«Шәмәхә төскә кергән, суламый»: Иделдә суүсемнәргә уралган бала күпер астына киткән
Волгоград шәһәренең Спартановка пляжында кечкенә бала суүсемнәр арасында батып үлә язган. Шаһитларның видеосын карап, бу малайның, аның әнисенең һәм баланы коткарган кешеләрнең ниләр кичергәнен күз алдына китерү кыен. Нәни бала суүсемнәргә урала, һәм алар сабыйны тимер понтон астына сөйри, югалып калмаган ир-атлар баланы могҗиза белән генә тартып чыгара алган. Хәзер полиция тикшерү уздыра, дип яза «Комсомольская правда» сайты.
Социаль челтәрләрдә таралган видеода ир-ат баланы коткару турында сөйли.
«Монда үләннәрдән калын утрау барлыкка килгән. Шунда кечкенә малайны бөтереп алды. Без барыбыз да аны коткарырга ташландык. Аны су астына бик тиз тартты. Кечкенә гәүдә күренә, башын селки, үлән арасыннан котылырга тырыша, тик башын күтәрә алмый. Ул тиз арада понтон (йөзеп йөри торган күпер) астына китте. Без башка ир-атлар белән понтонның икенче ягына чаптык, баланы ярыклар арасыннан тартып алдык. Икәүләп эләктереп алдык, тартып чыгардык», – дип сөйли ул.
Барысына да ничек куркыныч булганын күз алдына китерергә мөмкин. Ир-атлар баланы коры җиргә алып чыкканда, ул суламый. Бер егет аны үзенең тезләренә йөзтүбән каплап яткыра һәм суын чыгара башлый.
«Мин «бетте» дип уйлаган идем инде. Ул шәмәхә төскә кергән, суламый иде. Әмма без аның суын чыгардык, «ашыгыч ярдәм»гә илттек», – дип сөйли баланы коткаручыларның берсе.
Волгоград өлкәсе буенча Эчке эшләр министрлыгы идарәсендә сөйләүләренчә, бала хәзер хастаханәдә, аның гомеренә куркыныч янамый. Ә балигъ булмаган балалар эшләре бүлеге тикшерү башлаган.
«Ачыкланганча, бала кичен әнисе белән бергә Идел елгасы пляжына килгән. Әнисе пляжга җәймә җәйгән арада, балигъ булмаган малай суга кереп китә, суүсемнәр арасында буталып кала һәм бата башлый. Әнисе шаһитларны ярдәмгә чакыра, алар баланы судан чыгара», – дип сөйләгәннәр полициядә.