news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Самолетта җәнҗал чыгарган Чаллы кешесен утыргычка скотч белән бәйләп куйганнар

Урал округы буенча тикшерү идарәсендә «Благовещенск — Екатеринбург» авиарейсында килеп чыккан җәнҗал буенча тикшерү эше башладылар. Самолет бортында экипаж хезмәткәрләре ярсыган пассажирны куркынычсызлык каешлары һәм скотч белән бәйләп куялар.

news_top
Самолетта җәнҗал чыгарган Чаллы кешесен утыргычка скотч белән бәйләп куйганнар

Ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, тикшерү нәтиҗәләре буенча процессуаль карар кабул ителәчәк.

Искәртеп үтик, кичә «Уральские авиалинии» авиакомпаниясенең Благовещенск — Екатеринбург рейсында очкан 56 яшьлек Чаллы кешесе исерек хәлдә тәртип боза, сүгенә, экипаж хезмәткәрләренә һәм пассажирларга яный. Борт хезмәткәрләренең һәм пассажирларның кисәтүен тыңламый, шуңа күрә самолет командиры кул астында булган әйберләр белән аны бәйләп куя. 

Екатеринбургның «Кольцово» аэропортында полиция хезмәткәрләре ирне кулга алар һәм дежур бүлеккә алып киләләр. Анда аңа карата РФ Административ хокук бозулар кодексының 20.1 маддәсе ("Хулиганлык") нигезендә административ протокол төзелә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар