news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Самокатларны прокатка бирүне тыярга тәкъдим иттеләр

news_top
Самокатларны прокатка бирүне тыярга тәкъдим иттеләр
Фото: © «Татар-информ»

«Гадел Россия – Дөреслек өчен» партиясе рәисе Сергей Миронов РФ транспорт министры Андрей Никитинга Россия территориясендә электросамокатларны прокатка бирүне тулысынча тыю үтенече белән хат юллады. Бу турыда ТАСС яза.

Хат тексты ТАСС карамагында бар, диелә хәбәрдә.

«Мәсәләне системалы хәл итү һәм җәяүлеләр арасында җәрәхәтләнү һәм үлем очраклары артуны булдырмау өчен, Россия Федерациясе территориясендә электросамокатларны прокатка бирүне тулысынча тыярга кирәк. <…> Сездән Россия Федерациясе Хөкүмәте карары проекты әзерләү инициативасын күтәрүегезне һәм әлеге мәсьәлә буенча Хөкүмәтнең позициясен җиткерүегезне сорыйм», – диелә документта.

Миронов билгеләп үткәнчә, адекват инфраструктура һәм нәтиҗәле кагыйдәләр булмаганда, электросамокатлар турыдан-туры кеше гомеренә һәм сәламәтлегенә куркыныч тудыра, бигрәк тә аларны тәҗрибәсез кулланучылар арендага алганда.

Хәзерге вакытта РФ территориясендә шәхси мобильлек чараларын файдалануга каршы нәтиҗәле механизмнар юк, дип саный депутат. 25 км/сәг тизлек чикләве һәм тротуарлардан йөрергә рөхсәт итү – чынбарлыктагы куркынычларны, инфраструктура җитмәвен һәм кулланучыларның үз-үзләрен тотышын исәпкә алмый, бигрәк тә киң таралган прокат очрагында, дип өстәде ул.

Партия рәисе фикеренчә, электросамокатларны прокатка бирүне тыю төп куркыныч чыганагын – тәҗрибәсез кешеләр тарафыннан арендаланган җайланмаларны киң куллануны бетерергә мөмкинлек бирәчәк, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар