Самолетта очкан вакытта стюардесса Сергей Жигуновның тешен алган
Лайнер бортында артистның теше бик каты сызлый башлаган.
Самолетта очкан вакытта Россиянең атказанган артисты Сергей Жигуновның тешен стюардесса алган. Бу турыда артист инстаграмдагы сәхифәсендә хәбәр итте.
Лайнерда очканда артистның теше бик каты сызларга тотына. Ул шул хакта бортпроводникларга әйтә. Кира исемле стюардесса Жигуновка ярдәм итәргә алына.
Кира дипломлы стоматолог булып чыга. Ул бик җиңел генә итеп актерның тешен ала.
Жигунов сүзләренчә, ул хәзер үзен яхшы хис итә. Кирага рәхмәт әйтә.
«Хәлем яхшы, „Константин Паустовский“ борты экипажына рәхмәт», — ди ул.
Сергей Жигунов «Три мушкетера», «Сердца трех», «Моя прекрасная няня» һ.б. фильмнары аша таныш.