Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Самолет тулай торак өстенә төшкән: 290нан артык кеше һәлак, 1 кеше исән калган

news_top_970_100

Бүген Һиндстанда «Boeing-787 Dreamliner» самолеты һәлакәткә очрады. Фаҗигадә 290дан артык кеше үлгән. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

Һиндстанның көнбатышында Ахмадабад аэропорты янында «Boeing-787 Dreamliner» самолеты табиблар өчен тулай торак бинасы өстенә төшкән. Бортта 242 кеше: аларның 13е балалар, 2 пилот, 10 бортпроводник була. 60 мәетне тапканнар инде. Матбугат чаралары 1 кеше исән калуын хәбәр итте.

Коткару эшләре әле дәвам итә. Хәзерге вакытта хәрабәләрне актаралар.

Самолет Лондонга оча торган була. Мумбаи шәһәрендә Россия Консуллыгы белешмәсе буенча, самолетта Россия кешеләре булмаган, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100