардесса очучыларга киңәшләр бирде.

news_top_970_100
Самолетта очу җиңел үтсен өчен нинди кагыйдәләрне истә тотарга кирәк?

Танылган авиакомпаниянең стюардессасы туристларның ял сыйфатын яхшырту өчен берничә киңәш биргән. Бу хакта Travel and Leisure басмасына нигезләнеп, РИА Новости яза.

Бортпроводник Лорен Гилфойл аэропорттагы шау-шудан аерылып тору өчен, алдан ук берничә сәгатьлек фильм, сериал яисә телешоу әзерләргә киңәш итә. Аны гаджетка күчереп алсаң, җайлырак була.

Лорен очыш алдыннан физкультура белән шөгыльләнергә киңәш итә. Бигрәк тә ерак илләргә очкан очракта. Гимнастика кан әйләнешен яхшыртачак.

Бәйрәм көннәрендә өйдән аэропортка иртәрәк чыгу яхшырак. Кешеләр күп булу сәбәпле, теркәү өстәлендә яки паспорт контролендә үз рейсыңа соңга калу куркынычы бар.

"Әгәр ялыгыз гаилә яки дуслар белән планлаштырылган икән, аэропортка чыгып китәр алдыннан бераз гына үзегез генә ял итеп алыгыз. Медитация белән шөгыльләнү файдалы", — ди Лорен.

Стюардесса уңайлы кием һәм аяк киеме булуының әһәмиятен дә әйтә. Уңайлы булмаган туфлилар яисә тар күлмәк кимәскә киңәш итә. Чит тавыш борчымасын өчен колакчыннар кияргә тәкъдим итә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100