Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Шамил Садыйков: «Иң мөһиме – сыйфатлы журналистика»

Россиянең иң зур региональ медиахолдингы – «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте оешуга 1 октябрьдә 15 ел тулды. Компаниенең генераль директоры Шамил Садыйков «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына журналистлар коллективының яңа медиалар чорына нинди проектлар белән керүен сөйләде.

news_top_970_100
Шамил Садыйков: «Иң мөһиме – сыйфатлы журналистика»
Фото: © Рамил Гали / «Татар-информ»

Газета һәм журналлар саны буенча Татарстан илнең күп кенә төбәкләрен уздыра. Район һәм шәһәр басмаларын бердәм дәүләт структурасына берләштерү идеясе нилектән чыккан?

15 ел элек булган вакыйгаларга әйләнеп кайтсак, «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте яхшы тормыштан булдырылмаган. Ул вакытта Татарстанның медиатармагында бик күп проблемалар җыелган. Мин бу хакта ишетеп кенә белмим, чөнки ул вакытта муниципаль телекомпаниенең баш мөхәррире булып эшләгән идем. Республика җитәкчелеге алдында массакүләм мәгълүмат чараларын үстерү һәм моны системалы рәвештә эшләү бурычы куелды. Шуңа күрә медиахолдинг төзү турында карар кабул ителде.

Баштарак район һәм шәһәр газеталары, телекомпаниеләр җитди каршылык күрсәтте. Шәһәр һәм район башлыкларының барысы да мондый адымның мөһимлеген аңламагандыр, дип уйлыйм. Әмма хәзер, 15 ел үткәннән соң, барысы да моның дөрес карар булуын аңлый, ул Татарстан массакүләм мәгълүмат чараларын саклап калырга һәм аларның үсешен тәэмин итәргә мөмкинлек бирде. Күпмедер дәрәҗәдә бу карар үз вакыты өчен алдынгы булды – Россия төбәкләрендә моңа охшаш хәл күзәтелмәде. Хәзер «Татмедиа» АҖ – Россиядә иң алдынгы, иң эре, техник яктан җиһазландырылган төбәк медиахолдингы.

Ул еллардагы район басмаларының матди базасын исәпкә алып, редакцияләрне техник яктан тулысынча яңадан җиһазландырырга туры килгән, дип уйларга җирлек бар.

– Шулай булды да. Массакүләм мәгълүмат чаралары «Татмедиа» медиахолдингына бик катлаулы хәлдә керде. Телекомпаниеләр тасмалы магнитофоннарда эшләде, газета редакцияләрендә – искергән оргтехника, алар белән яңа эш форматларын куллану мөмкинлеге юк иде. Басмаларның эчтәлеге аерым игътибарга лаек. Шул ук вакытта район башлыклары массакүләм мәгълүмат чараларын үстерү юлларын аңлап бетерми иде, киңрәк караш җитмәде. Монда профессиональ караш һәм зур инвестицияләр кирәк булды. Районнар боларны бирә алмады. Шуңа күрә республика җитәкчелегенең басмаларны, теле- һәм радиокомпаниеләрне үстерүгә системалы якын килүе бик дөрес булды. Хәзер Россиянең күп кенә эре төбәкләре вәкилләре Татарстанга килә, үзләрендә дә охшаш система булдыру өчен «Татмедиа» тәҗрибәсен өйрәнә. Тик һәркем дә моңа ирешә алмый, чөнки илдәге вазгыять үзгәрде, Татарстан файдаланып кала алган оптималь вакыт бүген узды инде.

Татарстан – Россиянең иң күп укучы төбәкләренең берсе.

Фото: © «Татар-информ»

«Россия төбәкләрендә яшәүче татарларның туган телләрендә матбугат сатып алу мөмкинлеге бар»

Басма матбугат аудиториясе Интернетка китә. 2022 елның беренче яртыеллыгы нәтиҗәләре буенча «Татмедиа» басмаларының тираж динамикасы нинди?

Аудитория Интернетка китә, бу – дөрес. Ләкин бу – басма матбугатның тиражын киметә, дип әйтмәс идем. 55 яшьтән өлкәнрәк аудитория газета һәм журнал укуын дәвам итә. Татарстан – халык санына туры килгән газета-журналлар саны буенча Россиянең иң күп укучы төбәкләренең берсе. Бездә язылу тиражларының кимүе беркадәр күзәтелә: газеталарда – 3 процент тирәсе, журналларда бераз күбрәк. Бу, нигездә, «Россия Почтасы» эше белән бәйле, ул чыгымнарына бәяләрне гел арттырып тора. Өстәвенә, аларның матбугатны китереп җиткерү белән дә проблемалары чыкты – почтальоннар җитми һәм бүлекләрнең эш режимы бар җирдә дә безнең абунәчеләрне канәгатьләндерми.

Шул ук вакытта, без басмаларны ваклап сатуга керештек. Сыйфатлы эчтәлек булдырып һәм матбугатны сатып алуны җайлаштыру хисабына тиражны арттырып булуын күрәбез, мондый мисаллар бар. Подписка кими, әмма без «Татмедиа» акционерлык җәмгыятендә моны газета-журналларны ваклап сату челтәрләре үсеше белән компенсацияләргә тырышабыз. Без продуктларны онлайн ресурслар, киосклар, альтернатив язылу хезмәтләре аша пропагандалыйбыз. Гомумән, без басма матбугат тиражларын саклап калуга ирештек.

Медиахолдингның продуктларын алуны тагын да җайлырак итәр өчен нинди яңа ысуллар кулланыла?

Подписканы стимуллаштыруның иң төп коралы – зур шәһәрләрдә дә, кечкенә торак пунктларда да басма продукциянең кешегә якын булуын булдыру. Бу – безнең төп бурыч.

Мөмкинлекне арттыру өчен, без берьюлы берничә юнәлешне үстерәбез. Казанда кеше күп йөри торган урыннарга: метро станцияләренә, тимер юл һәм автомобиль вокзалларына куела торган вендинг автоматлары сатып алдык. Бүгенге көндә Казанда 17 автомат бар, якын арада аларның саны 20гә җиткереләчәк.

Сату машиналары нәтиҗәле булуларын исбатлады, чөнки алар аша сату күләме газета киоскларына караганда югарырак. Минем уйлавымча, мондый машиналар белән эшләүнең киләчәге бар.

Икенчесе – без продукцияне онлайн алып булу мөмкинлеген арттырабыз. Хәзер Калининградтан Камчаткага кадәр һәр торак пунктта Wildberries, Ozon, KazanExpress, Яндекс.Маркет маркетплейсларының постаматлары бар. Һәм без инде ярты ел басма продукцияне маркетплейслар челтәре аша актив сатабыз.

Хәзер электрон сәүдә каналлары аша газета, журнал һәм китап сатуның күләме киосклардан сату күләме кадәр булды. Бу – бик мөһим нәтиҗә. Иң мөһиме – Россия төбәкләрендә яшәүче татарларның туган телләрендәге басма продукция сатып алу мөмкинлеге бар.

«Хәзерге аудитория аз сүзләр белән күпне сыйдырган кыска мәгълүматны якын итә»

«Татмедиа» холдингының үз продукциясен сату челтәрен үстерү буенча проектлары бармы?

Безнең алда басма продукцияне сата торган үзебезнең системаны булдыру бурычы тора. Без Казанның барлык киосклары белән эшлибез, барлык почта бүлекчәләрендә дә үзебезнең киштәләрне куярга тырышабыз. Кибетләрдә һәм элемтә бүлекчәләрендә безнең продукцияне өскә чыгарып кую системасы безнең журнал һәм газеталар сатылышын берничә мәртәбә арттырды.

Моннан тыш, һәр район газетасы альтернатив сату нокталары булдыра. Кайбер районнарда аларның саны 40ка җитә. Редакция хезмәткәрләре үз машиналарында газеталарны кибетләргә, социаль объектларга тарата. Болар барысы да нәтиҗә бирә. Нәтиҗәдә, без подписка тиражларының кимүенә, ә ваклап сатуның бу кимүне компенсацияләвенә ирешәбез.

«Бүгенге көндә Казанда 17 автомат бар, якын арада аларның саны 20гә җиткереләчәк».

Фото: © «Татар-информ»

Россиядә медиаконтентны цифрлы мохиттә кулланучыларның саны арта. «Татмедиа»ның Интернет версияләрен карау саны ничек үзгәрде?

Әле 5 ел элек кенә без район басмалары үз сайтларын актив үстерсен өчен эшләү юлларын корган идек. Ләкин хәзер сайтларның вакыты уза. Социаль челтәрләр һәм мессенджерларның үсеше сайтлар аудиториясенең артмавына китерде. Контент куллану Telegram, WhatsApp, социаль медиага күчә. Укучыларга мондый мәйданчыкларны файдалану күпкә җайлырак, һәм без моны эш барышында исәпкә алабыз. Тик шулай да без сайтларны да үстерергә тырышабыз. Күптән түгел «Татмедиа» акционерлык җәмгыятендә барлык филиалларның сайтларын модернизацияләделәр, аларны яңа админкага күчерделәр, кулланучы интерфейсларын оптимальләштерделәр.

Хәзерге аудитория эчтәлек ягыннан нинди мәгълүматка өстенлек бирә?

Хәзерге аудитория аз сүзләр белән күпне сыйдырган кыска мәгълүматны якын итә. Шул ук вакытта хәзер без зур форматларга – лонгридларга зур ихтыяҗ күзәтәбез, алар республикада, илдә, дөньяда барган вакыйгаларның асылын аңлата. Автор фикере бик кирәк. Халык үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап табарга тели. Кешеләр яңалыклардан арыды, аларның теге яки бу фактларның ни өчен булганын аңлыйсы килә.

«Сторителлинг» форматындагы мәкаләләр аеруча кызыксыну уята, бу мәкалә-тарихларда бер кешенең тормышы сурәтләнә. Аларда уңышка ирешү тарихы яки, киресенчә, тормыш фаҗигасе булырга мөмкин.

Күптән түгел без «Татмедиа»да журналистлар өчен сторителлинг буенча семинар үткәрдек, анда федераль массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләрен чакырдык. Шул ук вакытта, район басмалары журналистлары бу эш юнәлешен активрак үзләштерсеннәр өчен, «Татмедиа» медиа-мәктәбе дә укуга кушылды.

«Безнең алда басма продукцияне сата торган үзебезнең системаны булдыру бурычы тора».

Фото: © «Татар-информ»

Яшьләргә яңалыкларны социаль челтәрләрдән һәм Телеграм каналлардан уку уңайлырак. «Татмедиа»да аудиториянең әлеге өлеше белән эш ничек җайга салынган? Бу юнәлештә нинди проектлар тормышка ашырыла?

Медиа куллануның хәзерге картинасы: 30 яшькә кадәрге аудитория – тулысы белән социаль челтәрләрдә, 30-40 яшьтәге кешеләр социаль челтәрләр белән дә, сайтлар белән дә кызыксына, ә 55 яшьтән өлкәнрәкләр традицион медиа куллануны дәвам итә. Бу – газета, телевидение, радио.

Мондый күренеш аудиториянең бүленешен, ә ул массакүләм мәгълүмат чараларының билгеле бер тармакларга бүленүен күрсәтә. Бу юнәлештә яңа медиаларга ихтыяҗ туа, алар һәрвакыт сайт яки газетага гына бәйле була алмый. Бу – социаль челтәрләрдәге, мессенджерлардагы мәйданчыклар булырга мөмкин, алар махсус аудитория таләпләренә җавап бирергә тиеш.

Россиядә яңалыклар тәртибен формалаштыручы төп медиа-платформа – Telegram. Бу мессенджер медиа куллану пирамидасының иң башында тора. Барлык оператив мәгълүматны кешеләр беренче чиратта аннан белә.

Telegram мәгълүмати фон булдыра, шуңа күрә заманча массакүләм мәгълүмат чаралары башта мәгълүматны үз Телеграм каналларында, аннары социаль челтәрләрдә һәм, соңрак, сайтта урнаштыра. Шуңа күрә Telegram үсешенең индексы – медианың эффективлык күрсәткече.

Татарстанда Telegram үсеше өлкәсендә лидерларның берсе – ул «Татмедиа» АҖ. Бездә 40 каналдан торган челтәр бар, язылучыларның гомуми саны 110 меңнән артып китә. Без Телеграм каналларны рус телендә генә түгел, татар телендә дә булдырабыз.

«40 каналдан торган челтәр бар, язылучыларның гомуми саны 110 меңнән артып китә».

Фото: © «Татар-информ»

«Снег» сайтында яңалыкларны робот яза, бу – безнең өчен эксперимент»

«Татмедиа» медиахолдингының аудиториясе Татарстан территориясе белән генә чикләнми, чөнки татар диаспоралары Россиянең күп төбәкләрендә бар. Монда эш ничек бара?

«Татмедиа» медиахолдингы Россиянең барлык төбәкләренә дә эшли. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының яңалыкларын яки татар телендә эшли торган «Интертат» сайтын бөтен илебездә укыйлар. Бездә «Без бергә» проекты бар – ул бөтен Россиядә, татарлар яшәгән төбәкләрдә чыга торган барлык татар телле газеталарның кушымтасы. Бер ел элек без «Миллиард.Татар» проектын булдырдык, ул бик уңышлы булып чыкты. Аны Новосибирскида да, Камчаткада да, Уралда да укыйлар.

Тенденцияләр реклама базары торышында ничек чагыла? Татарстанда реклама базары үсештәме?

Реклама базары үзгәрә, ул җайга салына торганга әверелеп бара. Нәтиҗәлелек күзлегеннән караганда, беренче планга натив реклама чыга. Туры реклама элеккеге кебек уңышлы эшләми. Без тармакта барлыкка килгән заманча тенденцияләргә игътибар итәргә тырышабыз. «Татмедиа»ның өлеше реклама базарында медиахолдингта барлык төр мәгълүмат чаралары, барлык жанр форматлары тәкъдим ителү хисабына кимеми. Киң колачлы мөмкинлекләр бәрабәренә без базарның зур өлешен колачлыйбыз.

Хәзерге вакытта бастырылып чыгарыла торган реклама күләме кими, ләкин бу рекламаның онлайн һәм социаль челтәрләрдә артуы белән каплана. Соңгы вакытта төп үсеш динамикасы – Интернет сайтларга, икенче урында – радиостанцияләргә туры килә. Радио кече һәм урта бизнес өчен төп реклама коралы булып кала бирә. Бу сегментта тотрыклы үсеш тә бар. Реклама төшүен без телевидение өлкәсендә һәм матбугатта күзәтәбез, әмма болар барысы да социаль челтәрләр һәм Интернет хисабына тулыландырыла.

Киләчәктә медиа куллану ничек үзгәрәчәк дип уйлыйсыз? «Татмедиа» АҖ бу үзгәрешләргә әзерме? Медиахолдинг нинди инновацион проектлар әзерли?

Медиа-продукцияне куллану вакыт узу белән көчлерәк тармакларга бүленәчәк, ә гаммәви мәгълүмат чаралары төрләре киңәячәк. Вакытлар узу белән, һәр кеше, шәхси мәнфәгатьләреннән чыгып, мәгълүмат куллану коралларын гаджетлар ярдәмендә активрак киңәйтәчәк. Бу хәл инде күзәтелә. Без дә бу юнәлештә эшлибез.

Инвестицияләрнең 70 процентын хәзер яңа медиага юнәлтергә кирәген аңлыйбыз, чөнки киләчәк турында бүген үк уйларга кирәк. Безнең өчен, һичшиксез, традицион медиа – газеталарга, радио, телевидениегә инвестицияләр кертү мөһим, чөнки алар, вакыт узу белән, үзләренең тирәсендә медиа куллану экосистемалары формалаштырачак: болар – Интернет мәйданчыклар, социаль челтәрләр.

Гомумән, мин безнең өчен өстенлекле булган түбәндәге үсеш юнәлешләрен күрсәтер идем. Беренчесе –  мессенджерларда проектлар үсеше, икенчесе – видеопроектлар, өченчесе – балалар медиасы үсеше.

«Салават күпере» журналын кулына алган бала аны башта укый, аннары анда рәсем ясый, наклейка ябыштыра, һәм QR-код буенча сайтка күчә, видеоконтент карый.

Фото: © Солтан Исхаков / «Татар-информ»

Хәзерге балалар кулларында гаджетлар белән үсте, һәм без аларга татар халкының телен, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен өйрәнергә мөмкинлек бирә торган 30дан артык төрле проект эшләтеп җибәрдек. Бу проектлар хәзер бик уңышлы, аларның бәхәссез уңышы – мультимедиа.

Әйтик, «Салават күпере» журналын кулына алган бала аны башта укый, аннары анда рәсем ясый, аннары наклейка ябыштыра, һәм QR-код буенча сайтка күчә, видеоконтент карый. Шулай итеп, медиа куллануның яңа форматы формалаша.

Безнең өчен дүртенче мөһим юнәлеш – мем-журналистика үсеше, чөнки 20 яшьтән 30 яшькә кадәрге яшь буын яңалыкларны мем форматында, юмор аша куллана. Моның өчен без KARA проектын эшләдек.

Бишенче төп юнәлеш – әдәбиятны үстерү. «Казан утлары» журналы күптән түгел PocketBook форматындагы кесә китаплары чыгара башлады. Бүген 40 меңнән артык данә тираж белән 15тән артык китап басылып чыкты, һәм бу продукциянең якынча 70 проценты инде сатылып беткән. Уңышы нәрсәдә? Безнең китапларның эчтәлеге бик гади, һәм аңа ихтыяҗ бар. Икенчедән, басмаларның форматы бик уңайлы, өченчедән, без бу китапларны үзебезнең мәйданчыкларда һәм Интернетта рекламалыйбыз. Без аларны маркетплейс һәм вендинг автоматлары аша сатабыз. Китапларны пропагандалауның яңа форматы безгә аудиторияне киңәйтергә мөмкинлек бирә.

Моннан тыш, «Татмедиа»да әдәби радио – «Китап» бар, анда Татарстан кешеләре шигырьләр, әдәби әсәрләр, аудио спектакльләр тыңлый ала. Шулай ук без почта открыткаларын бастыруны үстерәбез, бу да – татар мәдәниятен популярлаштыра торган перспективалы юнәлеш.

Без һәрвакыт яңа эш ысулларын эзлибез, яңа эчтәлек булдыру һәм алга җибәрү технологияләрен өйрәнәбез. Моның белән «Татмедиа» медиа-мәктәбе шөгыльләнә. Без яңа медиа чорында эшләү үзенчәлекләренә багышланган дәреслек эшләдек. Аны шулай ук маркетплейсларда сатып алырга мөмкин. Тормышның бик тиз үзгәрүен күрәбез. Яңалыкларның киләчәге – роботизация. Инде хәзер үк «Снег» сайтында яңалыкларны робот яза, бу – безнең өчен эксперимент. Шул ук вакытта медиа өчен иң мөһиме – сыйфатлы авторлык журналистикасы икәнен аңлыйбыз. Шуңа күрә профессиональ журналистларның эше һәрвакыт кирәк булачак.

Алексей Угаров

Алена Низамова тәрҗемәсе

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100