Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Самолет һәлакәтеннән соң югалган 4 нәни малайны 40 көннән джунглида тапканнар

news_top_970_100
Самолет һәлакәтеннән соң югалган 4 нәни малайны 40 көннән джунглида тапканнар
"Татар-информ" архивы

Колумбия джунглиларында Cessna 206 самолеты һәлакәткә очраган. Самолет 1 майда Араракуарадан Сан-Хосе-дель-Гуавьяре шәһәренә оча. Фаҗига алдыннан пилот двигатель эшләүдән туктавын әйтеп, авария сигналы биреп өлгерә. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

Самолет калдыкларын 100 хәрби, 20 волонтер, 11 самолет һәм пилотсыз очкычлар ярдәмендә эзлиләр. Самолет табылгач, салонда пилот мәете генә булуы ачыклана.

6 пассажир, шул исәптән 4, 9, 13 яшьлек һәм 11 айлык балалар фаҗига урынында табылмый. Икенче пилотның һәм балаларның анасының мәетен соңрак табалар. Бертуган малайларны исә 40 көн эзлиләр.

Бәхеткә, балалар исән килеш табыла. Алар хәлсезләнгән, ләкин сәламәт. Вертолетлар белән малайларны Сан-Хосе-дель-Гуавьярега алып кайтканнар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100