Яз җитүгә, шәһәр урамнарын самокатлылар басып ала. Алар кеше бәрдергән, дигән хәбәрләр ишетелеп тора. Самокатлы кеше бәрдерсә, бу хокук ягыннан ничек бәяләнә? «АиФ» шул хакта яза.
Юридик фәннәр кандидаты, адвокат Александр Карабанов:
– 1 марттан юл кагыйдәләренә үзгәрешләр кертелде. Электросамокатлар, электроскейтбордлар, гироскутерлар, сегвейлар, моноколесолар «шәхси мобильлек чаралары» (средство индивидуальной мобильности) статусы алды. Гадәти самокатлар, роликлы конькиларга бу кагылмый, алар җәяүле санала.
Шәхси мобильлек чарасы – транспорт түгел, ягъни юл йөрү кагыйдәләрендә транспортка кагылышлы таләпләр аларга карамый.
Әгәр самокатлы кеше җәяүлегә бәрелсә, җәяүле судка мөрәҗәгать итеп, ертылган кием, алган тән җәрәхәтләре өчен компенсация алырга хокуклы.
Моның өчен:
1. Самокатлы кешенең һәм шаһитларның контактларын ачыкларга;
2. Травмотологка мөрәҗәгать итеп, тән җәрәхәтләре турында белешмә алырга;
3. Полициягә мөрәҗәгать итәргә. Зыянны күрсәтеп, гариза язарга.
Травмотолог Евгений Захаров әйтүенчә, гадәттә, самокатлы бәрдергәндә, зур тән җәрәхәтләре булмый. Әмма җәяүле егылса, аяк-кулларын сындыру, миен селкетү ихтималы бар. Мондый очракта «ашыгыч ярдәм» чакырырга кирәк.