Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Самолетта очканда намазны ничек укырга, казага калдыру дөресме?

Намаз — Аллаһы Тәгалә тарафыннан кешеләргә фарыз кылынган гыйбадәт. Мөселман кешесе аны вакытында башкарырга тиеш, шул вакытта гына намаз камил була.

news_top_970_100
Самолетта очканда намазны ничек укырга, казага калдыру дөресме?
https://pixabay.com/ru

Танылган ислам галиме, Коръән-хафиз Сухайл Тармөхәммәд үзенең «Заманча фәтвалар» китабында самолетта намазны ничек уку дөрес икәнлеген аныклап китә:

«Әгәр самолет төшкәнчегә кадәр намаз вакыты чыга икән, гыйбадәтне самолетта уку дөресрәк. Гадәттә, самолетның алгы яки арты ягында намазны басып укырлык кына урын табыла. Әлеге мәсьәләне хәл итәр өчен самолет хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Әгәр инде намазны басып уку мөмкинлеге бумаса, кыйбла тарафына борылып, утырып укырга кирәк. Кыйбланың кайсы тарафта икәнлеген шулай ук хезмәткәрләрдән сорарга була. Самолетта укылган намазны җиргә төшкәч кабатлап торуның кирәге юк».

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100