Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Самолет һәлакәтендә кияү һәм кәләш могҗиза белән генә исән калган

Двигатель берничә секундка алданрак сүнсә, кияү белән кәләш һәлак булыр иде. 

news_top_970_100
Самолет һәлакәтендә кияү һәм кәләш могҗиза белән генә исән калган

Җиңел моторлы самолет Тын океан өстендә һәлакәткә очраган. Бортта булган кияү белән кәләш исән калган. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

Самолет Эрроманга утравына төшкән. Туйдан соң сәяхәткә чыккан кияү белән кәләшнең исән калуы могҗизага тиң, диелгән әлеге хәбәрдә.

Daily Mail басмасы мәгълүматы буенча, 30 яшьлек ир-ат һәм аның 26 яшьлек хатыны вулкан карарга барган. Кайтып килешли, самолет ватылган. Пилот бик зур тырышлык белән генә самолетны утрауга утырта алган. Шулай да алар очыш полосасына 100 метр чамасы килеп җитә алмаган. Самолет аэродром янындагы агачлык өстенә төшкән.

Двигатель берничә секундка алданрак сүнсә, кияү белән кәләш һәлак булыр иде. Исән калган ир-ат шулай дип сөйләгән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100