Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Самокатта йөрүче үсмерләр кисәтү ясаган ир-атны кыйнап үтергән

news_top_970_100

Мәскәү өлкәсендәге Лобня шәһәрендә коточкыч җинаять кылынган, бер төркем яшьләр биредә яшәүче ир-атны үтергәнче кыйнаган. Бу хакта «РЕН ТВ» яза.

Өч үсмер егет гадәти кисәтү өчен үч алырга булган – ир-ат, чак кына бәреп екмаганнан соң, велосипедта һәм самокатларда баручы яшьләрдән бераз игътибарлырак булуларын сораган. Шуннан соң алар аңа йодрыклары белән ташланган.

Шаһитлар зыян күрүчене аңына китерергә тырышып караган, «ашыгыч ярдәм» чакырткан, ләкин табиблар аның гомерен саклап кала алмаган.

Һәлак булучының туганнары, вәхшиләрчә җәзалауга катнашы булганнарның барысы да тиешле җәза алыр, дип өметләнә, әмма әлегә җинаять эше кузгатылмаган, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 2 май 2025
    Исемсез
    Хәзер мондый хәлгә күнектек инде. Халык шундыйга әйләнде. Бала-чага ата-анадан үрнәк ала. Ата-анада Горбачев-Ельцин чоры тәрбиясе.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100